‏ 1 Samuel 22

1Давыт, Гәт шәһәреннән китеп, Адуллам мәгарәсендә яшеренде. Ир туганнары һәм атасы йортындагылар, Давытның кайда яшеренеп ятканын белеп, аның янына килделәр. 2Шулай ук кыерсытылган байтак кына адәмнәр, бурычларын түли алмаучылар, рәнҗетелгәннәр дә аның янына килеп сыенды; тора-бара шуларның саны дүрт йөзгә җитеп, Давыт аларның башлыкларына әверелде. 3Давыт шуннан, Мәаб Миспасына килеп, Мәаб патшасына:

– Аллаһының миңа ни-нәрсә кыласын белгәнчегә кадәр, ата-анам сездә калып торсын әле, – диде.

4Давыт үзе тау-ташлар арасында яшеренеп яткан арада, аның ата-анасы Мәаб патшасы янында яши бирде. 5Әмма беркөнне Гәд пәйгамбәр Давытка:

– Син анда яшеренеп ятма, Яһүдә җиренә бар, – диде; һәм Давыт аннан китеп Херет урманына юнәлде.

Руханиларның һәлакәте

6Давытның үз яраннары белән тирә-юньдә күренә башлавы Шаулга барып иреште.

Шаулның, кулына сөңге тотып, Гибгада – калкулыктагы тамариск агачы төбендә, хезмәтчеләре әйләнәсендә утырган вакыты иде.
7 8Үзен әйләндереп алган хезмәтчеләренә ул:

– Тыңлагыз әле мине, Беньямин угыллары! – диде. – Ишай углы сезнең һәммәгезгә басу-кырлар, йөзем бакчалары өләшер һәм барыгызны да меңбашы яки йөзбашы итеп билгеләр дип уйлыйсызмы? Шуңа күрә бөтенегез миңа каршы сүз беркеттегезме? Углым Йонатанның Ишай углы белән дуслашуына берегез-бер күземне ачарга ашыкмады. Углым Йонатан шул колымны миңа тозак корырга котыртканны берегез дә алдан сиздермәде, берегез дә патшаны кызганмады. Моның шулай икәнлеге хәзер ачык күренә.

9Шаулның хезмәтчеләре белән янәшә басып торган эдоми Дүәг шулчак:

– Ишай углының Ноб шәһәренә – Әхитүб углы рухани Әхимәлик янына килгәнен күрдем мин.
10Әхимәлик, Давыт хакында сорап, Раббыга мөрәҗәгать итте, аңа ашарына ризык бирде, кулына пелешти Галиатның кылычын тоттырды, – диде.

11Шуннан Шаул патша үз янына Әхитүб углы рухани Әхимәликне, аның бөтен нәсел-нәсәбен, ягъни Ноб руханиларын үзенә чакыртты. Алар, җыелышып, бөтенесе патша янына килде.

12– Менә нәрсә, Әхитүб углы, – дип сүзен башлады Шаул.

– Тыңлыйм сине, әфәндем, – диде тегесе.

13– Ни өчен син, Ишай углы белән берләшеп, миңа каршы сүз беркеттең? Ни өчен син аңа икмәк һәм кылыч бирдең, аның хакында сорап, Аллаһыга мөрәҗәгать иттең? Хәзер әнә Давыт, миңа каршы баш күтәреп, миңа тозак корып йөри, – дип дәвам итте Шаул.

14Әхимәлик аңа җавап итеп:

– Колларың арасында сиңа Давыттан да тугрырак башка беркемең юктыр, – диде. – Ул – синең киявең һәм җансакчыларың башлыгы; синең бөтен гаиләң аңа хөрмәт белән карый.
15Ләкин мин моңа кадәр дә, Давыт хакында сорап, Аллаһыга мөрәҗәгать итми идеммени?! Юк, патшам, миңа да, атамның туган-тумачасына да гаеп такма. Мин, синең колың, сезнең арадагы эшләр турында берни белмим.

16 17Әмма патша аңа:

– Әхимәлик, син үзең дә, атаңның бөтен нәсел-нәсәбе дә үләргә тиеш! – диде. Аннары янәшәсендә басып торган җансакчыларына: – Барыгыз, Раббы руханиларын үтерегез, чөнки алар Давыт яклыдыр, аның качканын белә торып, миңа хәбәр итмәделәр! – дип боерды.

Ләкин патша хезмәтчеләре Раббы руханиларына кул күтәрүдән баш тартты.
18Шуннан патша теге Дүәгкә:

– Бар, руханиларны син үтер! – дип боерды.

Эдоми Дүәг китте дә руханиларны үтерде; ул көнне Дүәг җитен эфод киюче сиксән биш ир затының гомерен кисте.
19Шуннан соң ул руханилар шәһәре Нобның да бөтен халкын кылычтан уздырды – ирләрнең һәм барлык хатын-кызның, яшүсмерләрнең һәм сабый балаларның, шулай ук үгез-сыерның, ишәк-сарыкларның гомере кылычтан өзелде. 20 21Бары тик Әхитүб углы Әхимәликнең Абъятар исемле малае гына качып котыла алды һәм, Давыт янына килеп сыенып, Шаулның Раббы руханиларын кырып бетерүен сөйләп бирде. 22Шуннан Давыт Абъятарга болай диде:

– Теге көнне анда эдоми Дүәгне күргәч, аның Шаулга барып әләклисен шундук сизенгән идем; атаң гаиләсенең үлемендә мин генә гаепле.
23Син минем янымда кал һәм бернәрсәдән дә курыкма; минем җанны кыярга җыенган кешегә синең җаның да кирәк; син биредә минем канат астында булырсың.

Copyright information for TatIBT15