1 Samuel 21
Давытның Шаулдан качып йөрүе
1Давыт Ноб шәһәренә – Әхимәлик атлы рухани янына килде. Әхимәлик, куркудан дер калтырап, аның каршына чыкты һәм: – Нишләп син берьялгызың йөрисең? Нигә янәшәңдә беркем юк? – дип сорады. 2Рухани Әхимәликкә Давыт: – Патша миңа бер эш йөкләде һәм: «Сине ни өчен һәм ни йомыш белән җибәргәнемне берәү дә белергә тиеш түгел», – диде. Шуңа күрә мин егетләремне килешенгән урында калдырдым. 3Ә хәзер син миңа биш ипи, яисә кул астыңда нәрсә бар, шуны бир, – диде. 4– Кул астымда гади ипи юк минем, изге икмәк ▼▼ Изге икмәк – изге чатырга Аллаһыга бүләк рәвешендә куела торган махсус икмәк. Гадәттә, аны руханилар гына ашый алган.
кенә бар. Синең кешеләрең хатын-кыз белән мөнәсәбәткә кермәгән булсалар, әлеге икмәкне ашый алалар, – дип җавап бирде Давытка рухани. 5– Шушы сәфәребездә һәрвакыттагыча безнең белән хатын-кызлар булмады, – диде аңа Давыт. – Гади сәяхәттә дә кешеләремнең тәннәре пакь була, бу юлы исә бигрәк тә пакьтер. 6Башка ипи булмагач, рухани аңа изге икмәкне бирде. Әлеге икмәк, Раббы каршысыннан алынып, шул көнне пешкән яңа икмәк белән алыштырылды. 7Ул көнне анда, Раббы хозурында, Шаулда көтүчеләр башлыгы булып хезмәт итүче эдоми Дүәг тә бар иде. 8Аннары Давыт Әхимәликтән: – Синең биредә берәр сөңге яисә кылычың юкмы? – дип сорады. – Чөнки мин үзем белән кылыч та, башка корал да алырга өлгермәдем; патшаның йомышы бик ашыгыч иде. 9– Имәннәр үзәнендә син җиңгән пелешти Галиатның кылычы бар биредә. Әнә, эфод артында, киемнәргә төреп куелган. Теләсәң, шуны ал. Биредә бүтән кылыч юк, – диде рухани. Давыт аңа: – Бир миңа шуны. Аңа тиң булырдай бүтән корал юктыр, – диде. 10Давыт шул көнне үк, Шаулдан качып, Гәт патшасы Әкиш янында сыену тапты. 11Хезмәтчеләре исә Әкишкә: – Исраил патшасы Давыт түгелме соң бу?! «Шаул меңне үтерде, Давыт исә – ун меңне!» – дип, бии-бии аңа дан җырладылар түгелме?! – диделәр. 12Давыт әлеге сүзләрне күңеленә салып куйды һәм Гәт патшасы Әкиштән шикләнә башлады. 13Шуннан Давыт, йөзләрен үзгәртеп, акылын җуйган кеше сыман кылана башлады: сакалы буйлап селәгәен агызып, ишек-капкаларга төрле билгеләр сызгалап йөрде. 14– 15– Күрмисезмени, акылдан язган кеше бит бу; нәрсәгә дип минем янга алып килдегез аны? – диде Әкиш үзенең хезмәтчеләренә. – Минем алда шамакайланып торырга аңардан башка тилеләр беткәнме әллә?! Шушындый бәндә минем яныма керерме?!
Copyright information for
TatIBT15