1 Samuel 31
Шаул һәм аның угылларының һәлакәте
1Пелештиләр ул чакта исраилиләргә каршы сугыш алып бара иде: Исраил ирләре пелештиләрдән кача башлады, һәм, Гильбога таулыгында тар-мар ителеп, күбесе шунда ятып калды. 2Пелештиләр, Шаул белән аның угылларын куып җитеп, Шаулның угыллары Йонатан, Абинадаб һәм Малки-Шуаны үтерделәр. 3Шуннан соң Шаулның үзенә каршы аяусыз көрәш башланды; укчылар җәяләрдән атарга тотынгач, аның коты алынды. 4Шунда Шаул үзенең корал йөртүчесенә: – Шул сөннәтсезләр килеп җанымны кыйганчы һәм җәсәдемне ▼▼ Җәсәд – гәүдә.
мәсхәрә иткәнче, кылычыңны чыгар да кадап үтер мине, – диде. Әмма аның корал йөртүчесе, куркып, бу эштән баш тартты. Шуннан Шаул кылычын чыгарды да бөтен гәүдәсе белән кылычы өстенә ауды. 5Шаулның җан биргәнен күргәч, корал йөртүчесе шулай ук үз кылычы өстенә ауды, һәм Шаул белән бергә ул да һәлак булды. 6Шул рәвешле, ул көнне Шаул үзе, аның өч углы, корал йөртүчесе һәм барлык сугышчылары бөтенесе бергә кырылып бетте. 7Үзәннең икенче ягында һәм Үрдүн елгасының аръягында яшәүче исраилиләр, Исраил гаскәренең кача башлавын һәм Шаул белән аның угылларының җан биргәнен күреп, яшәгән шәһәрләрен ташлап киттеләр. Пелештиләр исә шул шәһәрләргә килеп яши башладылар. 8Икенче көнне пелештиләр яу кырында ятып калган Исраил сугышчыларын таларга дип килделәр һәм Гильбога тавында әҗәлләрен тапкан Шаул белән аның өч углын күрделәр. 9Алар Шаулның башын кистеләр, аннары коралларын салдырып алдылар һәм, бу турыда халыкка вә үзләре табына торган пот-сыннар куелган гыйбадәтханәләрдә игълан итәр өчен, Пелешет җиренең бөтен тарафына илчеләрен җибәрделәр. 10Шаулның коралларын Ашторет йортына урнаштырдылар, ә үле гәүдәсен Бәйт-Шан диварына асып куйдылар. 11– 12Гилыгад Явешендә яшәүчеләр пелештиләрнең Шаул белән ни-нәрсә кылганын ишеттеләр, һәм шәһәрнең курку белмәс чая ир-егетләре, юлга кузгалып, төн эчендә Бәйт-Шанга барып җиттеләр дә Шаул белән угылларының мәетләрен, дивардан төшереп, Явешкә алып кайтып яндырдылар. 13Аннары аларның сөякләрен Явештәге тамариск агачы төбенә күмеп, җиде көн буена ураза тоттылар.
Copyright information for
TatIBT15