1 Samuel 20
Йонатан белән Давытның вәгъдәләшүе
1Давыт, Рамаһ янындагы Найоттан качып, Йонатан янына килде һәм аңардан: – Нинди яман эш кылдым мин һәм гаебем нидә? Атаң мине үтерергә җыенырлык нинди гөнаһым бар аның каршында? – дип сорады. 2– Юк, үлмисең син! – диде аңа Йонатан. – Атам, миңа хәбәр итмичә, олы эшкә дә, кечесенә дә тотынмый. Бу юлы да үзенең ниятен нигә миннән яшереп торыр икән?! Юк, андый хәл булмас! 3Әмма Давыт, ант итеп, болай диде: – Синең миңа карата булган илтифатың атаңа бик яхшы мәгълүм, шуңа күрә ул: «Йонатан, белеп, борчылып тормасын», – дип уйлыйдыр. Раббы да, син дә – шаһит: минем белән үлем арасында бары бер адым! 4Йонатан шунда Давытка: – Синең өчен мин җаның теләгәннең һәммәсен эшләрмен, – дип вәгъдә бирде. 5Давыт аңа болай диде: – Иртәгә Яңа ай бәйрәме, шул сәбәпле мин иртәгә патша белән бер өстәл янында утырып ашарга тиешмен; ләкин син мине җибәрсәң, мин берсекөнгә кичкә кадәр кырда яшеренеп торыр идем. 6Әгәр атаң минем юклыкны абайласа, син аңа: «Давыт үз шәһәренә – Бәйт-Лехемгә кайтып килергә миннән рөхсәт сораган иде, чөнки йорт-гаиләләренең ел да корбан китерә торган вакыты җитте», – дип әйт. 7Әгәр ул моңа каршы: «Ярый, яхшы», – дисә, синең колыңа куркыныч янамый дигән сүз; ә инде аның ачуы чыкса, белеп тор: ул миңа каршы золым кылырга җыена. 8Син исә – минем белән дус булырга Раббы каршында вәгъдәләшкән кеше, шуңа күрә колыңа тугры калып мәрхәмәт күрсәт: нинди дә булса гаебем бар икән, нигә мине атаң каршына алып барып торырга, үзең генә үтер! 9– Синең белән андый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде Йонатан. – Әгәр мин атамның күңелендә сиңа карата явыз ният барлыгын төгәл белсәм, әллә сиңа бу хакта хәбәр итмәм дип уйлыйсыңмы?! 10– Әгәр атаң сиңа кырыс җавап бирә калса, кем кисәтер мине? – дип сорады Давыт Йонатаннан. 11– Әйдә кырга чыгыйк әле, – диде Йонатан, һәм алар икесе бергә кырга чыгып киттеләр. 12– Исраилнең Раббы Алласы Үзе шаһит! – диде Йонатан. – Иртәгә шушы вакытларда яисә берсекөнгә мин атамның уй-ниятләрен белешермен. Әгәр аның мөнәсәбәте сиңа карата яхшы булса, сиңа шундук хәбәр итәрмен. 13Әмма атам сиңа каршы нинди дә булса явызлык эшләргә җыенып, бу хакта мин сиңа хәбәр итмәсәм һәм исән-имин качып китәргә юл куймасам, Раббы мине каты җәзага тартсын! Кайчандыр атамның юлдашы булган кебек, Раббы синең юлдашың булсын! 14– 15Ләкин син дә, әгәр әле мин исән булсам, тугрылыгыңны саклап, Раббыдай мәрхәмәтеңне күрсәт. Ә инде алай-болай гомерем киселсә, Раббы хәтта җир йөзеннән синең бөтен дошманнарыңны кырып бетерсә дә, минем гаиләмне мәңгегә мәрхәмәтеңнән ташлама. 16Шул рәвешле, Йонатан: «Давытның дошманнарын Раббы Үзе җавапка тартсын!», – дип, Давыт нәселе белән килешү төзеде. 17Давытны үзен яраткан кебек яратканга күрә, Йонатан аңа булган мәхәббәте хакына Давытны кабат ант иттерде. 18– Иртәгә Яңа ай бәйрәмендә синең юклыгыңны күрерләр, чөнки синең урының буш булачак, – диде Йонатан. 19– Шуңа күрә берсекөнгә, элек яшеренгән урыныңа төшеп, Азел ташы янына утыр. 20Мин, төзәгән булып, өч угымны шул тарафка атармын 21һәм: «Бар, укларны тап», – дип, берәр малайны эзләргә җибәрермен. Әгәр мин аңа: «Әнә, уклар синең артыңда, үрелеп ал», – дисәм, минем янга чыгарсың; димәк, сиңа куркыныч янамый. Раббы Үзе шаһиттыр: сиңа берни булмаячак! 22Инде дә мин малайга: «Әнә, уклар каршыңда ята», – дисәм, син үз юлың белән китәргә тиеш булырсың; димәк, Раббының ихтыяры шундый. 23Безнең арадагы килешү хакында исеңнән чыгарма – Раббы моңа мәңгелек шаһиттыр! 24Шуннан Давыт кырга китеп яшеренде. Ул арада яңа айга керделәр, һәм патша бәйрәм табынына утырды. 25Патша, гадәттәгечә, дивар буендагы үз урынына – Йонатан каршысына килеп урнашты ▼▼ …Йонатан каршысына килеп урнашты… – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: Йонатан урыныннан торып басты.
; Шаулның янәшәсенә Әбнер утырды, Давытның урыны исә буш калды. 26Ул көнне Шаул һични әйтмәде, Давыт, бер-бер хәлгә юлыгып, пакьләнү йоласын үтәргә өлгермәгәндер, дип уйлады. 27Яңа ай бәйрәменең икенче көне җитте, ә Давытның урыны буш килеш кала бирде. Моны күреп, углы Йонатанга Шаул: – Ни өчен Ишай углы кичә дә, бүген дә аш мәҗлесенә килмәде? – дип сөаль бирде. 28Йонатан Шаулга болай дип җавап кайтарды: – Давыт Бәйт-Лехемгә кайтып килергә рөхсәт сорады. 29Ул миңа: «Китәргә рөхсәт ит, чөнки безнең шәһәрдә минем йорт-гаиләм корбан китерергә җыена, абыем өйгә кайтырга кушты. Әгәр мин синең күңелеңдә илтифат казанганмын икән, туганнарым белән күрешеп килергә җибәр», – диде. Шул сәбәпле патша чакырган аш мәҗлесенә Давыт килә алмады. 30Углы Йонатанга Шаулның бик каты ачуы чыкты. Ул аңа: – Син – юньсез һәм үзсүзле әңкәңнең углы! – диде. – Әңкәңне һәм үзеңне мәсхәрәгә калдырып, Ишай углы белән дуслашуыңны мин белмидер дип уйлыйсыңмы?! 31Ишай углы җир йөзендә яшәгән чакта, синең исән каласың да, патшалыгың да буласы юк! Ә хәзер, берәрсен җибәреп, Давытны минем катыма алып кер, чөнки аның үлеме котылгысыз! 32Шуннан Йонатан үзенең атасы Шаулдан: – Нәрсә өчен син аның җанын кыярга җыенасың? Нинди начарлык кылды ул сиңа? – дип сорады. 33Әмма Шаул, Йонатанны үтермәкче булып, аңа төбәп сөңгесен атты. Шунда Йонатан үз атасының Давытны үтерергә катгый карар кылганын аңлады. 34Йонатан, ачуы кайнаган хәлдә, өстәл яныннан китеп барды. Яңа ай бәйрәменең икенче көнендә ул тамагына ризык капмады, чөнки атасының Давытка булган мөнәсәбәте аны хәсрәткә салды. 35– 36Икенче көнне иртән Йонатан, бер кечкенә малайны ияртеп, Давыт белән алдан килешенгән вакытка кырга чыкты һәм малайга: – Бар, йөгер, мин аткан укларны эзлә, – диде. Малай йөгереп китте, ә ул укларын малайдан ераграк төшәрдәй итеп очыра башлады. 37Малай ук төшкән урынга якынлаша башлагач, Йонатан аның артыннан: – Әнә, кара, ук алдыңда ята! – дип кычкырды. 38Аннары малай артыннан Йонатан тагын кычкырды: – Тизрәк йөгер, тукталма! – диде. Малай, укларын җыеп, хуҗасы янына килде. 39Ул берни белми калды; эшнең асылы бары Йонатан белән Давытка гына мәгълүм иде. 40Аннары Йонатан үзенең коралын малайга тоттырды да: – Бар, шәһәргә алып кайт, – диде. 41Малай киткәч, Давыт калкулык артыннан ▼▼ …калкулык артыннан… – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: көньяк тарафтан.
чыкты һәм Йонатан каршына килеп өч тапкыр җиргә кадәр башын иде. Аннары алар, бер-берсен үбеп, елап җибәрделәр, Давыт бик озак тынычлана алмады. 42Йонатан Давытка әйтте: – Юлың имин булсын! Без дуслар булырга бер-беребезгә Раббы исеме белән антлы вәгъдә бирдек: «Синең белән минем арада, безнең нәселләр арасында Раббы мәңге Үзе шаһит булачак!» – дидек. 43Давыт урыныннан кузгалып китеп барды, Йонатан исә шәһәргә әйләнеп кайтты.
Copyright information for
TatIBT15