‏ 2 Chronicles 17

Яһүдә патшасы Еһошафат

1Аның урынына патшалыкка углы Еһошафат килде һәм илне Исраилгә каршы торырлык итеп ныгытты. 2Яһүдәнең бөтен ныгытылган калаларында ул гаскәрләр булдырды һәм бөтен Яһүдә җирендә, шулай ук атасы Аса яулап алган Эфраим калаларында да сакчы гаскәрләрен куйдырды.

3Раббы һәрчак аның юлдашы булды, чөнки Еһошафат, Багал сыннарына табынмыйча, хакимлегенең беренче елларында бабасы Давыт юлыннан йөрде, 4атасы табынган Аллаһының йөз нурын эзләде, Аның боерыкларын үтәде, исраилиләр кылган гамәлләрне кабатламады. 5Раббы кодрәте белән ул көчле патшага әйләнде; бөтен яһүдиләр Еһошафатка бүләкләр китерә торган иде; шулай итеп, ул зур байлыкка ия булды һәм дан казанды. 6Еһошафат бөтен күңелен биреп Раббы юлыннан йөрде. Ул Яһүдә җирендәге калкулыкларны һәм алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны юк итте.

7Патшалык итүенең өченче елында ул үзенең түрәләре Бен-Хаил, Убадия, Зәкәрия, Нетанел вә Микәяне Яһүдә калаларына халыкны укытырга җибәрде. 8Алар белән бергә левиләр Шәмәгыйя, Нетания, Зәбәдия, Асаһел, Шемирамот, Йонатан, Адония, Тобия, Тоб-Адония һәм руханилар Элишама белән Яһорам да китте. 9Алар Яһүдәдәге бөтен калалар буйлап халыкны Раббының Канун китабы буенча укытып йөрделәр.

10Раббы Яһүдәнең әйләнә-тирәсендәге бөтен патшалыкларны куркуга салганга, беркем дә Еһошафатка каршы яуга кузгалырга кыймады. 11Пелештиләрнең кайсыберләре Еһошафатка бүләкләр китереп, көмешләтә салым түләп тордылар; шулай ук гарәпләр дә аңа вак терлектән җиде мең җиде йөз баш сарык тәкәсе вә җиде мең җиде йөз баш кәҗә тәкәсе китерделәр.

12Еһошафат һаман үсә, ныгый барды. Яһүдә җирендә ул кальгалар һәм, азык-төлек саклар өчен, калалар төзеде, 13шул калаларда бихисап күп азык-төлек саклады; Иерусалимдә исә үзенең баһадир сугышчыларын тотты. 14Бу сугышчыларның гаиләләр буенча төзелгән исемлеге шушыдыр:

Яһүдә ыругыннан меңбашлары: гаскәрбашы Адна һәм аның өч йөз мең баһадир сугышчысы;
15аңардан соң – гаскәрбашы Еһоханан һәм аның ике йөз сиксән мең сугышчысы; 16аңардан соң – Зихри углы Амасия һәм аның ике йөз мең баһадир сугышчысы. Әлеге Амасия Раббыга ихтыяри рәвештә хезмәт итүчеләрдән иде.

17Беньямин ыругыннан: баһадир Эльяда һәм аның ук-җәя һәм калкан белән коралланган ике йөз мең сугышчысы; 18аңардан соң – Яһозабад һәм аның йөз сиксән мең кораллы сугышчысы.

19Яһүдә җирендәге ныгытылган калаларда хезмәт итүче гаскәриләрдән тыш патша хезмәтендәге сугышчылар әнә шулардыр.

Copyright information for TatIBT15