1 Samuel 14
Йонатанның пелештиләргә һөҗүм итүе
1Беркөн Шаул углы Йонатан үзенең корал йөртүчесенә: – Әйдә теге яктагы Пелешет гаскәрләре янына чыгабыз, – диде. Ә атасына әлеге нияте хакында ул бер сүз дә әйтмәде. 2Шаулның бу вакытны Гибга читендә, Мигронда, анар агачы төбендә утырган чагы иде. Алты йөзләп сугышчысы да, 3өстенә эфод киеп йөрүче Шилоһтагы Раббы рухание Ахия дә биредә иде. Әлеге Ахия, Икәбүднең ир туганы Әхитүб углы булып, Икәбүд – Пинхәс, Пинхәс исә Элинең углы иде. Йонатанның киткәнен беркем белми калды. 4Йонатан пелештиләр янына чыгарга тиешле кичүнең һәр ике ягында Бутсес һәм Сенне дип аталган үткен ике кыя булып, 5аларның төньяктагысы – Микмәскә, көньяктагысы Гебага карап тора иде. 6Йонатан үзенең корал йөртүчесенә: – Әйдә шушы сөннәтсезләрнең станына үтеп керик! – диде. – Бәлки, Раббы ярдәменнән ташламас; азмы безнең гаскәр, күпме – җиңү яулау Раббы ихтыярындадыр. 7Корал йөртүчесе аңа: – Күңелеңә килгәнне эшлә! Бар! Мин – синең белән! – дип җавап бирде. 8– Хәзер менә без синең белән пелештиләр янына үтәбез дә алар күрердәй урынга чыгып басабыз. 9Әгәр алар безгә: «Без яныгызга төшкәнче, шунда гына басып торыгыз», – дисәләр, торган урыныбызда гына көтәбез, үзебез алар янына менмибез; 10әгәр дә инде: «Бире күтәрелегез», – дисәләр менәрбез; димәк, Раббы аларның язмышын безнең кулга тапшыра; аларның чакыруы безнең өчен бер билге булыр, – диде Йонатан. 11– 12– 13Алар икесе Пелешет сугышчылары күрердәй урынга чыгып баскач, тегеләр: – Әнә, кереп качкан чокыр-ярыклардан гыйбриләр чыга башлады, – дип көлделәр. Аннары Йонатан белән аның корал йөртүчесен: – Әйтәсе сүзебез бар, бире менегез, – дип, үзләре янына чакырдылар. Йонатан шундук үзенең корал йөртүчесенә: – Минем арттан атла, чөнки Раббы аларны Исраил кулына тапшыра, – дип, аяк-куллары белән ябышып-тотынып тау башына күтәрелергә кереште; корал йөртүчесе аның артыннан иярде. Пелештиләр Йонатанның аяк астына егыла бардылар, корал йөртүчесе исә, яралыларны кырып, хуҗасы артыннан атлады. 14Йонатан һәм аның корал йөртүчесе белән булган әлеге беренче бәрелештә пелештиләр кечкенә генә мәйданда үзләренең егермеләп сугышчысын югалтты. 15Басуда – пелештиләр станында калган сугышчыларның да, барча халыкның да коты алынды; сакта торган гаскәрләр дә, алдынгы гаскәрләр дә шулай ук куркуга төште; аяк астында җир тетрәп торды, чөнки Аллаһы җибәргән дәһшәт иде бу.Исраилиләрнең пелештиләрне тар-мар китерүе
16– 17Беньямин Гибгасындагы Шаул сакчылары Пелешет сугышчыларының куркудан кайсы-кая чабышканын күреп алдылар, һәм Шаул үзенең кешеләренә: – Сугышчыларны барлагыз, безнекеләр арасыннан кем чыкты икән, – диде. Барлаганнан соң, Йонатан белән аның корал йөртүчесенең юклыгы ачыкланды. 18Шаул шунда Ахиягә: – Аллаһы сандыгын алып кил, – диде, чөнки Аллаһы сандыгы ул чакта Исраил угыллары белән иде. 19Шаул белән рухани сөйләшеп торган арада, Пелешет гаскәрендәге ыгы-зыгы артканнан-арта гына барды, һәм Шаул үзенең руханиена кулларын төшерергә кушты ▼▼ …кулларын төшерергә кушты… – Аллаһыга мөрәҗәгать итүне туктату хакында сүз бара.
. 20Шаул, үзенең халкын күтәреп бәрелеш барган урынга килеп җиткәч, шуны күрде: Пелешет гаскәриләре бер-берсенә каршы кылыч күтәргәннәр – алар һәммәсе шашып калган диярсең. 21Моңарчы әле пелештиләргә хезмәт итеп, алар арасында йөргән гыйбриләр шулвакыт Шаул белән Йонатан ягындагы исраилиләргә килеп кушылдылар. 22Эфраим тауларында яшеренеп яткан исраилиләр дә, пелештиләрнең куркып качканын ишетеп, үз халкына кушылып сугышырга кереште. 23Ул көнне Раббы исраилиләрне Үзенең ярдәменнән ташламады; сугыш хәтта Бәйт-Әвенгә кадәр җәелде. Сугыштан соңгы вакыйгалар
24Исраилиләр ул көнне нык талчыкты, ә Шаул: – Кич җитеп, мин үз дошманнарымнан үч алганчы, авызына ризык капкан кешегә ләгънәт төшәр, – дип, сугышчыларын ант эчәргә мәҗбүр итте. Ул көнне һичкем ризыкка орынмады. 25– 26Шулай бермәлне сугышчылар, урман эченә кереп, бер аланлыкта кәрәзле балга тап булдылар, әмма берсе дә агып яткан балга орынып карамады, чөнки алар ант бозудан курыктылар. 27Йонатан исә атасының халыктан ант эчерүе хакында белми калган иде, шуңа күрә ул, кулындагы таягының очы белән бераз кәрәзле бал эләктереп, авызына капты, һәм аның күзләре яктырып китте. 28Шулчак сугышчылардан берсе Йонатанга: – Синең атаң халыкны ант итәргә мәҗбүр итте: «Кем дә булса бүген авызына ризык капса, шуңа минем каргышым төшәр», – диде. Бүген көнозын беркем ашамады, шуңа күрә халык хәлсезләнде, – дип белдерде. 29– Атам җиребезгә бәла алып килгән! Менә, күрегез: аз гына бал кабуга минем күзләрем яктырып китте. 30Әгәр бүген кулга төшергән малыннан халык аз гына авыз итсә, пелештиләр белән көрәшергә көче күбрәк булыр иде, – диде Йонатан. 31Ул көнне исраилиләр пелештиләрне Микмәстән алып Аялунга кадәр тар-мар китерделәр, һәм сугышчылар тәмам хәлдән тайды. 32Шуңа күрә алар пелештиләрнең сарыкларын, үгез вә бозауларын тартып алып җиргә егып суярга, каны агып бетмәс борын, ит ашарга тотындылар. 33– 34Кайсысыдыр шунда: – Әнә, Раббы алдында халык гөнаһ эш кыла – каны да качмас борын, ит ашый, – дип, Шаулга җиткерде. Шулчак Шаул болай диде: – Сез гөнаһ эш кылдыгыз! Минем яныма берәр зуррак таш тәгәрәтеп китерегез дә халыкка шуны хәбәр итегез: «Һәркайсы үзенең үгезен вә сарыгын бирегә алып килеп суйсын да ашасын. Раббы алдында гөнаһ эш кылмагыз, каны китмәгән ит ашамагыз!» Ул төнне аларның һәркайсы, үз кулы белән үз малын җитәкләп китереп, аны Шаул билгеләгән урында чалды. 35Шул рәвешле, Шаул Раббыга корбан китерү урыны ясады; бу аның тарафыннан Раббы өчен корылган беренче мәзбәх иде. 36– 37Шуннан Шаул: – Әйдәгез, төнлә пелештиләрне куа чыгыйк. Таң атканчы бөтен әйберләрен талап алып, бер генә кешесен дә исән калдырмыйк, – диде. Халык аңа: – Үзең ничек кирәк дип тапсаң, шулай эшлә, – дип җавап кайтарды. Әмма рухани аларга: – Әйдәгез Аллаһыга мөрәҗәгать итик! – дип каршы төшкәннән соң, Шаул Аллаһыдан: – Пелештиләрне куа чыгыйммы? Аларның язмышын Исраил кулына тапшырасыңмы? – дип сорады. Ләкин ул көнне Аллаһы аңа җавап бирмәде. 38– 39Шуннан Шаул: – Бөтен түрәләр бире җыелсын! Тикшереп-белешсеннәр: кем бүген гөнаһ кылган? Исраилне коткаручы Раббы Үзе шаһиттыр: әлеге гөнаһны углым Йонатан кылган булса, хәтта аның да гомере киселер! – дип белдерде. Тик халык арасыннан берәү дә сүз әйтмәде. 40Аннары Шаул Исраил халкына болай дип сүзен дәвам итте: – Сез барчагыз да бер якка басыгыз, ә мин углым Йонатан белән икенче якка басам. – Үзең ничек кирәк тапсаң, шулай эшлә, – диде аңа халык. 41– И Раббы, Исраил Алласы! – дип дәште Шаул. – Дөреслекне ач! Шуннан, жирәбә салынып, Йонатан белән Шаул фаш ителде, ә халыкның гаепсез булуы беленде. 42– Углым Йонатан белән миңа жирәбә салыгыз, – диде Шаул. Жирәбә Йонатанга чыкты. 43– Сөйләп бак, ни-нәрсә кылдың син бүген? – дип сорады Шаул үзенең углыннан. Углы исә аңа: – Кулымдагы таякның очы белән бераз бал татып караган идем; инде менә хәзер мин үләргә тиеш, – дип җавап кайтарды. 44– «Вәгъдәмне боза калсам, Аллаһы мине каты җәзага тартсын!» – дип ант эчкән кеше мин: син, Йонатан, бүген үләргә тиеш! – диде углына Шаул. 45Ләкин халык: – Йонатан бүген Исраилне зур җиңүгә алып килде. Шулай булгач, нишләп әле ул үләргә тиеш?! Бу эшнең буласы юк! Раббы Үзе шаһиттыр: Йонатанның башыннан бер чәч бөртеге дә төшмәс! Пелештиләр белән көрәштә Аллаһы аңа бүген Үзе ярдәм итте! – дип, Шаулга каршы килде. Шул рәвешле, халык Йонатанны зур бәладән йолып алып, ул исән калды. 46Шаул пелештиләрне эзәрлекләп китмәде, һәм пелештиләр үз илләренә юл алды.Шаул алып барган сугышлар. Шаулның гаиләсе
47Шушы хәлләрдән соң Шаул, Исраилдә үзенең хакимлеген ныгытып, Исраилгә чиктәш булган бөтен дошманнары белән һаман сугышып торды. Ул, мәабиләр вә аммониләр, Эдом, Соба патшалары һәм пелештиләр белән әледән-әле сугышлар алып барып, кем белән генә көрәшсә дә, дошманнарын һаман җиңеп килде. 48Шаул үз-үзен аямыйча сугышты һәм, амалыкыйларны җиңеп, Исраил илен талаучылардан азат итте. 49Шаулның угыллары Йонатан, Ишви вә Малки-Шуа исемле булып, кызларының өлкәне – Мераб, кечесе Микәл исемен йөртә иде. 50Шаулның хатыны Ахиногам – Ахимагас кызы иде. Шаулның гаскәр башлыгы Әбнер – Шаул агасы Нернең углы иде. 51Шаулның атасы Кыйш һәм Әбнер атасы Нер икесе дә Абиел угыллары иде. 52Шаул заманында пелештиләр белән аяусыз сугышлар тынып тормады. Гайрәтле вә тәвәккәл берәр кеше күзенә чалынса, Шаул аны үзенә хезмәткә ала торган булды.
Copyright information for
TatIBT15