1 Samuel 26
Давытның яңадан да Шаул җанын саклап калуы
1Зип шәһәренең халкы Шаул янына Гибгага килеп: – Давыт бездә, Ешимон янындагы Хакилә таулыгында яшеренеп ята, – диделәр. 2– 3Шуннан Шаул, Давытны эзләргә дип, бөтен Исраил җиреннән сайлап җыелган өч мең кешесен ияртеп, Зип чүленә төште һәм Ешимон янындагы юл буена – Хакилә таулыгына килеп урнашты. Бу вакытны исә Давыт, чүлдә булып, Шаулның алар эзенә басып килгәнен күреп торды. 4– 5Давыт, үзенең күзәтчеләрен җибәреп Шаулның чынлап торып килүенә тагын бер кат инанганнан соң, урыныннан кузгалып китте һәм Шаул станына юнәлде, шунда Шаул белән аның гаскәр башлыгы Нер углы Әбнер йоклаган урынны күрде: Шаул үзе урта бер җирдә, сугышчылар исә аның әйләнә-тирәсендә урнашкан иде. 6– Кем минем белән Шаул станына бара? – дип сорады шунда Давыт хитти Әхимәликтән һәм Йоавның ир туганы булган Сәрүя углы Әвишәйдән. – Мин барам синең белән! – дип җавап бирде Әвишәй. 7Давыт белән Әвишәй, төн җиткәч, Шаул тукталган урынга килделәр; сөңгесен баш очына кадап, Шаул үзе урта бер җирдә, Әбнер һәм башка сугышчылар исә аның әйләнә-тирәсендә йоклап ята иде. 8– Менә, Аллаһы дошманыңны Үзе синең кулыңа тапшыра. Сөңге белән бер сугуда җиргә кадаклап куйыймчы шуны! Миңа ике кат сугып торырга да кирәкми, – диде шулчак Әвишәй Давытка. 9– 10Әмма Давыт: – Тимә син Шаулга, Раббы сайлаган кешегә кул күтәргән берәр адәмнең җәзасыз калганы бармы?! – дип, аны туктатты. – Раббы Үзе шаһиттыр: җәзасын Ул Үзе бирсен! Вакыты җитсә, гомере үзе дә киселер. Бәлки әҗәле аны сугыш кырында табар. Ләкин Раббы тарафыннан билгеләнгән кешегә кул күтәрүдән Раббы мине Үзе сакласын. 11Ә хәзер баш очындагы сөңгесе белән су савытын ал да – китик! 12Давыт Шаулның баш очындагы сөңгесе белән су савытын алды да, алар килгән юлларыннан кире киттеләр. Аларның Шаул тукталган урынга килүен беркем белмәде-күрмәде һәм беркем уянмады, чөнки Раббыдан бик каты йокы иңгән булып, һәммәсе тирән йокыга талган иде. 13Аннары Давыт үзәннең икенче ягына чыкты да тау битенә менеп басты, аларның арасы шактый ерак иде. 14– Җавап бир, Әбнер! – дип кычкырды ул Нер углы Әбнергә һәм аның сугышчыларына. – Кем син, ник кычкырасың патшага? – дип сорады аңардан Әбнер. 15– Синең гаярь ир-егет икәнең һәркемгә мәгълүмдер. Исраилдә синең белән кем тиңләшә алыр икән?! Тик ни өчен соң син үзеңнең әфәндең патшаны начар саклыйсың? Чөнки берәү, килеп, синең әфәндең патшаны үтермәкче иде. 16Бик зур ялгышлык кылдың син. Раббы Үзе шаһиттыр: патшалыкка Ул ихтыяр кылган әфәндегезне сакламаган өчен, сез үлем җазасына лаек! Патшаның баш очындагы сөңгесе белән су савыты кая? – диде Давыт Әбнергә. 17– 18– 19Шаул, Давытның тавышын танып, аңардан: – Давыт углым, синең тавышмы бу? – дип сорады. – Әйе, бу минем тавыш, патша әфәндем, – дип җаваплады Давыт һәм, өстәп: – Ни сәбәпле әфәндем үзенең колын эзәрлекли? Нәрсә эшләдем соң мин? Нинди явызлык кылдым? – дип сорады. – Патша әфәндем колының сүзләренә колак салса иде: әгәр Раббы синең күңелеңдә миңа каршы нәфрәт уяткан булса, китерелгән корбан белән Раббы канәгатьлек тапсын. Әгәр инде синең күңелеңдә миңа карата нәфрәтне адәм балалары уяткан икән, аларга Раббының иң каты каһәре төшсен, чөнки алар: «Бар, чит-ят илаһларга табын», – дип, мине Раббының биләмәсеннән ▼▼ …Раббының биләмәсеннән… – «Исраил җиреннән» мәгънәсендә.
аердылар. 20Раббыдан еракта, чит җирләрдә каным коелмаса иде минем, чөнки Исраил патшасы, тау-таш арасында көртлек куып йөргән кеше сыман, сыңар борча эзләп, өеннән чыккан. 21– Гөнаһ эш кылдым мин, – диде аңа Шаул, – кире кайт, Давыт углым, башкача һичнинди җәбер-золым күрмәссең миннән, чөнки син бүген гомеремнең сиңа кадерле булуын расладың; ахмаклык кылдым мин, зур гөнаһ эшләдем. 22– Менә патшаның сөңгесе, – дип җавап бирде Давыт. – Берәр егет бире килеп алып китсен аны. 23Раббы һәркайсыбызның тәкъвалыгына вә тугрылыгына карап тиешлесен бирсен! Бүген Раббы синең язмышны минем кулга тапшырган булса да, Раббы тарафыннан билгеләнгән патшага кулым күтәрелмәде. 24Бүген синең гомерең миңа ничек кадерле булса, шулай ук минем гомер дә Раббы өчен кадерле булып, Ул мине төрле бәла-казалардан Үзе сакласын! 25Шушы сүзләрдән соң Шаул Давытка болай диде: – Фатихалы син, Давыт углым: нәрсәгә тотынсаң да, уңышка ирешерсең! Шуннан Давыт үз юлы белән китеп барды, Шаул исә өенә әйләнеп кайтты.
Copyright information for
TatIBT15