‏ 1 Samuel 4

1Шемуил исә Раббы сүзләрен бөтен Исраил халкына җиткерә иде.

Раббы сандыгының пелештиләр кулына төшүе

Беркөнне исраилиләр пелештиләргә каршы яуга кузгалды. Исраил гаскәрләренең килеп тукталган урыны Эбен-Эзер янында иде, пелештиләр исә Афык янында урнашты.
2Пелештиләр гаскәре тезелеп Исраил яугирләренә
Яугир – сугышчы.
каршы һөҗүмгә күтәрелде, һәм ике арада сугыш башланды. Пелештиләр гаскәре, яу кырында Исраилнең дүрт меңләп сугышчысын һәлак итеп, әлеге бәрелештә җиңеп чыкты.
3 4Исән калган сугышчылар исә үзләренең станына әйләнеп кайтты. Исраил өлкәннәре шунда:

– Ни сәбәпле Раббы пелештиләр гаскәренә безне җиңәргә ирек куйды икән? Шилоһтан Раббы сандыгын алып килик әйдә, яу кырында сандык безнең арада булса, ул безне дошман кулыннан саклап кала алыр, – диделәр дә, Шилоһка кешеләр җибәреп, Килешү сандыгын китерттеләр. Керубим сыннары уртасында Күкләр Хуҗасы Раббының тәхете торган әлеге сандыкны Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс тә озата килгән иде.

5Раббы сандыгы сугышчылар станына килеп җиткәч, исраилиләр шулхәтле көчле тавыш күтәрде ки, беркавым хәтта җир гүләп торды. 6 7Пелешет сугышчылары, әлеге шатлык авазларын ишетеп:

– Гыйбриләр
Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы; әлеге сүзнең тамыры Гыйбер дигән кеше исеменнән алынган (карагыз: «Яратылыш», 10:21).
станында нәрсәгә шулай сөенәләр икән? – дип, бер-берсеннән кызыксынып сораштылар һәм, Раббы сандыгы килгәнне белгәч: – Алар янына илаһлары килгән, – диештеләр, – котылу юк безгә! Моңарчы андый хәлне күргәнебез булмады.
8Котылу юк безгә! Андый көчле илаһлар кулыннан кем коткарыр безне?! Мисырлыларга чүлдә төрле бәла-казалар китергән илаһлары бит бу! 9Пелешет сугышчылары, нык торыгыз, батыр булыгыз! Әүвәл гыйбриләр безгә коллык иткән кебек, хәзер инде без аларга коллыкка төшмәс өчен, яу кырында батыр булыгыз!

10Шундый сүзләр белән Пелешет сугышчылары һөҗүмгә ташланды, һәм исраилиләр, тар-мар ителеп, һәркайсы үз чатырына качты. Исраилиләрнең югалтулары бихисап иде: яу кырында утыз мең җәяүле сугышчы ятып калды. 11Өстәвенә Аллаһы сандыгы да алардан китте, Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс тә һәлак булды.

Элинең һәлак булуы

12Шул көнне Беньямин ыругыннан бер ир-егет, сугыш кырыннан качып, көн эчендә Шилоһка килеп җитте; аның өс киемнәре теткәләнгән, башына исә көл сибелгән иде
Кайгы-хәсрәт белдергәндә исраилиләр, гадәттә, өсләрендәге киемнәрен ерта һәм башларына көл-тузан сибә торган булганнар.
.
13Бу адәм шәһәргә килеп җиткән мәлдә, Эли, Аллаһы сандыгы өчен җаны әрнеп, юлга текәлгән килеш шәһәр капкасы төбендә утыра иде. Хәбәрче ир-егет сугыш кырындагы хәлләрне сөйләп биргәннән соң, бөтен шәһәр халкы кычкырып еларга тотынды. 14 15 16Үкереп елаган авазларны ишетеп, Эли:

– Ни сәбәптән мондый тавыш купты? – дип сорады.

Ул вакытны Эли инде туксан сигез яшен тутырган булып, аның күз нуры сүнгән, шунлыктан ул берни күрми иде. Элинең соравын ишетеп, теге адәм шундук аның янына килде һәм:

– Мин бүген Исраил гаскәрләре тупланган җирдән, сугыш кырыннан качып кайттым, – диде.

– Ниләр булды анда, углым? – дип сорады аңардан Эли.

17Хәбәр китерүче шунда:

– Исраилиләр Пелешет гаскәреннән куркып качты. Исраил халкы бик нык кырылды, синең ике углың Хөпни белән Пинхәс тә шунда әҗәлен тапты, Аллаһы сандыгы да дошман кулына күчте, – диде.

18Аллаһы сандыгын хәбәрче искә алуга, Эли капка төбендә утырган җиреннән чалкан авып төшеп муенын сындырды һәм шундук җан да бирде, чөнки ул бик нык картайган һәм авырайган иде инде. Эли кырык ел дәвамында Исраилдә хөкемче
Хөкемче – Исраилдә патшалар барлыкка килгәнче җитәкчелек итү, хөкем чыгару, кешеләрне яклау кебек эшләрне башкаручылар хөкемчеләр дип аталган.
булып торган кеше иде.

Пинхәс хатынының вафаты

19Аның килене, Пинхәс хатыны, ул вакытны авырлы булып, якын араларда бала табарга тиеш иде. Аллаһы сандыгының дошман кулына күчкәнен, кайнатасы вә хәләленең вафатын ишетүгә ул, тезләренә егылып, баласын тудырды, чөнки инде бәбигә авырый башлаган иде. 20Әҗәле якынлашыр алдыннан, янәшәсендә торган хатыннар аңа:

– Курыкма, син ир бала таптың, – диделәр, әмма ул җавап кайтармады, битараф бер халәттә кала бирде.

21– Исраил үзенең дан-шөһрәтен җуйды, – диде ул һәм баласына Икәбүд
Икәбүд – яһүдчә «шөһрәтсез» мәгънәсендә.
дип исем кушты; чөнки Аллаһы сандыгы да җуелган, кайнатасы белән иренең дә гомере өзелгән иде.

22– Исраил үзенең дан-шөһрәтен җуйды, – диде ул, – чөнки Аллаһы сандыгы аңардан тартып алынды.

Copyright information for TatIBT15