1 Samuel 7
1Кыръят-Ягарим шәһәрендә яшәүчеләр, килеп, Раббы сандыгын алып киттеләр һәм Абинадаб исемле кешенең калку җиргә салынган йортына илтеп урнаштырдылар, ә аның углы Элгазарга, махсус багышлау йоласы үткәреп, Раббы сандыгын саклауны йөкләделәр.Шемуилнең Исраил белән идарә итүе
2Раббы сандыгын Кыръят-Ягаримгә алып кайтканнан соң, шактый гомер – егерме еллап вакыт үткәч, Исраил халкы күз яшьләре түгә-түгә Раббыны эзли башлады. 3Шунда Шемуил бөтен Исраил халкына болай дип мөрәҗәгать итте: – Әгәр сезнең Раббыга сыенуыгыз ихлас күңелдән булса, сез чит-ят илаһлардан һәм Ашторет ▼▼ Ашторет – кәнганиләрдә мәхәббәт, уңыш-үрчем вә сугыш алиһәсе.
сыннарыннан арынырга тиешсез. Күңелегезне Раббыга беркетеп, Аңа гына хезмәт итегез, шул чагында Ул сезне пелештиләр кулыннан йолып алыр. 4Исраилиләр, Багал ▼▼ Багал – кәнганиләрдә яңгыр һәм давыллар алып килүче, җирне уңдырышлы итүче илаһ.
һәм Ашторет сыннарын чыгарып ташлап, Раббыга гына хезмәт итә башлады. 5Шемуил аларга: – Бөтен Исраил халкы Миспага җыелсын, мин сезнең хакта Раббыга дога кылырмын, – диде. 6Исраил халкы Миспага җыелды һәм, су чумырып алып, аны Раббы каршына китереп түкте ▼▼ …су чумырып алып аны Раббы каршына китереп түкте… – Әлеге йоланы корбан китерү йоласының бер өлеше дип яисә ураза тотканда халыкның су эчүдән тыелуын күрсәтә торган билге дип аңларга мөмкин.
. Шул көнне халык: «Раббы алдында гөнаһ эш кылдык без!» – дип такмаклый-такмаклый ураза тотты. (Шемуил Миспада Исраил угылларының хөкемчесе булды.) 7Исраил угылларының Миспада җыйналганын белеп, Пелешет хуҗалары исраилиләргә каршы күтәрелде. Әлеге хәбәр килеп ирешкәннән соң, исраилиләр, пелештиләрдән куркып, 8Шемуилдән: – Раббы Аллабызга ялварудан туктама, безне пелештиләр кулыннан коткарып калсын! – дип үтенделәр. 9Шуннан Шемуил бер бәрәнне анасының имчәгеннән аерып алды да, аны тулаем яндырып, Раббыга корбан китерде һәм Исраил өчен догалар юллады. Раббы аның догаларын кабул итте. 10Шемуил тулаем яндыру корбаны китергән мәлдә, Пелешет гаскәрләре Исраилгә каршы яуга күтәрелде. Әмма ул көнне Раббы пелештиләр өстендә дөбердәтеп күкләрне күкрәтте – тегеләрнең тәмам котлары алынды, һәм алар Исраил сугышчылары тарафыннан тар-мар ителде. 11Исраилиләр, Миспа чикләрен үтеп Бәйт-Карга җиткәнче, пелештиләрне кыра-кыра артларыннан эзәрлекләп бардылар. 12Шуннан Шемуил, бер таш алып, аны Миспа белән Шен арасына утыртып куйды да «Раббы шушы урынга кадәр безгә булышты» дигән сүзләр белән әлеге ташка Эбен-Эзер ▼▼ Эбен-Эзер – яһүдчә «ярдәм ташы» мәгънәсендә.
дип исем кушты. 13Шул рәвешле, җиңелү ачысын татыган Пелешет халкы башкача Исраил чиген үтеп кермәс булды, һәм, Шемуил исән чакта, Раббының кулы пелештиләрне тыеп торды. 14Кайчандыр пелештиләр яулап алган Экрон белән Гәт арасында булган бөтен шәһәрләр һәм аларның әйләнә-тирәсендәге җирләр кабат Исраилгә әйләнеп кайтты. Исраил белән амориләр арасында да тынычлык урнашты. 15Шемуил, үзе исән чакта, гомере буе Исраил хөкемчесе булып кала бирде: 16елның елында ул, әле Бәйт-Элгә, әле Гилгәлгә, әле Миспага килеп, һәр барган җирендә Исраил халкына үзенең хөкем карарларын чыгара торды. 17Шул шәһәрләрдән ул гел Рамаһка әйләнеп кайта иде, чөнки аның төп йорты Рамаһта булып, ул шунда да Исраилгә хөкемнәрен чыгарды, Раббыга багышланган мәзбәхне дә шунда корды.
Copyright information for
TatIBT15