‏ 2 Chronicles 1

Сөләйманның Раббыдан зирәк акыл соравы

1Шул рәвешле, Давыт углы Сөләйман патша үзенең хакимиятен ныгытты, чөнки Раббы Алласы һәрчак янында булды һәм аның дәрәҗәсен югары күтәрде.

2Көннәрдән беркөнне Сөләйман Исраилнең бар халкына – меңбашларына вә йөзбашларына, хөкемчеләргә, бөтен Исраил түрәләренә вә гаилә башлыкларына җыелырга әмер бирде. 3Җыелган бар халыкны ияртеп Сөләйман Гибгондагы калкулыкка юнәлде, чөнки Раббы колы Муса кайчандыр чүлдә ясаткан Аллаһының Очрашу чатыры шунда иде. 4Давыт, Аллаһы сандыгын Кыръят-Ягаримнән Иерусалимгә алып кайтып, аны алдан корып куйган чатырга кертеп урнаштырса да, 5Хүр углы Уридән туган Бесалел бакырдан койдырган мәзбәх Гибгонда, Раббы чатыры каршында калган иде. Сөләйман, җыелган халык белән бергә, шунда Аллаһыга мөрәҗәгать итте 6һәм, мең баш терлек чалып, Раббы алдында, Очрашу чатыры каршындагы бакыр мәзбәхтә тулаем яндыру корбаны китерде.

7Шул төнне Аллаһы Сөләйманга күренеп:

– Теләгәнеңне сора, – диде.

8– Атам Давытка карата Син һәрвакыт гаять мәрхәмәтле булдың, ә хәзер аның урынына мине патша итеп куйдың, – диде Сөләйман Аллаһыга. – 9Инде менә, Раббы Аллам, атам Давытка биргән вәгъдәң чынга ашса иде. Син мине ком бөртегедәй күп санлы халык өстеннән патша итеп куйдың; 10инде шулай икән, әлеге халыкны әйдәп барыр өчен, миңа зирәклек вә акыл да иңдер, чөнки Синең бөек халкың белән кем идарә итә алыр?!

11Шуннан Сөләйманга Аллаһы болай диде:

– Йөрәгеңдә йөрткән шушы ниятең өчен һәм Миннән байлык, мал-мөлкәт, дан-шөһрәт, дошманнарыңа үлем яисә үзеңә озын гомер сорамыйча, Мин сине патша итеп куйган халкым белән идарә итәргә зирәклек вә гакыл сораган өчен,
12сиңа зирәклек белән гакыл иңәр; ә байлык, мал-мөлкәт вә дан-шөһрәтне исә сиңа кадәр һәм синнән соң да һичбер патшада булмаган күләмдә бирермен.

13Аннары Сөләйман Гибгонда Очрашу чатыры урнашкан калкулыктан Иерусалимгә әйләнеп кайтты һәм шуннан торып Исраил белән идарә итте.

14Сөләйман күп кенә сугыш арбалары һәм арба йөртүчеләр туплады: аның бер мең дүрт йөз сугыш арбасы һәм унике мең арба йөртүчесе бар иде; аларның бер өлешен ул махсус шәһәрләрдә, икенче өлешен үз янында Иерусалимдә тотты. 15Сөләйман патша заманында Иерусалимдә көмеш вә алтын гади ташка бәрабәр санала, эрбет агачы исә үзәндә үскән сикомор агачыдай күп иде. 16Атларны Сөләйманга Мисыр һәм Кыйведан китерделәр; патша сәүдәгәрләре аларны Кыйведа сатып ала иделәр. 17Сугыш арбаларын Мисырдан алты йөз шәкыл
Шәкыл – 10 гр.
, ә атларны йөз илле шәкыл көмешкә кайтарталар иде. Ат-арбаларны алар шулай ук хиттиләр һәм арамиләрнең патшаларына да илтә торганнар иде.

Copyright information for TatIBT15