‏ 1 Samuel 2

Хөннәнең мәдхиясе

1Хөннә дога кылуында булды, ә догасы аның мондый иде:

«Раббым аша йөрәгемә чиксез шатлык иңде,
Аллаһы миңа ныклык бирде.
Дошманнарымнан каһкаһә илә көләм мин,
чөнки Синең коткаруыңа куанам.

2Раббыдан изгерәк бүтән берәү юктыр,
чөнки Синең кебек һичкем булмас.
Аллабыздан башка сыеныр урыныбыз да юктыр.
3Һавалы әңгәмәләр куертмагыз,
дорфа сүзләрегез эчегездә калсын,
чөнки Раббы бар нәрсәдән дә хәбәрдар Аллаһы,
Ул барлык эш-гамәлләрне үлчәүгә сала.
4Баһадирның угы сына,
ә бетерешкән бер адәмнән гайрәт ташый.
5Берәү әүвәл тук булса да,
бүген әнә икмәк хакына маңгай тире түгә,
ә тамагы ач булганы сый-хөрмәттә йөзә.
Карыны кысыр җиде тапкыр бала тапты,
күп балалы әнә япа-ялгыз бүген!
6Раббы – гомер кисүче дә,
тормыш бүләк итүче дә.
Үлеләр аймагына озатучы – Ул,
күтәреп торгызучы да – Ул.
7Хәерче дә ясый Ул бездән,
байлыкка да күмә,
түбән дә төшерә,
югары да чөя.
8Мескен бәндәне Ул – тузан арасыннан,
фәкыйрь-юксылны көл-туфрактан күтәреп торгыза.
Түрәләр арасына утыртып,
мирас итеп данлы урын бирә аларга.
Җирнең нигезе Раббыныкыдыр,
дөньяны Ул шул нигезгә урнаштырган.

9Үзенә тугрыларның һәр адымын Ул дөрес юлда тота,
явызларны исә караңгылык йотачак.
Чөнки адәмдәге ныклык аның көч-гайрәтендә түгел.
10Үз дошманнарын Раббы тар-мар итә,
аларга күкләр күкрәтеп ябырыла.
Раббы бөтен дөньяны хөкем итәчәк.
Үзе куйган патшага ныклык бирүче Ул,
Үзе ихтыяр кылган
…ихтыяр кылган… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: май сөрткән.
патшага кодрәт бирүче».

11Элкана Рамаһка, өенә кайтып китте. Бала исә рухани Эли янында Раббыга хезмәт итү өчен калды.

Элинең угыллары. Шемуилнең хезмәт итә башлавы

12Элинең угыллары юньсез кешеләр булып чыкты: алар Раббыны санламады, 13 14руханиларның халык алдындагы бурычларын бар дип тә белмәде. Кем дә булса корбанлык итен пешерә башласа, руханиның яшүсмер хезмәтчесе чәнечкесен тотып килер иде дә чәнечкесе белән казан яисә кәстрүл, таба яки чүлмәк эченә кереп китәр, һәм чәнечкегә ни эләксә, рухани шуны үзенә алыр иде. Шилоһка килгән һәрбер исраили белән алар шундый эш кылырлар иде. 15Эч мае яндырылмас борын, руханиның яшүсмер хезмәтчесе, корбан чалган кеше янына килеп:

– Руханига кыздырыр өчен ит бир! Пешкән итне алмас ул, син аңа итнең чиен бир, – дип әйтер иде.

16Кем дә булса аңа:

– Башта эч мае яндырылсын, аннары җаның теләгәнчә алырсың, – дия калса, рухани хезмәтчесе:

– Юк, хәзер үк бир, юкса барыбер талап алам! – дип әйтер иде.

17Әлеге егетләрнең Раббы каршында гөнаһлары искиткеч зур иде, чөнки Раббыга китерелгән корбаннарга алар мыскыллап карадылар.

18Үсмер бала Шемуил исә, өстенә җитен эфод киеп, Раббыга хезмәт итүендә булды. 19Әнкәсе, ире белән корбан китерергә килгәндә, аңа ел да таманлап өске кием дә хәстәрләп килә иде. 20Элкана белән аның хатынына фатихасын күндереп, Эли:

– Раббыга тапшырылган әлеге углың урынына Раббы сиңа шушы хатыныңнан тагын да балалар бирсен, – дия торган иде. Аннары Элкана белән Хөннә өйләренә әйләнеп кайта иделәр.

21Раббы Хөннәне кайгыртып, хатын тагын өч угыл вә ике кыз бала тудырды. Шемуил исә Раббы хозурында үсә бирде.

22Бу вакытта Эли шактый картайган иде инде. Угылларының Исраил халкы белән ни-нәрсә кыланганнарын да, аларның Очрашу чатыры янына җыелган хатыннар белән йоклап йөрүләрен дә – һәммәсен ишетеп торды.

23 24– Ни өчен сез андый эшләр кыласыз? Сезнең хакта миңа төрле яктан начар хәбәрләр килеп ирешә тора, – дип әйтә иде ул угылларына. – Юк, балакайларым, мин ишеткән һәм сезнең хакта халык арасында таралган хәбәр бер дә яхшылардан түгел. 25Әгәр бер кеше икенчесенә карата гөнаһ эш кылса, Аллаһы аны яклап чыга ала, әгәр дә инде адәм баласы Раббысына карата гөнаһ кыла икән, кем аны яклап сүз катар?!

Әмма угыллары аталарының сүзенә колак салмады, чөнки Раббы инде аларның гомерен өзәргә хәл кылган иде.

26Шемуил исә һаман үсә, Раббының һәм халыкның илтифатын казана барды.

Эли гаиләсе турында Аллаһы сүзләре

27 28Көннәрдән беркөнне Эли янына Аллаһы кешесе
Аллаһы кешесе – ягъни пәйгамбәр.
килеп болай диде:

– Раббы әйтә: «Синең ата-бабаларың әле Мисырда, фиргавен йортында кол булып торган чакта ук, аларга Үземне белгертмәдемме әллә?! Мәзбәхемдә корбан китерсеннәр, хуш исле сумала-майлар көйрәтсеннәр, өсләренә эфод киеп, Минем каршыда йөрсеннәр дип, рухани хезмәтен башкару өчен, Исраилнең бөтен ыруг-тармаклары арасыннан сезнең нәселне сайламадыммы?! Исраил угыллары утта яндырган корбанлыкларның һәммәсеннән атаң нәселенә өлеш чыгармадыммы әллә?!
29Әгәр шулай икән, ни өчен сез Минем әмерем нигезендә Миңа тәгаенләнгән корбанлыкларны һәм Миңа бүләк ителгән икмәкләрне аяк астына салып таптадыгыз? Ни өчен син, угылларыңны Миннән өстен куеп, Минем халкым Исраил китергән бүләк-корбаннарның иң яхшылары белән туенып, корсак симертеп ятасың?»

30Аллаһы кешесе өстәп болай диде:

– Исраилнең Раббы Алласы әйтә: «Теге чакны Мин: „Синең ыругың, синең атаңның ыругы гомер бакый Миңа хезмәт итәр!“– дип әйткән идем. Әмма хәзер Мин: „Юк, алай булмас!“– дим. Мине данлаучыны данлармын! Мине санламаучыны исә хур итәрмен!
31Көне җиткәч, Мин синең һәм атаң ыругының тамырын корытырмын, синең нәселеңдә берәү дә өлкән яшькә җитмәс; 32Исраилгә күрсәтелгән игелекләрне син үз күзләрең белән күреп торырсың, әмма синең гаилә-нәселеңдә берәү дә картайганчы яшәмәс. 33Мәзбәхемнән читләштермәгән кешеләреңне Мин бары күзләреңне зарыктырыр һәм җаныңны җәфалар өчен генә саклап калырмын; ләкин синең гаилә әгъзаларының һәммәсе урта яшькә җитүгә үлә барыр. 34Сүзләремнең хаклыгын раслаучы дәлил итеп, угылларың Хөпни белән Пинхәсне киләчәктә нәрсә көткәнен әйтеп куям: алар әҗәлләрен икесе бер көнне табачак. 35Шуннан Мин Үземә тугры булган рухани сайлап куярмын; ул, Минем сүземә колак салып, Мин теләгәнчә эшләр; аның нәселен Мин көчле вә нык итәрмен. Һәм ул гомере буена Мин билгеләгән патша янында хезмәт итәр. 36Синең нәселеңнән исән калган һәркем, бер тиен көмеш вә бер телем икмәк сорап, аның каршына килер һәм аңардан: „Үз тамагымны үзем туйдырырлык берәр рухани хезмәтенә билгеләсәң иде мине“, – дип үтенер».

Copyright information for TatIBT15