‏ 1 Samuel 5

Аллаһы сандыгы – пелештиләр кулында

1Пелештиләр исә, Аллаһы сандыгын кулга төшергәннән соң, аны Эбен-Эзердан Ашдодка алып кайттылар һәм, 2Дагон
Дагон – пелештиләрнең баш илаһы. Халыкның ышануынча, әлеге илаһ бодай уңышын арттырырга ярдәм иткән.
гыйбадәтханәсенә алып кереп, Дагон сыны белән янәшә куйдылар.
3Икенче көнне иртән торып карасалар, Дагон сыны Раббы сандыгы каршында йөзтүбән җирдә ята. Ашдод халкы Дагон сынын кабат әүвәлге урынына куйды. 4Әмма өченче көннең иртәсендә Дагон сыны тагын Раббы сандыгы каршында җирдә йөзтүбән ята: аның гәүдәсе бөтен килеш калган, башы вә куллары исә киселгән булып, һәркайсы бусагада аерым-аерым ята иде. 5Шул сәбәпле әле хәзер дә Дагон каһиннәре
Каһин – рухани (гадәттә, мәҗүси халыкларда).
вә Ашдодтагы Дагон гыйбадәтханәсенә килүчеләр, аның бусагасына аякларын тидермичә, бусага аша атлап чыгалар.

6Шул көннән Раббының кулы Ашдодта һәм янәшә-тирәдә яшәүчеләрнең тормышын гаять авырайтты – аларга бәла-каза җибәреп, тәннәрен шеш-кутыр белән каплады. 7 8Әлеге хәлләрдән соң Ашдод халкы:

– Исраил илаһының сандыгы бездә кала алмый, чөнки Аның кулы безгә дә, илаһыбыз Дагонга да авырлык китерде, – дип, Пелешет хуҗаларын Ашдодка җыйдылар һәм аларга: – Исраил илаһының сандыгы белән нишләргә? – дип мөрәҗәгать иттеләр.

Тегеләр:

– Исраил илаһының сандыгын Гәт шәһәренә күчерегез, – дип җаваплады.

Шуннан Исраил Алласының сандыгын Гәткә озаттылар.
9Әмма аны Гәткә күчергәннән соң, Раббының кулы шул шәһәргә дә авырлык китерде: кечедән алып зурысына кадәр һәммәсенең тәне шеш-кутыр белән капланды. Халыкның коты алынды, 10һәм алар Аллаһы сандыгын Экронга озаттылар. Әмма Аллаһы сандыгы Экронга килеп җитүгә, Экрон халкы:

– Безнең үзебезне дә, шәһәрне дә харап итәселәре килә микәнни?! Исраил илаһының сандыгын нигә безгә китерттеләр? – дип тавыш куптарды
11 12һәм, Пелешет хуҗаларын җыеп: – Безне дә, халкыбызны да харап итеп бетергәнче, Исраил илаһы сандыгын кире үз урынына озатыгыз, – диде, чөнки Аллаһы кулы китергән авырлык шәһәр халкын тәмам куркуга төшерде: байтак кешенең гомере киселеп, исән калганнарның бөтен тәне шеш-кутыр белән капланды, халыкның үкереп елаган авазлары күкләргә кадәр яңгырап торды.

Copyright information for TatIBT15