2 Chronicles 2
Сөләйманның Аллаһы йортын төзергә әзерләнүе
1Менә, Сөләйман Раббыга багышлап йорт, үзенә исә патша сарае салырга хәл кылды. 2Таш ташыр өчен – җитмеш мең, тауларда таш кисәр өчен сиксән мең эшче билгеләп, ул алар өстеннән өч мең алты йөз күзәтче куйды. 3Шуннан Сур патшасы Хирамга түбәндәге хәбәрен юллады: Атам Давытка, сарай салыр өчен, эрбет агачы җибәргән кебек, миңа да җибәрсәң иде. 4Исраилгә мәңгегә бирелгән Канун буенча, Раббы Аллабыз каршында хуш исле сумала-майлар көйрәтер, һәрчак изге икмәк тәкъдим итәр, һәр иртә вә кичен, шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмендә һәм Раббы билгеләгән бәйрәмнәрдә Аңа тулаем яндыру корбаны китерер өчен, Раббы Аллама багышлап мин бер йорт җиткерергә җыенам.5Мин саласы йорт бөек булачак, чөнки безнең Аллабыз бөек, бөтен аллалардан бөегрәктер. 6Очсыз-кырыйсыз күкләр киңлеге дә сыйдырып бетерә алмастай Аллаһы өчен йорт салырга кемнең генә көч-егәре җитәр микән?! Аңа багышлап йорт төзер өчен кем әле мин?! Аның өчен фәкать корбан китерү урыны гына булачак бу.
7Атам Давыт миңа калдырган һөнәрчеләр белән бергәләп Яһүдә вә Иерусалимдә эшләр өчен, алтыннан вә көмештән, бакырдан вә тимердән төрле әйберләр коючы, җете кызыл, алсу вә зәңгәр төстәге эрләнгән җепләр белән эшләүче һәм нәкышләп-уеп кисә белүче бер останы минем янга җибәр. 8Шулай ук миңа Ливаннан эрбет, кипарис һәм бәкам ▼
▼ Бәкам – русчасы: сандал.
агачлары җибәр; синең эшчеләрнең Ливан агачын оста кисүе мәгълүм миңа. Шулай итеп, минем хезмәтчеләр синекеләр белән бергә 9күп итеп агач хәзерләр, чөнки мин саласы йорт мәһабәт вә искиткеч гүзәл булырга тиеш. 10Агач кисүче осталарыңа, синең хезмәтчеләреңә егерме мең кор ▼▼ Кор – сыеклык үлчәү берәмлеге, 220 л.
вакланган бодай вә егерме мең кор арпа, егерме мең бат ▼▼ Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л.
шәраб вә егерме мең бат зәйтүн мае тәгаенлим.11Сөләйманга җибәргән җавап хатында Сур патшасы Хирам болай дип язды: Үз халкын яратканга күрә, алар өстеннән патша итеп Раббы сине билгеләгән.
12Аннары болай дип өстәде: Күкне вә җирне бар иткән Раббыга – Исраил Алласына – мактаулар яусын! Давыт патшага Ул Раббы исеменә багышланган йорт һәм үзенә сарай салырга ниятләгән мәгънәле вә гакыллы, зирәк угыл бүләк итте. 13Хәзер мин синең хозурыңа акыллы, аң-белемле Хурам-Аби атлы кешене юллыйм; 14аның анасы Дан ыругыннан, ә атасы чыгышы белән Сурдан; Хурам-Аби – алтыннан вә көмештән, бакырдан вә тимердән, таштан вә агачтан, шулай ук җете кызыл, зәңгәр вә алсу төстәге эрләнгән җепләрдән, нәфис җитен тукымадан төрле әйберләр эшләүче остадыр. Нәкышләп-уеп кисә белүче маһир адәм буларак ул һәртөрле эшне башкарып чыга алачак. Ул синең һөнәрчеләрең һәм синең атаң, Давыт әфәндемнең һөнәрчеләре белән берлектә эшләячәк. 15Ә инде вәгъдә иткән бодай вә арпаны, зәйтүн мае вә шәрабны син әфәндем үзеңнең колларыңа җибәр. 16Без сиңа кирәк булган күләмдә Ливан агачы әзерләрбез һәм, саллар ясап, диңгез буйлап Яфуга агызырбыз, ә син аларны шуннан Иерусалимгә ташырсың.
17Шуннан соң, заманында атасы Давыт халык санын исәпкә алган кебек, Сөләйман да Исраил җиренә килеп урнашкан чит халыкларның исәбен алды, һәм аларның йөз дә илле өч мең алты йөз кеше булуы ачыкланды. 18Шуларның җитмеш меңен ул таш ташучы, сиксән меңен тауларда таш кисүче, өч мең алты йөзен эшчеләр өстеннән күзәтче итеп билгеләде.
Copyright information for
TatIBT15