‏ 1 Samuel 28

Пелештиләрнең сугышка әзерләнүе

1Ул чакны пелештиләр, Исраил белән сугышыр өчен, гаскәр туплый иде инде. Әкиш:

– Сиңа мәгълүм булсын: син үзең дә, кешеләрең дә минем белән бергә яуга барырсыз, – дип, Давытны кисәтеп куйды.

2– Хезмәтчеңнең ни-нәрсәгә сәләтле булуын син үз күзләрең белән күрерсең, – дип җавап бирде аңа Давыт.

– Ул чакны мин сине үземнең гомерлек җансакчым итеп билгеләрмен, – диде аңа каршы Әкиш.

Шаул Эн-Дордагы күрәзәче хатын янында

3Шемуил дөнья куйгач, бөтен Исраил халкы кайгыдан ачы күз яшьләре түкте; аны туган шәһәре Рамаһта гүргә иңдерделәр. Шаул куып таратканнан соң, ул вакытларда илдә бер генә әрвах чакыручы да, күрәзәче дә калмаган иде инде.

4Пелештиләр, сугышка әзерләнеп бетеп, Шунемга таба кузгалдылар һәм шул тирәгә килеп урнаштылар. Шаул да бөтен Исраил халкын күтәреп Гильбогага килеп тукталды. 5Пелештиләр станындагы гаскәрләрне күрүгә коты алынудан Шаулның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. 6Раббыдан ялынып-ялварып сораса да, Раббы аңа ни төшендә, ни урим аша, ни пәйгамбәрләр аркылы җавап бирмәде. 7Шуннан Шаул үзенең хезмәтчеләренә:

– Әрвах чакыручы берәр хатын табып бирегез миңа! – дип боерды. – Алда мине ни-нәрсәләр көткәнен шуңардан барып сорарга телим.

Хезмәтчеләре аңа:

– Биредә, Эн-Дорда, шундый хатын бар, – дип җавап бирделәр.

8Шуннан Шаул, танымасыннар дип, өстендәге киемнәрен алыштырды да ике кешесен ияртеп төнлә теге хатын янына килде һәм:

– Фал ач әле миңа, үзем сораган кешенең рухын чакыр, – дип, аңардан үтенеп сорады.

9Ләкин хатын аңа:

– Син бит Шаулның нишләгәнен беләсең: илдәге бөтен әрвах чакыручы вә күрәзәчеләрне кудыртты ул. Җаныма тозак корып, минем үлемемне телисеңме әллә?! – диде.

10Тик Шаул аңа, Раббы белән ант итеп:

– Раббы Үзе шаһиттыр: бу эш өчен син бернинди бәла-каза күрмәссең! – диде.

11Шуннан әлеге хатын:

– Кемне чакырыйм мин сиңа? – дип сорады.

– Шемуилне чакыр, – диде Шаул.

12Күрәзәче хатын, Шемуилне күреп, каты итеп кычкырып җибәрде; аннары Шаулга мөрәҗәгать итеп:

– Ни өчен алдадың син мине? Син бит – Шаул! – диде.

13– Курыкма, – дип җаваплады аңа патша, – сөйлә, ни күрәсең?

– Җир катламыннан чыгып килүче бер әрвахның рухын күрәм, – диде.

14– Кыяфәте ниндиерәк аның? – дип сорады Шаул.

– Җир катламыннан өлкән яшьтәге, өске киемнән бер ир заты чыгып килә, – диде хатын.

Шулчак Шаул, аның Шемуил икәнен аңлап, билен бөгеп иелде дә йөзе белән җиргә орынды.

15– Нигә борчыйсың мине? Нәрсәгә дип чакырдың мине? – дип сорады Шемуил Шаулдан.

– Зур бәлагә тарыдым мин, – дип җавап бирде аңа Шаул. – Пелештиләр миңа каршы сугыш ачты, ә Аллаһы исә миннән ваз кичте, пәйгамбәрләр аша да, төштә дә җавап бирми. Нәрсә эшләргә икәнен өйрәтсәң иде, шуңа сине чакыртырга булдым.

16– Раббы синнән йөз чөереп синең дошманыңа әйләнгәч, нигә дип син миннән сорыйсың? – диде аңа Шемуил. 17– Раббының минем аша сиңа әйткән сүзләрен тормышка ашыруы бу. Синең кулдан патшалыкны тартып алып, Ул аны синең якыныңа – Давытка тапшырачак. 18Син Раббы тавышына колак салмадың һәм Аның амалыкыйларга карата булган чиксез зур ачуын тормышка ашырмадың, шуның өчен хәзер Раббы сүзләреңне игътибарсыз калдыра. 19Раббы Исраилне һәм аның белән бергә сине дә пелештиләр кулына тапшырачак: иртәгә син үзең дә, синең угылларың да минем янда булачаксыз; Раббы Исраил гаскәрен дә пелештиләр кулына тапшырачак.

20Шулчакны Шаул капыл җиргә ауды, чөнки Шемуил сүзләреннән аның тәмам коты алынган иде. Көндез дә, төнлә дә авызына ризык капмаганга, ул бөтенләй хәлсезләнеп калган иде. 21Күрәзәче хатын, Шаул янына килеп, аның дөрестән дә бик нык куркуга калганын күрде һәм болай диде:

– Менә мин, синең колың, тормышымны куркыныч астына куеп сүзеңне тыңладым һәм әмереңне үтәдем.
22Инде хәзер син дә колыңның сүзләрен тыңлап бак: мин хәзер сиңа ашарыңа бер телем ипи бирәм – тамагыңны туйдыр, юлга чыгар алдыннан бераз хәл керсен.

23Шаул:

– Юк, ашыйсым килми, – дип, аның тәкъдимен кире какты.

Әмма хезмәтчеләре һәм күрәзәче хатын аны үгетли торгач, ул, ниһаять, аларның сүзләренә колак салып, җирдән күтәрелде дә ятак өстенә килеп утырды.
24Әлеге хатынның симертелгән бозавы бар иде, ул тиз генә шуны суйдырды, камыр изеп, төчегә икмәк пешерде. 25Әзер булгач, әлеге ризыкларны Шаул белән аның хезмәтчеләре алдына китереп утыртты. Тегеләр ашадылар-эчтеләр һәм, урыннарыннан торып, шул ук төнне китеп тә бардылар.

Copyright information for TatIBT15