‏ 2 Chronicles 15

1Одед углы Азариягә Аллаһы Рухы иңде, 2һәм Азария, Аса каршына чыгып, болай диде:

– Тыңлагыз мине, Аса һәм Яһүдә белән Беньямин халкы! Раббыга сыгынып яшәгән чакта, Ул һәрчак сезнең юлдашыгыз булыр; әгәр Аның йөз нурын эзләсәгез – табарсыз; ә инде Аңардан йөз чөерсәгез, Ул да сездән йөз чөерер.
3Байтак көннәр дәвамында Исраил халкы Хак Аллаһыдан, акыл бирүче руханилардан башка, Канунсыз яшәде; 4әмма авырлык килгәч, ул Исраилнең Раббы Алласына мөрәҗәгать итте, Аның нурлы йөзен эзләде, һәм Ул аңа йөзе белән борылды. 5Ул чакларда юлга чыгу хәтәр эш иде, чөнки бөтен җирдә заманалар болгавырланып китте. 6Бер халык икенче халыкны тар-мар китерде, бер кала икенче каланы җимерде, чөнки Аллаһы, аларны хәвефкә салып, һаман төрле бәла-казалар җибәрә иде. 7Әмма сез нык булыгыз, кулыгызны төшермәгез, чөнки кылган гамәлләрегез бушка китмәс.

8Одед углы Азариянең пәйгамбәрлек сүзен ишеткәч, Аса, батырлыгын җыеп, бөтен Яһүдә вә Беньямин җиреннән, шулай ук үзе яулап алган таулы Эфраим төбәгендәге калалардан җирәнгеч сыннарны алып ташлап, Раббы йортының болдыры алдындагы Раббы мәзбәхен яңартты.

9Аннары Аса бөтен Яһүдә вә Беньямин халкын, шулай ук алар арасында яшәүче Эфраим, Менашше һәм Шимун ыругларыннан күчеп килгән адәмнәрне җыеп алды (Раббы Алласы Асаның юлдашы булуын күреп, байтак исраилиләр аның ягына күчкән булалар). 10Аса идарәсенең унбишенче елында, елның өченче аенда Иерусалимгә җыелгач, 11алар, сугышта кулга төшергән малдан җиде йөз эре вә җиде мең баш вак терлекне Раббыга корбан кылып, 12бөтен күңелебез белән ихлас йөрәктән ата-бабаларыбыз Раббы Алласының нурлы йөзен эзләрбез, дип килешү төзеделәр: 13Исраилнең Раббы Алласын эзләмәгән һәркемнең (кечеме ул, олымы, ир-атмы яисә хатын-кызмы) гомере киселергә тиеш. 14Быргы һәм тәкә мөгезе тавышлары, хуплау авазлары астында алар кычкырып-кычкырып Раббыга антлар бирделәр. 15Антлары саф йөрәктән булганга, бөтен яһүдиләр моңа бик сөенде. Алар ихлас күңелдән Раббыны эзләде, һәм Ул аларга йөзе белән борылды – һәр яктан тынычлык бирде.

16Алиһә Аширә хөрмәтенә табыну баганасы куйдырган өчен, Аса хәтта әбисе Мәгакәһне патшабикә исеменнән мәхрүм итте. Әлеге багананы ул, чапкалап, Кыдрун ташкыны буенда утка салды. 17Исраилдәге калкулыкларны юк итмәсә дә, Аса гомер бакый ихлас күңелдән Раббыга итагать итеп яшәде; 18заманында атасы, соңыннан үзе дә Раббы исеменә багышлаган көмеш вә алтынны, савыт-сабаны ул Аллаһы йортына кертеп урнаштырды. 19Аса патшалыгының утыз бишенче елына кадәр кабат сугышлар булды.

Copyright information for TatIBT15