1 Samuel 9
Шаулның Шемуил белән очрашуы
1Беньямин ыругында Кыйш атлы могтәбәр бер адәм бар иде. Кыйш үзе Абиел углы булып, Абиел – Сәрур, Сәрур – Бәкүрәт, Бәкүрәт исә Беньямин нәселеннән Апиях углы иде. 2Шул Кыйшның Шаул исемле яшь чибәр углы бар иде. Буе-сыны белән ыругдашларыннан бер башка биегрәк булган әлеге Шаул кебек күркәм егет бөтен Исраил җирендә берәү генә иде. 3Көннәрдән беркөнне Шаул атасы Кыйшның ана ишәкләре югалды. Кыйш үзенең углы Шаулга: – Үзең белән берәр хезмәтче ал да ишәкләрне юллап алып кайт, – диде. 4Шаул, ишәкләрне эзли-эзли, таулы Эфраим төбәген кичте, Шалиша җирләрен үтте, әмма малларын таба алмады. Шагалим җирендә дә терлекләр юк иде. Беньямин өлкәсендә дә ишәкләрне очратмадылар. 5Суф дигән җиргә килеп җиткәч, Шаул үзенең юлдаш хезмәтчесенә: – Өйгә әйләнеп кайтыйк, югыйсә атамда ишәк кайгысы бетеп, ул инде безнең хакта борчыла башлагандыр, – диде. 6Әмма хезмәтчесе аңа: – Бу шәһәрдә бик тә хөрмәтле бер Аллаһы кешесе бар, ул әйткән һәр нәрсә тормышка ашып бара. Хәзер без шуның янына кереп чыгыйк, бәлки, без барырга тиешле юлны күрсәтер, – дип әйтте. 7Шаул үзенең хезмәтчесенә: – Аның янына буш кул белән ничек барыйк?! Букчабызда Аллаһы кешесенә бирердәй икмәгебез дә бетте, бүләгебез дә юк; нәрсәбез генә бар соң безнең? – диде. 8Шаулга җавап итеп хезмәтчесе: – Миндә чирек шәкыл ▼▼ Шәкыл – 10 гр.
көмеш бар, безгә юл күрсәтсен өчен, Аллаһы кешесенә шуны бирермен, – диде. 9Әүвәле Исраил җирендә кем дә булса гозер белән Аллаһы янына бара калса: «Гаиптән хәбәр ▼▼ Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирүче янына барам», – дип әйтә торган булган, чөнки хәзер пәйгамбәр дип йөрткән кешеләрне элек шулай «гаиптән хәбәр бирүче» дип атаганнар. 10Шуннан Шаул үзенең хезмәтчесенә: – Ярар, әйдә киттек, – дип, алар шәһәргә – Аллаһы кешесе янына юнәлделәр. 11Шәһәр урнашкан калкулыкка күтәрелгән чакта, алар су алырга чыккан кызлардан: – Биредә гаиптән хәбәр бирүче бармы? – дип сорадылар. 12Тегеләр җавап итеп: – Әйе, биредә ул, әнә каршыңда гына – ашыга төш; безнең шәһәргә ул бүген калку җирдә ▼▼ Калку җир – гадәттә, түбәҗирдә урнашкан корбан китерү һәм гыйбадәт кылу урыны.
корбан чалучы кешеләр янына дип килде. 13Сез аны шәһәргә аяк басуга ук очратырсыз, калку җиргә ашарга менеп киткәнче күрә аласыз әле аны. Ул килеп фатихасын биргәнче, кешеләр, гадәттә, ризыкка орынмыйлар. Чакырылган кунаклар аның фатихасын алганнан соң гына ашый башлыйлар. Җитезрәк атласагыз, әле туры китерерсез аны, – диделәр. 14Шаул белән хезмәтчесе шәһәргә таба атладылар. Шәһәр үзәгенә килеп җитүгә, калку җиргә барырга дип чыккан Шемуилне очраттылар. 15Шаул килергә бер көн кала Раббы Шемуилгә болай дигән иде: 16– Иртәгә шушы вакытта Мин синең яныңа Беньямин җиреннән бер кеше җибәрермен, Минем халкым Исраил белән җитәкчелек итсен өчен, син аңа май сөрт; ул Минем халкымны пелештиләр кулыннан азат итәр, чөнки Мин халкымның җәфа чигүен күрдем, аның иңрәп елаганын ишеттем. 17Шемуил Шаулны күргәч, Раббы: – Мин сиңа әйткән кеше шушы булыр. Минем халкым белән ул идарә итәр, – диде Шемуилгә. 18Шемуил каршына килеп, Шаул: – Гаиптән хәбәр бирүченең өе кайсы, шуны әйтче, – дип сорады. 19Шемуил аңа: – Гаиптән хәбәр бирүче мин булам, – дип җаваплады, – минем алдан калкулыкка таба атла, бүген сез минем белән бергә ризыкланырсыз, иртәгә иртән мин сине кайтарып җибәрермен, күңелеңдәге сорауларыңа җавап та бирермен. 20Өч көн элек югалган ишәкләрең хакында борчылма, алар табылды инде. Исраилдә кемне шулкадәр зарыгып көтәләр? Сине вә атаңның бар гаиләсен түгелме?! 21Аңа җавап итеп, Шаул: – Мин бит Исраилдә иң кечкенә саналган Беньямин ыругыннан, – диде. – Гаиләм дә Беньямин ыругындагы бар гаиләләр арасында иң кечкенәсе. Шулай булгач, ни өчен син бу хакта миңа сөйлисең? 22– 23Шемуил, Шаул белән аның хезмәтчесен ияртеп, утызга якын чакырылган кунак җыелган бүлмәгә алып керде, аларны табын түренә утыртты һәм пешекчегә: – Бая мин сиңа биргән һәм читкәрәк алып куярга кушкан өлешне китер әле, – диде. 24Шуннан пешекче итнең янбаш өлешен ▼▼ Итнең янбаш өлеше, гадәттә, руханиларга тәгаенләнә торган булган («Чыгыш», 29:27; «Левиләр», 7:32-34). Кадерле кунакларга да итнең шул өлешен биргәннәр.
тулысы белән Шаул каршына китереп куйды. Шемуил: – Бу өлеш сиңа дип калдырылган, алдыңа ал да аша; әле кунак чакырган чакта ук, сиңа бирергә дип тәгаенләп куйган идем аны, – диде Шаулга. Шаул ул көнне Шемуил белән бергә ризыкланды. 25Шуннан алар калку җирдән кабат шәһәргә төштеләр һәм Шемуил белән Шаул әңгәмәләрен түбәдә ▼▼ Ул заманда йортларның түбәләре яссы булып, кешеләр шунда ял иткәннәр, йоклаганнар, мәҗлесләр үткәргәннәр.
дәвам иттеләр. 26Иртәгесен таң атуга Шемуил түбәдәге Шаулга: – Уян, кузгал, мин сине озата барам, – диде. Шаул, йокысыннан торып, Шемуил белән өйдән чыкты. 27Шәһәр читенә җитәрәк Шемуил Шаулга: – Хезмәтчеңә әйт: алгарак атлый төшсен, – диде һәм хезмәтчесе алгарак узгач өстәде: – Ә син беразга туктап тор, минем сиңа Аллаһы сүзен җиткерәсем бар.
Copyright information for
TatIBT15