‏ 1 Samuel 23

Давыт – Кыгыйлә шәһәрендә

1«Пелештиләр Кыгыйләгә һөҗүм иттеләр, ындырларны талыйлар» дигән хәбәр килеп ирешүгә, Давыт, 2Раббыга мөрәҗәгать итеп:

– Пелештиләргә каршы сугышка барыйммы, җиңәрменме мин аларны? – дип сорады.

Раббы аңа:

– Бар, пелештиләргә һөҗүм ит һәм Кыгыйләне коткар, – диде.

3Әмма Давытның иярченнәре:

– Без хәтта монда – Яһүдәдә булып та куркабыз әле, ничек итеп Кыгыйләгә – Пелешет гаскәрләренә каршы барыйк?! – дип, аның белән ризалашмадылар.

4Шуннан Давыт кабат Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа болай дип җавап бирде:

– Урыныңнан кузгал да Кыгыйләгә таба юл ал; пелештиләрне Мин синең кулыңа тапшырырмын.

5Давыт үзенең кешеләре белән Кыгыйләгә юнәлде, шунда пелештиләр белән сугышты, аларның мал-туарын куып алып китте, үзләрен тар-мар китерде һәм, шулай итеп, Кыгыйләнең халкын коткарды.

6Әхимәлик углы Абъятар, Кыгыйләгә Давыт янына качкан чакта, үзе белән эфодын да алып килгән була.

7 8Давытның Кыгыйләгә килүен ишеткәч, Шаул «Аллаһы аны Үзе минем кулга тотып бирде. Капкалары, бикләре булган шәһәргә кереп, Давыт үз аягы белән тозакка эләкте» дигән фикергә килеп, үзенең бөтен гаскәрен яуга күтәрде, чөнки Кыгыйләдәге Давытны һәм аның юлдашларын камап алырга уйлады.

9 10Шаулның явыз нияте Давытка мәгълүм булуга, рухани Абъятарга ул:

– Эфодыңны алып кил әле, – диде; аннары, Раббыга мөрәҗәгать итеп: – И Раббы, Исраил Алласы, синең колыңа хәбәр килеп иреште: Шаул, Кыгыйләгә килеп, минем аркада шәһәрне тар-мар итәргә җыена икән.
11Кыгыйлә халкы мине Шаул кулына тотып бирерме? Синең колың ишеткәнчә, Шаул бирегә чынлап та килергә җыенамы? И Раббы, Исраил Алласы, колыңа җавап бирсәңче! – диде.

– Килер, – дип җавап бирде аңа Раббы.

12Давыт яңадан:

– Кыгыйлә халкы мине һәм минем кешеләремне Шаул кулына тотып тапшырырмы? – дип сорады.

– Тапшырыр, – диде аңа Раббы.

13Шуннан Давыт, үзенең алты йөзләп кешесе белән Кыгыйләдән чыгып китеп, әле анда, әле монда күченеп йөрде. Шаул исә, Давытның Кыгыйләдән киткәнен белгәннән соң, анда бару уеннан кире кайтты.

Давытның таулар арасына качуы

14Давыт күпмедер вакытлар чүлдә – тау-ташлар арасында булды, аннары Зип чүлендәге тауларда яшеренеп ятты. Шаул аны көннең-көнендә эзләүдән туктамады, әмма Аллаһы Давытны Шаул кулыннан саклый килде. 15Давыт, Зип чүлендәге Хорешта тукталгач, Шаулның аны үтерергә чыгуын белде. 16Әмма Шаул углы Йонатан, Давыт янына Хорешка килеп, аның Аллаһыга булган иманын ныгытты:

17– Курыкма, – диде ул Давытка, – атам Шаул сиңа бернинди зыян китерә алмаячак. Син Исраил өстеннән патшалык итәчәксең, мин исә патшалыкта синнән соң икенче кеше булачакмын, һәм атам Шаулга бу хәл мәгълүмдер.

18Шуннан алар Раббы алдында үзара вәгъдә бирештеләр, һәм Йонатан үз өенә кайтып китте, Давыт исә Хорешта калды.

19 20Бервакыт Зип шәһәренең халкы Шаул янына Гибгага килеп:

– Давыт безнең төбәктә – Ешимоннан көньяктарак урнашкан Хакилә калкулыгындагы Хорешта яшеренеп ята, – диделәр. – Үзең теләгән вакытта килә аласың, патшабыз, ә инде аны патша кулына тотып тапшыру – безнең эш.

21 22 23Шаул аларга болай дип җавап бирде:

– Мине кайгырткан өчен, Раббы сезне мөбарәк кылсын! Барыгыз, аның кайда йөргәнен караштырып-күзәтеп, тагын бер кат тикшерегез, аны кемнәр күргән, шуны белешегез, чөнки ул бик тә хәйләкәр диләр. Ул яшеренә торган бөтен аулак урыннарны күзәтеп-карап чыгыгыз да төгәл җавап белән минем катыма әйләнеп кайтыгыз, шуннан соң мин сезнең белән барырмын. Әгәр ул анда икән, Яһүдәдәге бөтен гаиләләрне тикшереп чыгарга кирәк булса да, мин аны барыбер табармын.

24Шуннан алар, урыннарыннан кузгалып, Шаулдан элегрәк Зипкә кайтып киттеләр. Бу вакытны исә Давыт үзенең кешеләре белән Ешимоннан көньяктарак урнашкан тигезлектә – Магон чүлендә иде. 25Шаул, үзенең кешеләрен ияртеп, аны эзләргә китте. Әмма Давытны бу хакта кисәтеп өлгергән иделәр инде – ул Магон чүлендәге таш кыялар арасына китеп яшеренде. Шул хакта ишеткәч, Шаул, Давытны эзәрлекләп, Магон чүленә китте. 26Шаул тауның бер ягыннан барды, Давыт исә үзенең кешеләре белән тауның икенче ягында иде. Давыт мөмкин кадәр тизрәк Шаулдан ерагаерга ашыкты, Шаул исә, үзенең иярченнәре белән тауны әйләнеп чыгып, Давытны эләктерергә омтылды. 27 28Шулчакны Шаул янына хәбәрчесе килеп:

– Тизрәк өеңә ашык! Пелештиләр безнең җиргә һөҗүм итте! – диде, һәм Шаул, Давытны эзәрлекләвеннән туктап, пелештиләр белән сугышырга китте. Шул сәбәпле әлеге урын Села-Һаммахлекут
Села-Һаммахлекут – яһүдчә «аерып торучы кыя» мәгънәсендә.
дип атала башлады.

Copyright information for TatIBT15