‏ 1 Timothy 4

Тимутәйгә киңәшләр

1Изге Рух ачык әйтә: ахыр заманда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. 2Мондый өйрәтүләр икейөзле ялган сөйләүчеләрдән килер. Аларның вөҗданнары тою сәләтен югалткан. 3Бу ялганчылар никахлашуны тыялар һәм кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. Ә Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шөкер итеп кабул итсеннәр өчен булдырган. 4Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шөкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш, 5чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога белән изге кылына.

6Иман сүзләре һәм үзең ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, бу нәсыйхәтләрне имандашларга өйрәтсәң, Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе булырсың. 7Имансыз һәм юк-бар риваятьләрне кире как, ә үзеңне ихлас күңелдән табынуга күнектер. 8Тән күнекмәсенең файдасы аз, ә инде ихлас күңелдән табыну һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә. 9Бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. 10Моның өчен без авыр хезмәт башкарабыз һәм ашкынабыз, чөнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы мәңге тере Аллаһыга өмет баглыйбыз.

11Боларны башкаларга тапшыр һәм өйрәт. 12Синең яшьлегеңә һичкем түбәнсетеп карамасын, сөйләмдә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул. 13Мин килеп җиткәнче, Изге язманы бердәмлек алдында укы, вәгазь сөйлә һәм өйрәт. 14Өлкәннәр өстеңә кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи сәләтеңне игътибарсыз калдырма. 15Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла. 16Үз-үзеңне һәм өйрәтүләреңне күзәтеп тор һәм тайпылмыйча боларны башкаруыңны дәвам ит. Шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.

Copyright information for TatIBT15