‏ 1 Timothy 3

Бердәмлек җитәкчеләре

1 Иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылучы кеше игелекле эш кылырга тели дигән сүзләр хак. 2Ул җитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынның ире, тотнаклы, төпле, әдәпле, кунакчыл, өйрәтергә сәләтле булырга, 3эчкече, сугыш чукмары, байлыкка комсыз түгел, йомшак күңелле, татулык сөюче булырга, 4үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бөтен хөрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш. 5Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаһы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соң? 6Тәкәбберләнеп, иблис төшкән хөкемгә төшмәс өчен, әле генә иманга килгән булырга тиеш түгел. 7Хурлыкка һәм иблис тозагына төшмәс өчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш.

Бердәмлек ярдәмчеләре

8Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә икейөзле, эчәргә яратучы, хурлыклы табышка омтылучан булмаска, 9иманыбызның Аллаһы тарафыннан ачылган серен саф вөҗдан белән саклаучы булырга тиеш. 10Аларны да башта сынап карасыннар, әгәр кимчелексез булып чыксалар, алар ярдәмчеләр булып хезмәт итсеннәр. 11Шулай ук хатын-кызлар
Хатын-кызлар – бу сүзне болай да аңларга мөмкин: «хатын-кыз ярдәмчеләр» яисә «ярдәмчеләрнең хатыннары».
да яла якмый торган, тотнаклы, һәрнәрсәдә тугрылыклы, ихтирамга лаек булырга тиеш.

12Бердәмлек ярдәмчесе бер генә хатынлы, балаларын тәрбияли һәм гаилә эшләре белән яхшы идарә итә белүче булырга тиеш. 13Үз хезмәтләрен яхшы башкаручылар абруйлы дәрәҗәгә ия була, Мәсих Гайсәгә булган иманнары нигезендә кыюлыклары арта. 14Мин моны тиздән яныңа килеремә өметләнеп язам. 15Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкать терәге һәм нигезе булган мәңге тере Аллаһы бердәмлегендә, димәк, Аллаһы йортында син үзеңне ничек тотарга кирәклеген монда язганнарымнан белә алырсың. 16Иманыбызның сере бөек булуы бәхәссез:

Ул кеше тәнендә пәйда булды,
Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде,
Аны фәрештәләр күрде,
Ул халыклар арасында вәгазьләнде,
дөньяда иман белән кабул ителде,
дан белән күккә ашырылды.
Copyright information for TatIBT15