‏ 1 Samuel 30

Амалыкыйларга каршы сугыш

1Өч көннән соң Давыт үзенең кешеләре белән Сыйкләгкә кайтып җитте. Алар юк чакта Нәгеб белән Сыйкләгкә амалыкыйлар һөҗүм иткән иде. Шәһәргә ут салып, 2алар бөтен хатын-кызны вә олыдан-кечедән бар халыкны әсирлеккә төшергәннәр – беркемнең җанын кыймыйча үзләре белән куып алып киткәннәр иде. 3Давыт үзенең кешеләре белән Сыйкләгкә кайтып җитсә, шәһәр көл-хәрабәгә әйләнгән, ә аларның хатыннарын вә кыз-угылларын әсирлеккә алып киткәннәр. 4Бу хәлне күреп, Давыт һәм аның яраннары кычкырып еларга тотындылар һәм хәлдән тайганчы күз яше койдылар. 5Давытның ике хатынын – изрегыллы Ахиногамны һәм элек Навалда кияүдә булган кәрмилле Абигәйльне дә әсир иткәннәр иде.

6Кыз-угылларын югалту кайгысыннан халыкның хәсрәте чиксез иде, шул сәбәпле алар аздан гына Давытны таш атып кыйнамый калдылар; Давытның моңа бик каты кәефе кырылды. 7 8Әмма аның бөтен өмете Раббыда – Үз Алласында иде. Әхимәлик углы булган Абъятар руханига:

– Эфодны алып кил әле, – диде ул.

Абъятар аңа эфодны алып килде, һәм Давыт:

– Гаиләләребезне куып алып киткән дошман чирүен эзәрлекләп чыгыйммы? Куып җитә алырмынмы мин аларны? – дип, Раббыга мөрәҗәгать итте.

Раббы аңа:

– Эзәрлекләп чык, куып җитәрсең һәм гаиләләрегезне азат итәрсең, – диде.

9 10Шуннан Давыт үзенең алты йөз ир-егетен ияртеп юлга кузгалды. Бесор ташкыны янына җиткәч, гаскәриләрнең ике йөзе, суны кичеп чыгарлык хәлләре булмаганга, бирге ярда туктап калды, Давыт исә дүрт йөз ир-егете белән дошманны эзәрлекләвен дәвам итте. 11Давыт кешеләре, кырда бер мисырлыга тап булып, аны Давыт каршына алып килделәр, ашарына ризык, эчәренә су, 12инҗир белән ике бәйләм йөзем дә бирделәр. Тамагына ашагач, аңа хәл кереп китте – ул өч тәүлек буена авызына ризык та алмаган, су да эчмәгән икән. 13Шуннан Давыт әлеге мисырлыдан:

– Синең хуҗаң кем һәм кай яклардан син? – дип сорады.

– Мин мисырлымын, бер амалыкыйның колы. Өч көн элек, мин хасталанып киткәч, хуҗам мине ташлады.
14Без Нәгеб чүлендәге керетиләр җирен, Яһүдә вә Кәлеб җирләрен басып алган, ә Сыйкләгкә ут салган идек, – дип җаваплады егет.

15Давыт:

– Мине шул дошман өере янына озата барасыңмы? – дип сорагач, мисырлы:

– Әгәр дә син җанымны кыймаска һәм мине хуҗам кулына илтеп тапшырмаска Аллаһы алдында ант итсәң, мин сиңа аларны табарга ярдәм итәм, – дип вәгъдә бирде.
16Шуннан әлеге егет, Давытка юл күрсәтеп, аны озата китте. Амалыкыйларның исә Пелешет һәм Яһүдә җирләрендә бихисап күп мал-мөлкәтне кулга төшерү шатлыгыннан кырларга таралышып-сибелеп, кәеф-сафа корып, ашап-эчеп яткан чаклары иде. 17Давыт, аларга һөҗүм итеп, бер эңгердән иртәгесе көннең кичке эңгеренә кадәр дошманны кырды. Дөяләренә атланып качкан дүрт йөз егеттән кала аның кулыннан берәү дә котыла алмады. 18Давыт амалыкыйлар талап алып киткән бар мөлкәтне дә, хатыннарын да кире кайтарды. 19Олыдан-кечедән, угыл-кызлардан беркем дә югалмады, амалыкыйлар тартып алган мал-мөлкәтнең дә бөтенесен Давыт кире кайтарды. 20Ул шулай ук дошманның бөтен вак һәм эре терлеген тартып алды; «Болар һәммәсе – Давыт табышы» дигән сүзләр белән Давытның кешеләре шул малларны үзләренең терлекләре алдыннан куып алып киттеләр 21һәм, бара торгач, Давыт артыннан атларга хәлләре беткән, Бесор ташкыны янында торып калган теге ике йөз кеше янына килеп җиттеләр. Алар Давытны һәм аның юлдашларын каршы алырга чыктылар. Давыт, әлеге кешеләр янына килеп җитеп, үзенең сәламен күндерде. 22Әмма Давытның кайбер юньсез вә явыз юлдашлары:

– Безнең белән бармаганнарга кулга төшергән малдан өлеш чыгармыйбыз; һәркайсы үзенең хатынын һәм бала-чагасын алсын да китсен! – дип шаулаша башлады.

23 24Әмма Давыт:

– Раббы, безгә шушының кадәр мал-мөлкәт җибәреп, безнең үзебезне исән-имин саклап калган һәм безгә каршы чыккан дошман өерен кулларыбызга китереп тапшырганнан соң, андый эш кылу килешмәс, туганнарым, – дип, тегеләрнең сүзенә каршы төште. – Сезнең бу фикерегезне берәү дә хупламас. Яуда йөрүченең өлеше нинди булса, олаулар янында калучының да өлеше шундый булыр. Табыш һәркемгә тигез бүленергә тиеш.

25Давыт канунлаштырган әлеге кагыйдә шул вакыттан башлап бүгенге көндә дә Исраил җирендә сакланып килә.

26Сыйкләгкә әйләнеп кайткач, Давыт, Раббы дошманнарыннан тартып алынган мал-мөлкәттән сезгә дә бүләк булсын, дип кулга төшергән байлыкның бер өлешен Яһүдә өлкәннәренә – үзенең дусларына җибәрде. 27 28 29 30 31Әлеге табыштан ярахмелиләр вә кыниләр шәһәрләрендә яшәүче өлкәннәргә һәм Бәйт-Эл, көньяк Рамот, Яттир, Арогыр, Шипмот, Әштемуга, Рәкәл, шулай ук Хорма, Бор-Ашан, Атак, Хебрун өлкәннәренә, аннары Давыт үзе һәм аның юлдашлары аяк баскан һәр төбәккә өлеш чыкты.

Copyright information for TatIBT15