‏ 1 Samuel 15

Амалыкыйларга каршы сугыш

1Көннәрдән беркөнне Шемуил, Шаулга мөрәҗәгать итеп, болай диде:

– Үз халкы Исраил өстеннән патша итеп билгеләр өчен сиңа май сөртергә мине Раббы җибәрде; хәзер син Раббы тавышына колак сал.
2Күкләр Хуҗасы Раббы шуны белдерә: «Исраилиләр Мисырдан чыкканда, аларның юлына аркылы төшеп халкыма явызлык кылган өчен, амалыкыйларны Мин җәзага тартам. 3Хәзер син бар да амалыкыйлар җирен тар-мар китер, андагы бар нәрсәне тәмам кырып бетер, берсен-бер аяма: ир-атын вә хатын-кызын да, бала-чагасын вә күкрәк сабыен да, шулай ук үгез вә сарыкларын, дөя вә ишәкләрен дә үтереп ташла!»

4Шаул үзенең ир-егетләрен барлап чыкты; Телаимдә ике йөз мең җәяүле сугышчы һәм Яһүд ыругыннан ун мең гаскәри барлыгы ачыкланды. 5 6Аннары Шаул амалыкыйларның биләмәсендәге бер шәһәр читенә килеп туктады да үзәнлектә яшеренеп көтеп торырга булды.

– Барыгыз, – диде ул кыниләргә, – амалыкыйлардан аерылып, биредән китегез! Алар белән бергә сезнең җаныгызны да кыясым килми, чөнки Исраил халкы Мисырдан чыгып барганда, сез аларга мәрхәмәт күрсәттегез.

Кыниләр шуннан соң амалыкыйлардан аерылып чыкты.
7Һәм Шаул амалыкыйларны Хавиләдән алып Мисыр чигендәге Шурга чаклы тар-мар китерде, 8амалыкыйлар патшасы Агагны әсирлеккә төшерде, халыкның барысын кырып бетерде. 9Әмма Шаул һәм аның халкы Агаг патшаны аяп калды. Алар иң шәп һәм яхшырак күренгән сарык-үгезләрне, бәрәннәрне, шулай ук затлырак барлык мал-мөлкәтне юк итәргә кызганды, әһәмияте булмаган җыен чүп-чарны, иске-москыны исә кырып бетерде.

Раббының Шаулдан ваз кичүе

10Шуннан Раббы Шемуилгә болай дип белдерде:

11– Шаулны патша итеп куйганыма үкенәм, чөнки ул Миннән читкә тайпылды, кушканнарымны үтәмәде.

Шемуил, зур борчуга калып, төнозын Раббыга дога кылып ялварып чыкты.
12Иртәгесен, таң белән торып, Шаулны күрергә китте. Әмма Шемуилгә:

– Шаул, Кәрмил шәһәренә барып, үзенә һәйкәл куйдырды һәм, кире әйләнеп кайтканнан соң, Гилгәлгә төште, – дип хәбәр иттеләр.
13Янына Шемуил килгәч, Шаул аңа:

– Раббы сине мөбарәк кылсын! Раббы кушканны үтәдем мин, – диде.

14– Алайса, ни өчен минем колагымда сарыклар бәэлдәве һәм үгезләр мөгрәве яңгырый? – дип сорады аңардан Шемуил.

15– Амалыкыйлардан алып кайттык, чөнки халык иң яхшы сарык вә үгезләрне Раббыга, синең Аллаңа, корбан китерер өчен калдырды, ә бүтәннәрен кырып бетердек, – дип җаваплады Шаул.

16– Сабыр ит, узган төнне Раббының миңа нәрсәләр әйткәнен сөйләргә бир, – диде Шемуил.

– Ярар, сөйлә, – дип ризалашты Шаул.

17Һәм Шемуил болай диде:

– Үзеңне кечкенә бер кеше дип санасаң да, Исраилдәге барлык ыруглар өстеннән түрә итеп билгеләнмәдеңме әллә?! Исраил патшасы итеп билгеләп, Раббы сиңа май сөртте.
18Раббы сиңа: «Бар, гөнаһ ияләре амалыкыйларны тоташтан юк ит, соңгы кешеләрен кырып бетергәнчегә кадәр аларга каршы сугыш!» – дип, Үзенең әмерен биреп, сине юлга озатты. 19Нишләп соң син, Раббы әйткәннәргә колак салмыйча, табыш артыннан ташландың, Раббы каршында явызлык кылдың?

20– Раббының сүзләренә колак салдым мин, Раббы җибәргән урынга киттем, – диде Шаул Шемуилгә, – амалыкыйларның барысын кырып бетердем, бары тик бер кешене – патшалары Агагны гына әсир итеп алып кайттым. 21Халык исә кулга төшерелгән, юк ителергә тиеш булган әлеге сарык вә үгезләрнең иң яхшыларын Гилгәлдә Раббыга – синең Аллаңа корбан китерергә дип алып кайтты.

22Әмма Шемуил аңа болай диде:

– Раббы кушканны тыңлауга караганда тулаем яндыру корбаны вә башка төр корбаннар Раббы күңеленә якынракмы әллә?! Раббы кушканны тыңлау корбаннардан күпкә кыйммәтрәк, буйсыну да куй маеннан күпкә яхшырак!
23Чөнки үҗәтлек, сихер кебек үк, зур гөнаһтыр, карышу да потка табынудай яман нәрсәдер. Син Раббының сүзләрен санга сукмагач, Раббы да сине патша буларак танырга теләми.

24 25– Гөнаһым зур минем! Чөнки Раббының боерыгын үтәмәдем, син әйткәннәрне дә күңелемә беркетмәдем; сугышчыларымнан куркып, алар әйткән сүзгә күндем. Хәзер исә минем шушы гөнаһымны кичер: минем белән кире кайт – Раббыга гыйбадәт кылыр идем, – диде Шаул Шемуилгә.

26 27Шемуил, аңа каршы килеп:

– Кайтмыйм мин синең белән, чөнки син Раббының кушканнарын игътибарсыз калдырдың, һәм шуның өчен Раббы сине Исраил патшасы булудан мәхрүм итә, – диде дә китәргә дип борылды, әмма Шаул, аны туктатмакчы булып, өс киеменнән эләктереп алды, һәм Шемуилнең киеме ертылып чыкты.
28 29Шунда Шемуил аңа болай дип әйтте:

– Раббы бүген Исраил патшалыгын, синнән тартып алып, синнән яхшырак булган якыныңа тапшырды. Исраилнең тугрылыклы Алласы ялган сүз сөйләмәс һәм тәүбә дә китермәс, тәүбә итәр өчен адәм баласы түгел Ул.

30– Әйе, гөнаһлы мин, ләкин минем белән кайт та халкымның өлкәннәре һәм бөтен Исраил каршында миңа хөрмәт күрсәт, шул чагында мин Раббыга – синең Аллаңа гыйбадәт кылырмын, – диде Шаул.

31Шемуил аның белән бергә әйләнеп кайтты, һәм Шаул Раббыга гыйбадәт кылды.

32Аннары Шемуил:

– Амалыкыйлар патшасы Агагны минем яныма китерегез, – диде.

Агаг, дер калтырап, аның каршына килеп басты һәм күңеленнән: «Үлем ачысын татымамдыр, шәт», – дип уйлап куйды.

33Әмма Шемуил аңа:

– Синең кылычың күпме ананы баласыннан мәхрүм итте; шул хатын-кызлар кебек үк, синең анаң да углын җуйсын, – диде дә Агагны Гилгәлдә Раббы каршында кылычы белән чабып үтерде.

34Аннары Шемуил Рамаһка кайтып китте, Шаул исә үз өенә – Гибгага юнәлде. 35Шуннан ары Шемуил үз әҗәленә кадәр Шаулны бүтән күрмәде, әмма ул аның өчен һаман зур кайгыда яшәде. Ә Раббы Шаулны Исраил патшасы итеп куйганы өчен бик үкенде.

Copyright information for TatIBT15