‏ 1 Samuel 24

Давытның Шаул җанын саклап калуы

1Шуннан Давыт, Зип чүленнән китеп, Эн-Гедидагы тау-ташлар арасында яшәде. 2 3Пелештиләрне куып җибәреп өенә кайткан Шаулга Давытның Эн-Геди чүлендә яшеренеп ятуын килеп әйттеләр, һәм Шаул, бөтен Исраил җиреннән өч мең гайрәтле ир-егет сайлап алып, тау кәҗәләре генә яши торган таш кыялар арасына Давыт белән аның иярченнәрен эзләргә китте. 4Юл буенда сарыклар өчен корылган утар янына җиткәч, Шаул, йомышын йомышларга дип, шундагы мәгарә эченә керде. Давыт исә үзенең яраннары белән нәкъ шул мәгарә түрендә яшеренеп ята иде. 5Юлдашлары шунда Давытка:

– Раббы сиңа: «Дошманыңны Мин синең кулыңа тапшырырмын, һәм син аңа үзең теләгән җәзаны бирерсең», – дигән иде. Менә, бу көн җитте, – диде.

Давыт әкрен генә урыныннан кузгалды да сиздермичә Шаулның өс киеменең бер кырыен кисеп алды.
6Әмма шуннан соң, Шаул киеменең бер кырыен кисеп алган өчен, аның йөрәге сыкранды.

7– Патшалыкка Раббы Үзе ихтыяр кылган әфәндемә кул күтәрергә язмасын иде, ул бит Раббы тарафыннан билгеләнгән патша, – диде ул янәшәсендәге кешеләренә.

8Шушы сүзләр белән Давыт үзенең иярченнәрен тыеп калды, Шаулга һөҗүм итәргә бирмәде. Шаул исә, мәгарәдән чыгып, юлга таба атлады. 9Аңа ияреп, Давыт та мәгарәдән торып чыкты һәм Шаул артыннан:

– Патша әфәндем! – дип кычкырды.

Шаул әйләнеп карагач, Давыт, аңа башын иеп, йөзе белән җиргә орынды.

10– «Давыт сиңа золым кылырга җыена» дигән кешеләрнең сүзенә нигә колак саласың син? – диде Давыт. – 11Бүген син үз күзләрең белән күреп торасың лабаса: мәгарә эчендә чакта Раббы синең язмышыңны минем кулга тапшырган иде, янәшәмдәге кешеләр синең гомереңне өзәргә киңәш иткәннәр иде, ләкин мин сине кызгандым, аларга: «Әфәндемә кул күтәрәсем юк, чөнки ул – Раббы тарафыннан билгеләнгән патша», – дип җавапладым. 12Атам минем! Кулымдагы чүпрәк кисәгенә карап бак әле: мин аны синең өс киемеңнән кисеп алдым, ә синең үзеңә кул күтәрергә базмадым. Белеп тор һәм аңла: күңелемдә сиңа карата бер тамчы явызлык та, мәкер дә юк, сиңа карата гөнаһ эш тә кылмадым, ә син минем җанымны кыярга йөрисең. 13Безнең ике араны Раббы Үзе хәл итсен! Миңа кылган явызлык өчен, Раббы сиңа җәзасын Үзе бирсен! Мин исә сиңа кул күтәрмәячәкмен! 14Борынгы мәкальдә «Яман гамәлләрне яман бәндәләр кыла» дип әйтелә, мин исә сиңа кул күтәрмәячәкмен. 15Кемгә каршы чыктың син, Исраил патшасы? Кемне аулыйсың син? Үле эт артыннан, сыңар борча артыннан чабасың түгелме?! 16Раббы безгә Үзе хөкемче булсын һәм безнең ике араны Үзе хәл итсен! Эш-гамәлләремне карап-тикшереп чыкканнан соң, Ул мине синең эзәрлекләвеңнән коткарыр.

17 18Давыт шушы сүзләрне сөйләп бетерүгә, Шаул аңа:

– Син сөйлисеңме боларны, Давыт углым? – дип, кычкырып елап җибәрде. – Әйе, дөреслек синең якта, ә мин яхшылыгыңа яманлык белән кайтардым, – дип дәвам итте ул. –
19Миңа карата мәрхәмәт кылып, син бүген моны расладың, чөнки Раббы мине синең кулга тапшырды, әмма син мине үтермәдең. 20Кем инде, дошманына тап булган хәлдә, аны исән-имин үз юлыннан җибәрә?! Миңа карата кылган бүгенге гамәлең өчен, Раббы сиңа яхшылык белән кайтарсын! 21Хәзер инде мин ышанып әйтә алам: син, һичшиксез, патша булырсың һәм Исраил патшалыгын кулыңда нык тотарсың. 22Ә хәзер син миннән соң нәселемнең тамырын корытмаска, атам гаиләсендә минем исемне юкка чыгармаска Раббы белән ант ит!

23Давыт Шаулга антлы вәгъдәсен бирде, һәм Шаул өенә әйләнеп кайтты. Давыт исә үзенең яраннары белән тау-ташлар арасына күтәрелде.

Copyright information for TatIBT15