1 Timothy 5
Тол хатыннар, өлкәннәр, коллар турында киңәш
1Өлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә, атаңны үгетләгәндәй үгетлә. Яшь ир-атларны – кардәшләреңне үгетләгәндәй, 2өлкән хатыннарны – анаңны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны бар сафлык белән кыз кардәшләреңне үгетләгән кебек нәсыйхәт ит. 3Чыннан да, ялгыз тол хатыннарга хөрмәт күрсәт. 4Ә тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели. 5Чыннан да, тол һәм ялгыз хатын Аллаһыга өмет баглый һәм, Аллаһыга ялварып, көне-төне дога кыла. 6Кәеф-сафа корып яши торган тол хатынны исә тере көе үле дип санарга була. 7Кимчелексез булсыннар өчен, бу турыда кешеләрнең күңеленә сеңдер. 8Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да начаррак була. 9Бердәмлектәге толлар исемлегенә ▼▼ Толлар исемлеге – иман итүчеләр бердәмлегендә чын тол хатыннарның рәсми исемлеге төзелгән һәм бердәмлек тарафыннан аларга матди ярдәм күрсәтелергә тиеш булган.
алтмыш яше тулган һәм бер ирнең генә хатыны булган толлар кертелергә мөмкин. 10Аның игелекле эшләр кылуы билгеле булырга тиеш: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган ▼▼ Аякларны юу – кунакчыллык билгесе. Бу эшне гадәттә коллар башкарган.
, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртөрле игелекле эшкә багышлаган. 11Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чөнки алар, җенси теләккә бирелеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар һәм тагын никахка керергә телиләр 12һәм, шулай итеп, беренче вәгъдәләрен бозып, үзләрен хөкемгә дучар итәләр. 13Шуның өстенә алар, өйдән-өйгә йөреп, эшлексез булырга күнегәләр, эшсез йөреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сөйләп гайбәт саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар. 14Шуңа күрә мин, яманатын сатар өчен, дошманнарга һичнинди сәбәп бирмәс өчен, яшь тол хатыннарның никахка керүен, балалар тудыруын, йорт-җирне карауларын телим. 15Инде кайберәүләр, дөрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына бастылар бит. 16Әгәр ниндидер иман итүче хатынның гаиләсендә толлар булса, бердәмлек алар өчен мәшәкатьләнмәсен һәм чыннан да тол булган хатыннарга ярдәм итә алсын өчен, ул аларга үзе ярдәм итәргә тиеш. Бердәмлек өлкәннәре
17Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм өйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар хөрмәт һәм хезмәт хакын алырга лаеклы булып саналсыннар. 18Изге язма болай ди бит: «ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куйма» ▼▼ Карагыз: «Канун», 25:4.
һәм «эшче хезмәт хакына лаек». 19Өлкәнгә каршы шикаятьне ▼▼ Шикаять – кешенең гаебен күрсәткән сүз яки әләк.
ике яки өч шаһит булганда гына кабул ит. 20Башкаларда да курку тусын өчен, гөнаһ кылучыларны барысы алдында фаш ит. 21Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында мин синнән үтенеп сорыйм: алдан ук тискәре карашта тормыйча һәм берьяклылык күрсәтмичә, бу кагыйдәләрне куллан. 22Хезмәткә сайлау билгесе итеп, һичкем өстенә ашыгычлык белән кулларыңны куйма һәм башкаларның гөнаһларына катнашма, үзеңне саф тот. 23Бүтән коры су гына эчмә, карының һәм еш авырмас өчен бераз шәраб та эч. 24Кайбер кешеләрнең гөнаһлары билгеле инде һәм турыдан-туры хөкемгә илтәләр, ә кайберләренең гөнаһлары исә соңрак ачылыр. 25Шул ук рәвештә игелекле эшләр дә билгеле, әгәр кайберләре билгесез икән, яшереп калу мөмкин булмас.
Copyright information for
TatIBT15