1 Samuel 29
Пелешет яубашларының Давытка ышанмавы
1Пелештиләр, бөтен гаскәрләрен җыйнап, Афык янына килеп тупландылар, исраилиләр исә Изрегылдагы чишмә буенда урнаштылар. 2Пелешет идарәчеләре йөзәрләп, меңәрләп бүленгән сугышчылар белән алдан барды, Давыт исә үзенең яраннары һәм Әкиш белән алар артыннан атлады. 3Пелешет яубашлары: – Бу гыйбриләр нишләп йөри монда? – дип, гаҗәпләнеп сорадылар. – Танымыйсызмыни? Исраил патшасы Шаулның Давыт исемле хезмәтчесе ич, – дип җавап бирде аларга Әкиш. – Инде бер елдан артык ул минем янда, минем катыма килеп егылганнан бирле, аңардан бернинди начарлык та күргәнем юк. 4– 5Әмма аның бу сүзләренә Пелешет яубашларының ачуы кабарды, һәм алар Әкишкә: – Ул кешене кайтарып җибәр! Син аңа бүлеп биргән үз җирендә утырсын һәм безнең белән яуга бармасын: сугышта ул безнең дошманга әйләнмәгәе, ирләребезнең башына җитеп, элекке хуҗасының күңелен күрергә тырышмагае! – дип каршы төштеләр. – «Шаул меңне үтерде, Давыт исә – ун меңне», – дип, бии-бии исраилиләр дан җырлаган Давыт шул түгелме соң?! 6Шуннан Әкиш, Давытны чакырып алып: – Раббы Үзе шаһиттыр: син намуслы кешесең! Минем катыма аяк басканнан алып бүгенге көнгә кадәр синең яктан бернинди начарлык күрмәдем; минем белән бергә гаскәремдә хезмәт итүеңә шат булыр идем, ләкин идарәчеләр сине өнәп бетерми. 7Шулай булгач, син хәзер хәере белән кире әйләнеп кайт, Пелешет идарәчеләренең ачуын чыгарма, – диде. 8Әмма Давыт аңа җавап итеп: – Ни гаебем бар минем? Синең катыңа аяк баскан көннән алып шушы мизгелгә кадәр хезмәтчеңнең нинди килешмәгән ягын таптың? Ни өчен мин патша әфәндемнең дошманнары белән сугышырга чыга алмыйм? 9– Минем өчен син Аллаһы фәрештәсе белән тиңләшердәй яхшы кешесең, – дип җавап бирде аңа Әкиш, – әмма Пелешет яубашлары: «Аның безнең белән сугышка баруы мөмкин булмаган эш!» – дип, миңа каршы килделәр. 10Димәк ки, иртәгә иртән син үзең һәм синең белән бергә килгән әфәндең Шаулның коллары яктыра башлауга биредән китәрсез. 11Иртәгесен Давыт һәм аның иярченнәре, таң белән торып, Пелешет җиренә юл алдылар. Пелештиләр исә Изрегыл тарафына кузгалдылар.
Copyright information for
TatIBT15