‏ 1 Samuel 25

Шемуилнең вафаты. Навал һәм Абигәйль

1Көннәрдән беркөнне Шемуил дөнья куйды, һәм бөтен Исраил халкы аның янына җыелып килде, кайгыдан ачы күз яшьләре түкте. Исраил халкы Шемуилне үз йортында – Рамаһ шәһәрендә гүргә иңдерде.

Шушы хәлләрдән соң Давыт, әүвәлге урынын калдырып, Паран чүленә төште.

2 3Биредә, Магон каласында, бай вә нык тормышлы бер кеше яши, һәм аның өч мең сарыгы, бер мең кәҗәсе бар иде. Кәлеб нәселенә караган әлеге Навал
Навал – яһүдчә «аңгыра», «мәнсез», «дуамал» мәгънәсендә.
рәхимсез вә явыз бер бәндә булып, аның Абигәйль исемле, зирәк акыллы вә чибәр хатыны бар иде.

Навал ул көннәрдә Кәрмил шәһәре янындагы үз утарында сарык йоны кырку белән мәшгуль иде.
4Чүлдә чакта Давыт, Навалның сарык йоны кыркый башлавын белеп, 5аның янына үзенең ун егетен юллады һәм аларга болай диде:

– Кәрмилгә менеп, Навалга минем сәламнәремне күндерегез
6һәм аңа, кардәшемә, түбәндәге сүзләрне җиткерегез: «Синең үзеңә вә йортыңа, бар булган мөлкәтеңә иминлек телибез. 7Сезне сарык йоны кыркырга тотынгансыз дип ишеткән идем. Көтүчеләрең Кәрмилдә чакта без аларга җәбер-золым күрсәтмәдек, бер әйберләре дә югалмады. 8Хезмәтчеләреңнән сорашып бел, алар моны раслар. Син дә минем егетләремә якты чыраеңны күрсәт, чөнки без синең катыңа хәерле сәгатьтә килдек. Колларыңа һәм Давыт углыңа булдыра алганча хәзинәңдә барыннан өлеш чыгарсаң иде».

9Давытның кешеләре, Навал янына килеп, әлеге сүзләрнең һәммәсен Давыт исеменнән аңа җиткерделәр һәм җавап көтеп тынып калдылар. 10Әмма Давытның хезмәтчеләренә Навал:

– Ишай углы Давыт дигәнегез кем була инде ул? Хуҗасыннан качучы коллар бу арада күбәеп китте әле!
11Икмәгемне дә, суымны да, сарык йоны кыркучыларга дип әзерләгән итемне дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән кешеләргә бирергәме хәзер?! – дип җавап кайтарды.

12Давыт кешеләре килгән юлларыннан кире киттеләр һәм, тукталган урыннарына әйләнеп кайтып, әлеге сүзләрнең һәммәсен түкми-чәчми Давытка җиткерделәр. 13Шуннан Давыт аларга:

– Билегезгә кылычларыгызны тагыгыз! – дип боерды.

Һәммәсе, шулай ук Давыт үзе дә кылычын такты, һәм Давыт артыннан дүрт йөзләп кеше кузгалды, ике йөзе олаулар янында калды.

14Хезмәтчеләрдән берәү исә Навал хатыны Абигәйльне:

– Безнең әфәндебезгә сәламен күндерергә дип, Давыт чүлдән үзенең илчеләрен җибәргән иде, ләкин алар белән Навал бик дорфа сөйләште.
15 16Әлеге кешеләр безгә карата бик тә игелекле булдылар, без алардан бернинди җәбер-золым күрмәдек, алар белән утлауларда йөргән чакта, безнең бернәрсәбез югалмады. Давыт кешеләре янында көтү көткәндә, алар безне көн-төн саклады. 17Шулай булгач, үзең уйлап кара да берәр фикергә кил, чөнки безнең хуҗабызга һәм аның йортына зур куркыныч яный. Навал үзе – мәнсез кеше, аның белән аңлашып була торган түгел, – дип кисәтеп өлгергән иде.

18 19Шуннан Абигәйль, озын-озак уйлап тормыйча, ике йөз данә икмәк, ике күрек шәраб, биш сарык түшкәсе, биш үлчәм
…үлчәм… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: сеа (ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 7,3 л).
кыздырган орлык, йөз бәйләм йөзем, ике йөз бәйләм инҗирне ишәкләренә төяде дә үзенең хезмәтчеләренә:

– Сез алдан барыгыз, ә мин – сезнең арттан, – диде. Ире Навалга ул берни әйтеп тормады.

20Абигәйль, ишәккә атланып, бормалы тау юллары буйлап түбән төшеп барганда, Давыт үзенең яраннары белән аңа каршы туры килде, һәм Абигәйль алар белән очрашты. 21Аннан алда гына Давыт: «Әйе, чүлдә чакта бер әйбере дә югалмасын өчен әлеге кешенең мал-мөлкәтен гел юкка каравыллаганмын икән. Хәзер әнә ул миңа яхшылыкка яманлык белән кайтара. 22Әгәр иртәгәге көннең таңына Навал йортындагы хет бер ир-ат заты минем кулдан исән калса, Аллаһы мине каты җәзага тартсын!» – дип уйлап куйган иде. 23Давытны күрүгә, Абигәйль ашыгып ишәгеннән төште һәм, билен бөгеп, йөзе белән җиргә орынды. 24Давытның аягына егылып, ул болай дип сүзен башлады:

– Мин генә гаеплемен, әфәндем минем. Колыңа сөйләргә рөхсәт итсәңче һәм аның сүзләренә колак салсаңчы.
25Әлеге явыз бәндә Навалга әфәндем игътибар итмәсә иде, чөнки аның исеме җисеменә бик тә туры килә: Навал атлы ул, дуамаллыгы да үзеннән ерак йөрми. Ә мин исә, синең колың, әфәндем җибәргән хезмәтчеләрне күрми калдым. 26Раббы да, син дә – шаһит: кан коюдан һәм үч алудан синең кулыңны тыеп калган Раббы дошманнарыңны һәм син әфәндемә карата күңелләрендә ачу-мәкер саклаучыларның һәммәсен Навал сыман итсен! 27Әфәндемә дип алып килгән шушы бүләк-күчтәнәчләрне синең кешеләреңә тапшырырга рөхсәт итсәңче. 28Мин колыңның гаебен кичер! Син әфәндемнең йортын Раббы, һичшиксез, көчле итәр, чөнки син, әфәндем, Раббының сугышларын алып барасың. Кешеләр беркайчан синең эш-гамәлеңдә явызлык таба алмас! 29Җаныңны кыймакчы булып кемдер сине эзәрлекли башласа да, син әфәндемнең җаны Раббы Аллаң кулында тормыш төене булып бәйләнер, ә дошманнарыңның җанын Ул, ташаткычтан атылган таш сыман, читкә алып ыргытыр. 30Раббы, син әфәндемә Үзе вәгъдә иткән игелекләрне кылып, сине Исраилнең юлбашчысы итеп билгеләгәч, 31нахакка кан коеп үч алудан үземне тыеп калмадым, дип әфәндемнең күңеленә борчу-хәсрәт кереп ояламасын иде. Раббы сиңа Үзенең игелеген кылганнан соң, мин колыңны исеңә төшерергә онытма.

32 33– Минем каршыма сине җибәргән өчен, Раббыга – Исраил Алласына – мактау-шөкерләр яусын! – диде аңа Давыт. – Синең зирәк акылыңа һәм синең үзеңә дә мөбарәк фатихалар булсын, чөнки син мине бүген кан коюдан, үзем өчен үч алудан аралап калдың. 34Ләкин сиңа явызлык кылудан мине саклап кала алган Раббы – Исраил Алласы – Үзе шаһиттыр: әгәр минем каршыга килергә ашыкмаган булсаң, иртәгәге көннең таңына Навал йортында бер генә ир заты да исән калмаган булыр иде!

35Шуннан Давыт Абигәйль алып килгән нигъмәтләрне аның кулыннан алды һәм:

– Бар, хәере белән өеңә кайт. Мин, сине тыңлап, гозереңне үтәргә булдым, – диде.

36Шуннан Абигәйль Навал янына өенә кайтты. Ире исә патшаларныкы белән тиңләшердәй сый мәҗлесе җыйган, үзе инде бик тә кәефле һәм шактый исерек иде. Абигәйль аңа иртәнгә кадәр бернәрсә әйтмәде. 37Иртәгесен Навал сәрхушлегеннән айнып, хатыны аңа һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп биргәннән соң, ирнең йөрәге убылып төшкән сыман булды, һәм ул таштай катып калды. 38Ун көн чамасы вакыт үтүгә, Раббы Навалның гомеренә чик куйды, һәм ул җан тәслим кылды. 39Навалның үлүе турында ишеткәч, Давыт:

– Мине мәсхәрә иткән Навалдан үч алган һәм Үзенең колын явыз гамәл кылудан саклап калган Раббыга мактау-шөкерләр яусын! Навалның явызлыгы Раббы ярдәме белән аның үз башына төште, – диде.

Аннары Давыт, Абигәйльне үзенә хатынлыкка алырга теләге барлыгын белдереп, аңа яучыларын җибәрде.
40Давытның хезмәтчеләре, Абигәйль янына Кәрмилгә килеп:

– Давыт безне синең яныңа җибәрде, ул сине үзенә хатынлыкка алырга тели, – диделәр.

41Абигәйль, урыныннан торып, җиргә кадәр башын иде һәм:

– Мин – аның колыдыр, хезмәтчегә әйләнеп, әфәндем хезмәтчеләренең аякларын юарга әзермен, – диде.
42Аннары, тиз генә җыенып, ишәгенә чыгып утырды да үзенең биш хезмәтче хатын-кызы вә Давытның кешеләре белән бергә юлга кузгалды. Шулай итеп, Абигәйль Давытның хәләленә әйләнде.

43Давыт изрегыллы Ахиногамга да өйләнде, һәм аның ике хатыны булды. 44Шаул исә үзенең кызын – Давытның элекке хатыны Микәлне – тумышы белән Гәллимнән булган Лаиш углы Палтигә кияүгә бирде.

Copyright information for TatIBT15