1 Samuel 10
Шемуилнең Шаулны патшалыкка багышлавы
1Шемуил, зәйтүн мае салынган савытын алып, Шаулның башына май сөртте; аннары аны үбеп болай диде: – Раббы Үз биләмәсе булган Исраил халкы белән идарә итүне сиңа тапшыра. 2Хәзер, миннән аерылып киткәч, Беньямин җирендәге Селсахта, Рахилә кабере янында, ике кеше күрерсең. Алар сиңа: «Син эзләгән ишәкләр табылды, хәзер инде атаң, ишәкләрен онытып, углым белән ни булды икән, дип синең хакта борчыла», – дип әйтер. 3Шуннан син ары китәрсең, гаҗәеп зур Тавор имәне янына килеп җиткәч, Аллаһыга гыйбадәт кылырга Бәйт-Элгә баручы өч кешегә тап булырсың. Берсенең кулында – өч кәҗә бәтие, икенчесенекендә – өч данә икмәк, өченчесенекендә бер турсык шәраб булыр. 4Алар сиңа, сәламнәрен күндереп, ике икмәк бирерләр, һәм син алар кулыннан икмәкне алырсың. 5Шуннан син пелештиләрнең сакчылар гаскәре урнашкан Аллаһы калкулыгына күтәрелерсең. Шәһәргә аяк баскач, лира вә шөлдерле барабанда, курай вә гөсләдә уйнаучылар артыннан калкулыктан төшеп килүче һәм пәйгамбәрлек кылучы ▼▼ Пәйгамбәрлек кылу – биредә: үз-үзеңне онытып, чамадан тыш хискә бирелеп Аллаһыны данлауны аңлата. (10 һәм 19 бүлекләрдә шул ук мәгънәдә.)
берничә пәйгамбәрне очратырсың. 6Шул мәлне сиңа Раббы Рухы иңәчәк: син бөтенләй башка кешегә әйләнерсең һәм үзең дә алар белән пәйгамбәрлек итә башларсың. 7Мин әйткәннәр чынга ашкач, кулыңнан килгәннең һәммәсен эшлә – Аллаһы синең юлдашың булыр. 8Гилгәлгә миннән элегрәк барып тор, Раббыга тулаем яндыру вә татулык корбаннары китерү өчен, мин синең яныңа шунда килермен. Мине җиде көн дәвамында көт, шуннан ары сиңа ни эшләргә икәнен килгәч әйтермен. 9Шемуил китеп баруга, Аллаһы Шаулның бөтен күңелен-барлыгын үзгәртеп куйды; алдан әйтелгән әлеге хәбәрләр дә көнендә тормышка ашты: 10калкулык буена килеп җитүгә, Шаул үзенең хезмәтчесе белән пәйгамбәрләр төркеменә килеп юлыкты, һәм шулчак, Шаулга Аллаһы Рухы иңеп, ул да башкалар белән бергә пәйгамбәрлек итә башлады. 11Шаулны белүчеләр, аның башкалар белән бергә пәйгамбәрлек итүен күреп: – Кыйшның углына ни булган? Әллә инде Шаул да пәйгамбәр булганмы? – дип бер-берсеннән гаҗәпләнеп сораштылар. 12Шул тирәдә яшәүчеләрнең берсе, җавап биреп: – Ә тегеләрнең атасы кем соң?! – диде. «Әллә инде Шаул да пәйгамбәр булганмы?» дигән әйтем әнә шул заманнан бирле яшәп килә. 13Пәйгамбәрлек итүдән туктагач, Шаул калкулыкка китте. 14Шаулның абзасы аңардан һәм хезмәтчедән: – Кайда йөрдегез сез? – дип сорады. Шаул аңа: – Ишәкләрне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Шемуилгә сугылган идек, – диде. 15Шаулның абзасы: – Шемуилнең сезгә нәрсә әйткәнен сөйләп бир әле, – диде. 16Шаул үзенең абзасына: – Ул безгә ишәкләрнең табылуын әйтте, – дип җавап кайтарды, әмма Шемуилнең патшалык хакындагы сүзләрен йомып калды. Шемуилнең Шаулны патша дип игълан итүе
17Шемуил бөтен Исраил халкын Миспага – Раббы каршына чакырып китерде 18һәм Исраил угылларына болай дип мөрәҗәгать итте: – Исраилнең Раббы Алласы болай дип әйтә: «Мин, Исраилне Мисырдан алып чыгып, сезне мисырлылар һәм сезне золымлыкка салган башка патшалыклар җәбереннән йолып алдым. 19Бүгенге көндә исә сезне бәла-казалардан йолып алган, кайгы-хәсрәтләрдән коткарган Аллагыздан йөз чөереп: „Юк, безнең өстән патша куй!“– дип сорыйсыз. Инде шулай икән, ыругларга бүленеп, нәсел-нәсел булып Раббыгыз каршына килеп басыгыз». 20Шуннан Шемуил Исраилдәге бөтен ыругларны чакырып алды һәм, нәтиҗәдә, Беньямин ыругы сайланды. 21Аннары, Беньямин ыругына кергән нәселләрне аерым-аерым үз янына чакырганнан соң, Матри нәселенә тукталдылар; ахырдан Кыйш углы Шаул сайланды. Әмма Шаулны эзли башлаганнар иде – таба алмадылар. 22Алар: – Шаул бирегә килдеме соң? – дип, Раббыдан сорадылар. Раббы: – Монда ул, олаулар арасына кереп поскан, – дип җавап бирде. 23Йөгереп барып, Шаулны качкан җиреннән алып чыктылар. Үзен әйләндереп алган төркем уртасында басып калган Шаул бөтен кешедән бер башка биегрәк иде. 24Җыелган халыкка Шемуил: – Күрәсезме, Раббы кемне сайлап алды?! Бөтен халык арасында аңа тиң булырдай кеше юк! – диде. Бар халык шунда: – Яшәсен патша! – дип кычкырып җибәрде. 25Шемуил халыкка патша идарәсенең хокук-кагыйдәләрен аңлатты; аңлатканнарын китапка теркәп куйгач, китапны Раббы каршына илтеп салды да халыкка өйләренә таралышырга кушты. 26Шаул да үз өенә – Гибгага юнәлде; күңелләренә Аллаһы кагылып узган кыю йөрәкле ир-егетләр дә аның артыннан иярде. 27Әмма җәнҗал сөючеләр: – Ничек итеп бу кеше безне коткара алыр икән?! – дип, үзләренең канәгатьсезлеген белдерделәр һәм Шаулга бүләкләр китерүдән баш тарттылар, ләкин Шаул боларның берсен дә игътибарга алмады.
Copyright information for
TatIBT15