‏ 1 Samuel 18

1Давыт белән Шаул арасында барган әңгәмәнең азагына Йонатанның күңеле Давытка инде тәмам берегеп өлгерде, Йонатан Давытны ихлас күңеленнән яратты. 2Шул көннән Шаул, Давытны үз янында калдырып, аңа атасы йортына кайтырга рөхсәтен бирмәде. 3Йонатан белән Давыт исә дус булырга сүз куештылар, чөнки Йонатан Давытны үзен яраткан кебек үк ярата башлаган иде. 4Йонатан үзенең өс киемен салып Давытка бирде, шулай ук үзенең башка киемнәрен вә кылыч белән җәясен дә, бил каешын да аңа бирде. 5Шаул Давытны кайда гына җибәрсә дә, ул һәр эштә уңышка иреште. Шаул аны үз гаскәрендәге хәрбиләр өстеннән башлык итеп куйгач, бу хәл барча халыкка һәм Шаул хезмәтчеләренә бик ошады.

Шаулның Давытны өнәми башлавы

6Давыт Пелешет баһадирын җиңгәннән соң бөтенесе җыйнаулашып өйләренә кайтып барган чакта, Исраил шәһәрләренең һәркайсында хатын-кызлар, шөлдерле барабан һәм сазларда уйный-уйный, җырлап-биеп, шатланышып, Шаул патша каршына чыктылар. 7Уен коралларында уйнаучы хатын-кызлар:

– Шаул меңне җиңде, ә Давыт – ун меңне! – дип такмаклап җырладылар.

8Бу сүзләрне ишетеп, Шаулның бик нык хәтере калды. Ачуы чыгып: «Мин меңне җиңгәнмен, ә Давыт әнә ун меңне җиңгән икән. Хәзер аңа патша булу гына җитми», – дип уйлады ул күңеленнән. 9Шул көннән Шаул Давытка шикләнеп карый башлады.

10Икенче көнне исә Шаулга Аллаһыдан явыз рух иңеп, Шаул үз өендә котырынырга тотынды, һәм Давыт, гадәттәгечә, гөсләсен алып уйный башлады; Шаулның кулында исә сөңге иде. 11Бермәлне Шаул, Давытны сөңге белән диварга беркетеп-кадаклап куярга уйлап, сөңгесен аңа томырды. Давыт шулай ике тапкыр читкә тайпылып калды. 12Шаул Давыттан курка башлады, чөнки Раббы, Шаулдан йөз чөереп, Давытның юлдашына әйләнде. 13Шуннан Шаул, Давытны үзеннән читләштерергә ниятләп, аны үз гаскәрендә меңбашы итеп билгеләде; шул рәвешле, Давыт халыкны әйдәп сугышларда алдан йөрде. 14Ул нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга иреште, чөнки Раббы аның юлдашы булды. 15Шаул, Давытның уңышларын күреп, аңардан курка иде. 16Бөтен Исраил вә Яһүдә халкы Давытны яратты, чөнки ул аларны әйдәп сугышларда алдан йөрде.

Давытның Шаул кызына өйләнүе

17Көннәрдән беркөнне Шаул Давытка:

– Менә минем зур кызым Мераб. Әгәр син батыр сугышчы булып Раббы алып барган бәрелешләр белән җитәкчелек итсәң, мин аны сиңа хатынлыкка бирәм, – диде. Ә үзе күңеленнән: «Алай-болай Давыт сугышта үлә калса, аның гомере минем кулдан түгел, пелештиләр кулыннан киселер», – дип уйлады.

18Әмма Давыт Шаулга:

– Патша кияве булырдай кем соң мин ул кадәр?! Мин үзем дә, нәселем дә, исраилиләр арасында атамның гаиләсе дә нәрсә инде ул кадәр?! – дип җавап бирде.

19Әмма Шаул кызы Мерабның Давытка кияүгә чыгар вакыты җиткәч, аны Мехола шәһәреннән Адриел исемле егеткә бирделәр. 20Ләкин Давытка Шаулның икенче кызы Микәл гашыйк булды. Бу хакта Шаулга билгеле булгач, әлеге хәбәр аның күңеленә хуш килде. 21«Микәлне аңа кияүгә бирермен дә кызым аның өчен тозакка әйләнер, һәм Давытның әҗәле пелештиләр кулыннан булыр», – дип уйлады Шаул, ә Давытның үзенә ул:

– Хәзер син минем белән икенче кызым аша туганлашасың, – диде.

22Шуннан Шаул үзенең хезмәтчеләренә мондый әмер бирде:

– Башкаларга сиздермичә генә Давытка: «Патша сине якын күрә, аның хезмәтчеләре дә сине үз итә. Нигә сиңа патша кияве булмаска?!» – дип әйтегез.

23Шаулның хезмәтчеләре әлеге сүзләрне Давытка җиткерделәр, әмма аларга ул:

– Патша кияве булу җиңел дип беләсезме?! Мин ярлы һәм кечкенә кешемен, – дип җавап бирде.

24Хезмәтчеләре Давытның әлеге сүзләрен патшаларының колагына ирештергәч, 25Шаул:

– Давытка белгертегез: патшага аңардан мәһәр кирәк түгел, әгәр патша, дошманнарыннан үч алу максаты белән йөз пелешти иренең җанын кыеп, аларны сөннәткә утыртса, шул җиткән, – диде, чөнки күңеленнән ул Давытны пелештиләр кулыннан үтертергә өметләнә иде.
26 27Шаулның хезмәтчеләре Давытка әлеге сүзләрне ирештерделәр, Давыт исә, патша кияве булырга өмет барлыкка килүенә куанып, билгеләнгән вакытның җитүен дә көтмичә, үз кешеләрен ияртеп китте һәм, ике йөз пелештинең җанын кыеп, аларны сөннәткә утыртты һәм кисеп алынган әйберләрне патшага алып кайтып күрсәтте. Шуннан Шаул аңа кызы Микәлне кияүгә бирде. 28 29Раббының Давыт юлдашы булуын һәм кызы Микәлнең дә аны яратуын күреп, Шаул Давыттан тагын да ныграк курка башлады һәм аның гомерлек дошманына әйләнде.

30Пелешет яубашлары әледән-әле исраилиләр белән көрәшкә чыга торды, һәм, Шаулның башка гаскәриләреннән аермалы буларак, Давыт һәрвакыт зур җиңүләргә ирешә иде, шул сәбәпле Давыт исеменә һаман дан-хөрмәт яуды.

Copyright information for TatIBT15