‏ 1 Samuel 3

Раббының Шемуилгә дәшүе

1Яшүсмер Шемуил Эли янында Раббыга хезмәт итүендә булды. Ул көннәрдә Раббы нинди дә булса сүз белән бик сирәк мөрәҗәгать итә, илаһи күренешләр дә еш булмый иде. 2Көннәрнең берендә Эли үзенең ятагында йокымсырап киткән иде (аның күзләре зәгыйфьләнеп, ул инде начар күрә иде). 3Аллаһы чырагы әле янып тора, һәм Шемуил Аллаһы сандыгы торган Раббы йортында үз урынында ята иде. 4Шул чакны Шемуилгә Раббы дәште.

– Мин монда! – дип җавап кайтарды Шемуил
5һәм Эли янына йөгереп килде.

– Мин монда! – дип кабатлады ул. – Син миңа дәшкән кебек идең.

Әмма тегесе аңа:

– Дәшмәдем мин сиңа, урыныңа барып ят! – диде, һәм Шемуил үз ятагына барып ятты.

6Ләкин Шемуилгә Раббы кабат дәште. Шемуил, урыныннан торып:

– Мин монда! Син миңа дәшкән идеңме? – дип, кабат Эли янына килде.

Ләкин тегесе аңа:

– Мин сине чакырмадым, углым, бар, урыныңа ят, – диде.

7Шемуил ул чакта әле Раббының тавышын танымый иде, чөнки моңарчы Раббының аңа мөрәҗәгать иткәне булмады. 8Шемуилгә Раббы өченче кат дәште. Үсмер, торып, Эли янына тагын килде:

– Мин монда! Син миңа дәшкән кебек идең, – диде.

Шунда Эли аңлап алды: димәк, үсмер егеткә Раббы Үзе дәшә!
9Шуннан Эли Шемуилгә болай диде:

– Урыныңа барып ят та сиңа дәшкән тавыш кабат ишетелгәч: «Сүзеңне әйт, Раббы, колың ишетә Сине», – диген.

Шемуил урынына барып ятты.

10Раббы тагын аның янына килде. Тагын әүвәлгечә:

– Шемуил, Шемуил! – дип дәште.

– Сүзеңне әйт, Раббы, колың ишетә Сине, – диде Аңа Шемуил.

11Шуннан үсмер Шемуилгә Раббы болай диде:

– Исраилдә Мин бер эш башкарачакмын. Аның хакында ишеткән адәмнәрнең колаклары чыңлап торыр.
12Шул көнне Мин Элигә аның нәсел-ыругы хакында әйтеп куйган сүзләремне гамәлгә ашырырмын. Мин бу эшне башлармын да, төгәлләрмен дә. 13Угылларының Аллаһыны санламавын белә торып, аларны туры юлга күндермәгән өчен, Элинең бөтен нәсел-ыругын мәңгелек җәзага тартасымны Мин аңа алдан ук әйтеп куйган идем. 14Шуңа күрә Элинең нәсел-ыругы хакында ант итеп әйтәм: алар гаиләсенең гаебе корбан чалып та, башка төр ризыклардан китергән бүләк-корбанлыклар белән дә мәңге юылмаячак.

15Шуннан соң Шемуил иртәнгә кадәр йоклады да, иртәгесен торып, Раббы йортының ишекләрен ачты; Аллаһыдан иңгән әлеге күренеш хакында исә Элигә әйтергә йөрәге җитмәде. 16Әмма Эли:

– Шемуил углым! – дип дәшеп, аны үзе чакырып алды.

– Әйе, мин монда! – дип җавап кайтарды аңа тегесе.

17– Нинди хәбәрләр килеп иреште сиңа? – дип сорады Эли. – Яшермә миннән. Аллаһы әйткәннәрне яшереп калдырсаң, Ул сине каты җәзага тартыр.

18Шуннан Шемуил үзе ишеткәннәрнең һәммәсен яшермичә сөйләп бирде. Моңа каршы Эли:

– Ул – Раббы, Үзе ничек кирәк тапса, шулай эшләсен, – дип җаваплады.

19Шемуил үсеп буйга җитте, һәм Раббы һәрчак аның юлдашы булды; Шемуилнең пәйгамбәрлек сүзләре тормышка ашты. 20Шемуилнең Раббы пәйгамбәре икәнлеге Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил җирендә мәгълүм булды. 21Раббы Үзенең сүзе белән Шемуил янына иңә һәм шул рәвешле Үзен Шилоһта белдерә торган булды,

Copyright information for TatIBT15