1 Samuel 19
Шаулның Давытны эзәрлекләве
1– 2– 3Шаул үзенең углы Йонатанга һәм бөтен хезмәтчеләренә Давытны үтерергә кирәклеген белдерде. Әмма Шаулның углы Йонатан, Давытны нык яратканга күрә, аны алдан кисәтеп куйды: – Минем атам синең җаныңны кыярга җай чыкканны чамалап йөри. Иртәгә иртәдән сак бул, аулак урында яшеренеп тор; мин, атам белән кырга чыккан булып, син яшеренгән тирәгә туктармын да синең хакта сүз башлармын; аннары белгәннәремне сиңа җиткерермен. 4– 5Йонатан, Давыт хакында атасы Шаулга гел яхшы сүзләр генә сөйләп: – Патша үзенең колы Давытка юкка гаеп яга, аның сиңа карата һичбер гөнаһ эш кылганы юк, – диде, – ул синең өчен бик күп файдалы эшләр башкарды; үз тормышын куркыныч астына куеп, Пелешет баһадиры белән алышырга чыкты. Раббы бөтен Исраилгә бөек җиңү җибәрде, син, моны күреп, үзең дә сөенгән идең. Ни өчен соң син, бер сәбәпсезгә гаепсез Давытның канын коеп, җаныңа гөнаһ алырга җыенасың? 6Углы Йонатан сөйләгәннәрне тыңлап бетергәч, Шаул: – Раббы Үзе шаһиттыр: Давытның җаны кыелмас! – дип ант итте. 7Шуннан соң Йонатан, Давытны чакырып алып, әлеге сүзләрнең һәммәсен түкми-чәчми аңа җиткерде, аннары Давытны Шаул янына алып килде, һәм Давыт әүвәлгечә Шаулга хезмәт итә бирде. 8Көннәрдән беркөнне тагын сугыш башланды: Давыт, янәдән пелештиләр белән алышып, аларны тәмам тар-мар китерде, һәм пелештиләр аңардан качарга мәҗбүр булдылар. 9Беркөн Шаулга Раббыдан янә явыз рух иңде. Шаул, кулына сөңгесен тотып, өендә утыра, ә Давыт аңа гөсләдә уйный иде. 10Шунда Шаул, сөңгесен атып, Давытны диварга кадаклап-беркетеп куярга омтылды, ләкин Давыт читкә тайпылды, һәм сөңге диварга кадалды; ул төнне Давыт аңардан качып котыла алды. 11Шаул, үзенең хезмәтчеләренә Давытны сагалап торырга һәм таңда үтерергә боерык биреп, аларны Давыт йортына җибәрде. Ләкин Давытның хатыны Микәл: – Бүген төнлә үз гомереңне саклап кала алмасаң, иртәгә сине үтерәчәкләр, – дип, ирен кисәтеп, 12аңа тәрәзәдән төшәргә булышты, һәм Давыт качып китте. 13Давытның урын-җиренә исә ул бер илаһның сынын яткырып куйды, аның өстенә – кием, баш турысына кәҗә тиресе япты. 14Давытны эләктерергә килгән Шаул хезмәтчеләренә ул: – Давыт авырый, – диде. 15Әмма Шаул, Давытны карап-тикшереп кайтсыннар дип, хезмәтчеләрен кабат аның янына җибәрде һәм: – Мин Давытны үтерә алсын өчен, минем катыма аны урын-җире белән бергә алып килегез! – дип боерды. 16Хезмәтчеләр, килеп, урын өстендә яткан сынны һәм баш очындагы кәҗә тиресен күрделәр. 17Шуннан Шаул Микәлгә: – Ни өчен син, миңа шулай ялганлап, дошманымны качырдың? – диде. Атасына Микәл әйтте: – Давыт миңа янады, «Качарга булышмасаң, үтерәм!» – диде. 18Качып котылганнан соң, Давыт, Шемуил янына Рамаһка килеп, Шаул аның белән ни-нәрсәләр кылганны сөйләп бирде. Шуннан алар Шемуил белән чыгып киттеләр һәм Найотка җитеп тукталдылар. 19– 20Давытның Рамаһ каласы янында – Найотта тукталганы Шаулга килеп ирешкәч, Давытны кулга алырга дип, ул үзенең хезмәтчеләрен шунда җибәрде. Әмма Шаулның хезмәтчеләре, Найотка килеп җитеп, Шемуил җитәкчелегендәге бер төркем пәйгамбәрнең пәйгамбәрлек итүен күргәч, аларга да Аллаһы Рухы иңде, һәм алар да пәйгамбәрлек итә башлады. 21Бу хакта Шаулга хәбәр иткәннән соң, ул башка хезмәтчеләрен җибәрде, ләкин килеп җитүгә болары да пәйгамбәрлек итәргә тотынды. Шуннан Шаул өченче тапкыр хезмәтчеләрен җибәрде, тик алар да пәйгамбәрлек юлына кереп китте. 22Аннары Шаул үзе дә Рамаһка юнәлде. Секудагы зур кое янына килеп җиткәч: – Шемуил белән Давыт кайда? – дип сорады. – Найотта алар, Рамаһ янәшәсендә, – дип җавап бирделәр аңарга. 23Шаул Найотка таба – Рамаһка юл алды. Әмма аңа да Аллаһы Рухы иңеп, ул Рамаһ янындагы Найотка аяк басканчы юл буенча пәйгамбәрлек кылып килде. 24Аннары, өстендәге киемнәрен салып ташлап, Шемуил каршында пәйгамбәрлек итте; шул көнне ул көнозын һәм төн буе ялангач килеш җирдә ятып чыкты. Әнә шуннан соң «Әллә инде Шаул да пәйгамбәр булганмы?!» дигән гыйбарә телгә кереп калды.
Copyright information for
TatIBT15