1 Timothy 6
Коллар һәм хуҗалар
1Аллаһы исемен һәм тәгълиматыбызны һичкем хурламасын өчен, коллык богавындагылар үз хуҗаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш. 2Хуҗалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, аларга хөрмәтләрен азрак күрсәтергә тиеш түгел, тик тагын да күбрәк хезмәт итсеннәр, чөнки хезмәттән файда казанучы хуҗалар – газиз иманлылар. Боларны өйрәт һәм нәсыйхәт ит.Ялган тәгълимат һәм чын байлык
3Әгәр кем дә кем, башка бер нәрсәгә өйрәтеп, Хакимебез Гайсә Мәсихнең хак сүзләре һәм иманыбызга туры килгән өйрәтү белән килешми икән, 4ул тәкәббер, һичнәрсә белми, бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәс. Болардан көнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга, 5акылларына зыян килгән һәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Алар өчен Аллаһыга табыну – жиңел табыш алу ысулы гына. 6Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү – чынлап та, зур табыш ул. 7Без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. 8Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк. 9Инде баерга теләүчеләр исә коткыга һәм бик күп акылсыз, зарарлы теләкләр тозагына төшәләр. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә. 10Бар явызлыкның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр. 11Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл. 12Иман өчен яхшы көрәшеп, мәңгелек тормышка ия бул. Син, күп шаһитлар алдында үз иманыңны таныганда, шул мәңгелек тормышка чакырылдың. 13Һәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка шаһитлык биреп, иманны таныган Мәсих Гайсә хозурында сиңа 14Хакимебез Гайсә Мәсих килгәнгә кадәр, әмеремне тел тидермәслек һәм кимчелексез итеп башкарырга кушам. 15– 16Шөһрәтле һәм бердәнбер Хөкемдар,патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме ▼
▼ Карагыз: «Канун», 10:17.
,бердәнбер үлмәс ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 101:28.
, якын бара алмаслык яктылыкта торучы,һичбер кеше күрмәгән һәм күрүе дә мөмкин булмаган Аллаһы ▼
▼ Карагыз: «Чыгыш», 33:20.
Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк.
Аллаһыга хөрмәт һәм мәңгелек хакимлек! Амин.
17Бу дөньяның байларын кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, хозурлану өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар. 18Яхшылык кылырга, игелекле эшләре белән бай һәм юмарт булырга, үзләрендә булганны башкалар белән бүлешергә әзер торсыннар, дип кисәт аларны. 19Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә ныклы нигез булырлык хәзинә тупларлар. 20Әй, Тимутәй! Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Имансыз буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталып та, дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор. 21Кайберәүләр, шуларга бирелеп, иманнан читләштеләр. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.
Copyright information for
TatIBT15