2 Chronicles 11
1Иерусалимгә әйләнеп кайтканнан соң, Рехабгам, патшалыкны үзенә кайтарырга ниятләнеп, Исраилгә каршы сугышка чыгар өчен, Яһүдә һәм Беньямин ыругларыннан йөз сиксән меңлек гаскәр туплады. 2Ләкин Аллаһы кешесе Шәмәгыйягә Раббыдан мондый сүз иреште: 3– 4– Яһүдә патшасы Сөләйман углы Рехабгамга, шулай ук Яһүдә һәм Беньямин ыругындагы барча исраилиләргә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Туганнарыгызга каршы сугыш башламагыз; һәркайсыгыз үз өенә кайтсын, чөнки соңгы вакыйгалар Минем ихтыярым белән эшләнде». Халык, Раббы сүзенә колак салып, Яробамга каршы яуга кузгалган җиреннән кире әйләнеп кайтты.Яһүдә патшасы Рехабгам
5Рехабгам, Иерусалимдә яшәп, Яһүдә җирендәге шәһәрләрне ныгытып чыкты. 6– 7– 8– 9– 10Ул Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган шәһәрләрне – Бәйт-Лехем, Этам, Тыкуа, Бәйт-Сур, Сөкөһ, Адуллам, Гәт, Мареша, Зиф, Адораим, Лахиш, Азыка, Сорга, Аялун һәм Хебрунны төзекләндерде. Болар һәммәсе Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган шәһәрләр иде. 11Рехабгам, шундагы кальгаларны ныгытып, башлыклар билгеләде, икмәк, май вә шәраб өчен келәтләр эшләтте. 12Һәр шәһәрне калкан вә сөңгеләр белән тәэмин итте, аларны бик каты ныгытты. Шул рәвешле, аның кул астында Яһүдә вә Беньямин ыруглары калды. 13Исраилнең бөтен өлкәләрендә яшәүче барча руханилар вә левиләр Рехабгам ягына чыктылар. 14Левиләр, үзләренең көтүлек җирләрен һәм биләмәләрен калдырып, Яһүдәгә, Иерусалимгә күченеп килергә мәҗбүр булдылар, чөнки Яробам үзенең угыллары белән берлектә аларны Раббы руханилары булып хезмәт итүдән читләштереп, 15кәҗә тәкәсе, бозау сыннары ясап куйган калкулыкларда каһиннәр ▼▼ Каһин – рухани (гадәттә, мәҗүси халыкларда).
билгеләде. 16Чын йөрәктән Раббының – Исраил Алласының йөз нурын эзләүчеләр дә, ата-бабаларының Раббы Алласына корбан китерү өчен, левиләргә ияреп, Исраил җиренең бөтен ыругларыннан Иерусалимгә килделәр. 17Шул рәвешле, алар, Яһүдә патшалыгын ныгытып, өч ел дәвамында Сөләйман углы Рехабгамның яклаучылары булдылар; чөнки әлеге өч ел дәвамында алар Давыт һәм Сөләйман юлыннан тайпылмадылар. 18Рехабгам үзенә хатынлыкка Давыттан туган Яримутның кызы Махалатны алды. Махалатның анасы Абиһаил исә Ишай углы Элиаб кызы иде. 19Махалат аңа угыллар – Игуш, Шемария һәм Заһамны табып бирде. 20Аннары Рехабгам хатынлыкка Абшалум кызы Мәгакәһне алды. Мәгакәһ аңа Абия, Аттай, Зиза һәм Шеломитны тудырды. 21Абшалум кызы Мәгакәһне Рехабгам бөтен хатыннарына һәм кәнизәкләренә караганда ныграк яратты. Рехабгамның җәмгысы унсигез хатыны һәм алтмыш кәнизәге, егерме сигез углы һәм алтмыш кызы бар иде. 22Киләчәктә патшалыкны Мәгакәһ углы Абиягә тапшырырга ниятләгәнгә күрә, Рехабгам аны кардәшләре өстеннән башлык итеп билгеләде. 23Рехабгам, акыл белән эш итеп, үзенең угылларын Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган калаларга урнаштырды, аларны азык-төлек белән тәэмин итте һәм байтак кына хатыннар да табып бирде.
Copyright information for
TatIBT15