‏ 1 Samuel 27

Давыт – пелештиләр арасында

1Әмма Давытның күңеленә «Кайчан да булса мин барыбер Шаул кулына эләгермен. Шулай булгач, Пелешет җирләренә китсәм, минем өчен яхшырак булыр кебек. Ул чагында Шаул да бөтен Исраилне бетереп мине эзәрлекләүдән туктар, мин дә аңардан котылыр идем» дигән уй килеп, 2ул үзенең алты йөз ир-егетен ияртте дә Гәт патшасы Магок углы Әкиш янына юнәлде. 3Давыт үзе, аның кешеләре һәм аларның гаиләләре Әкиш янында Гәттә яшәделәр. Давытның ике хатыны – изрегыллы Ахиногам вә Навалның элекке хатыны кәрмилле Абигәйль – аның белән булды. 4Давытның Гәт шәһәренә качуы Шаулга килеп ирешкәч, ул аны эзәрлекләүдән туктады.

5Беркөнне Әкишкә мөрәҗәгать итеп, Давыт болай диде:

– Әгәр мин синең илтифатыңны казанганмын икән, берәр кечерәк шәһәрдән миңа яшәр урын билгеләсәң иде. Мин бары тик синең хезмәтчеңдер: синең катыңда – патша шәһәрендә яшәү миңа килешмәс.

6Шуннан Әкиш аңа Сыйкләг шәһәрен бирде. Шул сәбәпле Сыйкләг әлегә кадәр Яһүдә патшаларының шәһәре булып санала. 7Пелешет илендә Давыт бер ел да дүрт ай гомер кичерде.

8Давыт, әледән-әле үзенең яраннары белән яуга кузгалып, Шур һәм Мисырга кадәр җәелгән җирләрдә борын-борыннан яшәүче гәшүриләргә, гирзиләргә вә амалыкыйларга һөҗүм итеп торды. 9Әлеге җирләргә бәреп кереп, ул андагы барча ир-ат вә хатын-кыз халкын кырып бетерә, кием-салымнарын, сарык, үгез, ишәк, дөя кебек һәммә мал-туарларын талап ала да Әкиш янына кире кайта иде.

10Әкиш аңардан: «Бу юлы кемгә һөҗүм иттегез?» – дип сорый иде. Давыт: «Нәгебтәге Яһүдәгә», «Нәгебтәге ярахмелиләргә» яисә «Нәгебтәге кыниләргә»
Әлеге урыннар һәммәсе Исраил җире саналып, Әкиш патша «Давыт үз халкына – исраилиләргә каршы сугыша» дип уйласын өчен, Давыт аңа шулай әйтә торган булган.
, – дип әйтә торган иде.
11Үзе хакында «Давыт менә нәрсәләр кылды» дигән сүзләр таралудан шикләнеп, яу чапкан илендә ул һичкайчан бер генә хатын-кыз яисә ир затын да исән калдырмый һәм әсир итеп беркемне дә Гәткә алып кайтмый иде. Пелешет җирендә яшәгәндә, аның кылган гамәлләре әнә шундый булды. 12Давыт сөйләгәннәргә тулысынча ышанып, Әкиш: «Давыт инде Исраил халкының тәмам гайрәтен чигереп бетерде, хәзер ул мәңге миңа гына хезмәт итәр», – дип уйлады.

Copyright information for TatIBT15