1 Samuel 6
Раббы сандыгының исраилиләргә кайтуы
1Раббы сандыгы җиде ай дәвамында Пелешет өлкәсендә кала бирде. 2Көннәрдән беркөнне пелештиләр, каһин вә күрәзәчеләрне чакыртып, аларга: – Раббы сандыгы белән ни кылыйк? Киңәшегезне бирегез, ничек итеп аны кире үз урынына кайтарыйк? – дигән гозер белән мөрәҗәгать итте. 3Тегеләр: – Әгәр сез Исраил илаһының сандыгын кире үз иленә озатырга җыенасыз икән, аны болай буш кына җибәрмәгез, гаебегезне йолыр өчен, Аңа бүләкләр җибәрегез; шул чагында сез сихәтләнерсез һәм Аның кулы ни өчен сезгә авырлык китергәнне белерсез, – дип җавап кайтарды. 4– 5Пелешет халкы: – Гаебебезне йолыр өчен, без Аңа нинди бүләк җибәрергә тиешбез? – дип сорады. Каһин вә күрәзәчеләр аларга: – Пелешет хуҗалары санынча ▼▼ Пелешет хуҗалары санынча… – Шәһәр саен берәр хуҗа.
алтыннан биш шеш һәм биш тычкан сурәте койдырып алыгыз, чөнки сезнең үзегезгә дә, хуҗаларыгызга да бер төрле каза килде, – дип җавап бирде. – Шулай итеп, басу-кырларыгызны корытучы тычканның һәм үзегезнең шеш сурәтен койдырып алып, Исраил илаһына хөрмәт күрсәтегез. Шуннан соң Ул сезне, сезнең илаһларыгызны вә җирегезне, бәлки, аяр да. 6Нигә сезгә Мисыр халкы вә фиргавен сыман үҗәт булырга?! Алар әнә, Исраил Раббысы Үзенең кодрәтен күрсәткәч, Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт бирмәдеме әллә?! 7Димәк ки, яңа арба ясатыгыз да әле генә беренче бозавыннан котылган, камыт күрмәгән ике сыерны җигегез, бозауларын исә аерып алып калыгыз. 8– 9Аннары Раббы сандыгын арбага урнаштырыгыз да, янәшәсенә илаһларына бүләккә дигән алтын әйберләр салынган тартманы куеп, арбаны үз уңаена җибәрегез һәм күзәтеп торыгыз: әгәр сыерлар туп-туры Бәйт-Шемешкә таба, Исраил җиренә китсәләр, әлеге ифрат зур бәла-казаны безгә аларның илаһлары җибәргән булып чыга. Әгәр инде сыерлар анда бармаса, димәк, безне Исраил илаһының кулы җәзаламый, әлеге газаплар очраклы хәл булып чыга. 10Пелешет халкы нәкъ шулай эшләде: бер генә тапкыр бозаулаган ике сыер табып, аларны арбага җиктеләр дә бозауларын, аерып, өйдә калдырдылар. 11Аннары Раббы сандыгын һәм алтыннан коелган тычкан вә шеш сурәте салынган тартманы арбага урнаштырдылар. 12Сыерлар туп-туры Бәйт-Шемешкә илтә торган юлдан киттеләр. Алар уңга да, сулга да борылмыйча, мөгри-мөгри юл буйлап туп-туры бара бирделәр. Пелешет хуҗалары исә, Бәйт-Шемеш чигенә җиткәнче арба артыннан ияреп бардылар. 13Бәйт-Шемеш халкының үзәндә бодай урып яткан чагы иде. Раббы сандыгын күреп, алар бик сөенделәр. 14Арба Бәйт-Шемештә яшәүче Ешуа атлы адәмнең басуына килеп җитте дә зур бер таш янында туктап калды. Бәйт-Шемеш халкы, арбаны утынга чапкалап, сыерларны тулаем яндыру корбаны буларак Раббыга багышлады. 15Левиләр Раббы сандыгын һәм аның янындагы алтын сыннар салынган тартманы шул зур таш өстенә куйдылар. Ул көнне Бәйт-Шемеш халкы Раббы хөрмәтенә тулаем яндыру корбаннары һәм башка төр корбаннар китерде. 16Пелешетның биш хуҗасы боларның һәммәсен күреп-күзәтеп торды; аннары алар шул ук көнне Экронга әйләнеп кайтты. 17Пелешет халкы, үз гаебен йолыр өчен, Раббыга бүләк итеп китергән теге алтын шеш сурәтләренең берсе – Ашдод, берсе – Газа, берсе – Ашкылун, берсе – Гәт, берсе Экрон шәһәре өчен иде. 18Ә алтыннан коелган тычкан сыннары Пелешетның биш хуҗасы биләмәсендәге ныгытылган шәһәрләр һәм алар янындагы авыллар санынча иде. Шул хуҗаларның биләмәләре исә Раббы сандыгы куелган, бүгенге көндә дә Бәйт-Шемештәге Ешуа атлы адәмнең басуында яткан теге зур ташка хәтле җәелгән иде. 19Раббы сандыгы эченә күз салган өчен, Аллаһы шунда Бәйт-Шемешнең җитмеш кешесен ▼▼ …җитмеш кешесен… – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: илле мең җитмеш кешесен.
үтерде. Шул сәбәпле халык кычкырып еларга тотынды, чөнки Раббының җәзасы аяусыз иде. 20– 21Шушы вакыйгадан соң Бәйт-Шемеш халкы: – Әлеге Изге Аллаһының, Раббының хозурында кем тора алыр икән?! Ул бездән соң кем янына барыр? – дип, Кыръят-Ягаримгә үзенең илчеләрен җибәрде. Илчеләр, алар янына килеп: – Пелешет халкы Раббы сандыгын кире кайтарды. Килеп, үзегезгә алып китегез аны, – диде.
Copyright information for
TatIBT15