‏ 2 Chronicles 20

Раббының Еһошафатка сугышта ярдәм итүе

1Күпмедер вакытлар үткәч, мәабиләр һәм аммониләр, алар белән бергә Мыгуним иленнән кайберәүләр Еһошафатка каршы яуга күтәрелделәр. 2Еһошафат хозурына хәбәрчеләр килеп:

– Диңгез аръягыннан, Арам
Арам – кайбер борынгы язмаларда: Эдом.
иленнән, сиңа каршы исәпсез-хисапсыз дошман чирүе килә, хәзерге вакытта алар Хасесон-Тамарда (Эн-Гедидә), – диделәр.

3Бу хәбәрдән куркып калган Еһошафат Раббыга мөрәҗәгать итәргә ниятләде һәм бөтен Яһүдә җирендә ураза игълан итте. 4Яһүдиләр, Раббыдан ярдәм сорарга дип, бөтенесе бергә җыелдылар; Раббыга мөрәҗәгать итәр өчен, алар Яһүдәнең барлык калаларыннан килделәр.

5Еһошафат, Раббы йортының яңа ишегалдына җыелган яһүдиләр һәм Иерусалим халкы каршына чыгып басып, 6болай дип сүз башлады:

– И-и Раббы, ата-бабаларыбызның Алласы! Син – күктәге Аллаһы! Син бар халыкларның патшалыклары өстеннән хакимлек итәсең, һәм Синең кулда көч-куәттер, Сиңа һичкем каршы тора алмый!
7И-и Аллабыз, Син, шушы җирдә көн күрүче халыкларны Үзеңнең Исраил халкы күз алдыннан куып җибәреп, әлеге җирне мәңгегә Үзеңнең дустың Ибраһим токымына бирдең түгелме?! 8Алар, шушында төпләнеп, Синең исемеңә багышланган Изге йорт салдылар һәм әйттеләр: 9«Әгәр безнең өскә бәла-каза килә калса (җәзалаучы кылыч, үләт зәхмәте яки кытлыкмы ул), без Синең исемең сакланган шушы йорт каршына, Синең хозурыңа килеп басып, үзебез тарыган бәла хакында Сиңа ялварсак, Син безне ишетерсең һәм ярдәм кулыңны сузарсың». 10 11Менә хәзер аммониләр һәм мәабиләр, шулай ук Сәгыйрь тавында яшәүчеләр Син милек итеп биргән җирдән безне куып чыгарырга дип килделәр. Исраил халкы Мисыр җиреннән чыккан чакта, Син исраилиләргә аларның җирләрен урап узарга боерган идең, шуңа күрә исраилиләр, әйләнеп үтеп, аларны һәлакәткә дучар итмәде. Инде менә рәхмәтләре шулдыр, күрәсең. 12И-и Аллабыз! Син шуларга хөкемеңне чыгармассың микәнни?! Чөнки өстебезгә ябырылган шушы күп санлы чирүгә каршы торырдай көч юк бездә, ни кылырга да чарасыздыр без, күзләребез бары Сиңа төбәлгән!

13Яһүдәнең барлык ирләре шунда Раббы каршында үзләренең хатыннары, сабыйлары һәм бала-чагалары белән басып тордылар. 14Шулчакны Зәкәрия углы Яхәзиелгә Раббы Рухы иңде, (Зәкәрия Бенаяһ углы булып, Бенаяһ – Егыилдән, Егыил – Леви ыругыннан булган Маттаниядән дөньяга килде. Боларның нәселбашы Асаф иде.) 15һәм Яхәзиел болай диде:

– Яһүдә вә Иерусалим халкы, Еһошафат патша, тыңлагыз әле мине! Раббы сезгә менә нәрсә ди: өстегезгә килгән күп санлы чирүдән курыкмагыз һәм калтырап төшмәгез, чөнки бу сугыш сезнеке түгел, ә бәлки Аллаһыныкыдыр.
16Иртәгә сез дошманга каршы чыгарсыз; алар Ситс үткеленнән узарлар; сез аларны үзәннең аргы башында, Яруһел чүле каршында очратырсыз. 17Бу юлы сезгә сугышырга туры килмәс, басыгыз да Раббының сезне ничек коткарганын карап торыгыз. Яһүдә вә Иерусалим халкы, курыкмагыз һәм калтырап төшмәгез! Иртәгә аларга каршы чыгыгыз, Раббы сезнең юлдашыгыз булыр.

18Еһошафат җиргә кадәр башын иде, шулай ук бөтен яһүдиләр һәм Иерусалим халкы да, Раббы алдында җиргә капланып, Аңа сәҗдә кылды. 19Коһат һәм Корах нәселеннән булган кайбер левиләр, торып, көчле тавыш белән Исраилнең Раббы Алласына мактау яудырырга керештеләр.

20Иртәгесен алар, таң белән кузгалып, Тыкуа чүленә таба юнәлделәр; шунда Еһошафат, халык каршында тукталып, болай диде:

– Яһүдиләр һәм Иерусалим халкы, тыңлагыз мине! Раббы Аллагызга ышаныгыз, шул чагында нык булырсыз; Аның пәйгамбәрләренә ышаныгыз һәм җиңүгә ирешерсез!

21Шуннан ул, халык белән киңәшләшкәннән соң, кораллы сугышчылар алдыннан барып, Раббының күркәм изгелегенә дан җырлар, «Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек» дип тәкрарлар өчен, җырчылар билгеләде.

22Алар шулай кычкырып-кычкырып мактый башлауга, Яһүдәгә яу белән килгән аммониләр, мәабиләр һәм Сәгыйрь тавында яшәүчеләргә Раббы ябырылып, тегеләр кырылып беттеләр: 23аммониләр белән мәабиләр Сәгыйрь тавы халкына ташландылар, аларны тар-мар иткәннән соң, бер-берсен үтерергә тотындылар. 24Яһүдә халкы чүлдәге калку урынга килеп җитеп дошман чирүенә күз салып бакса – әйләнә-тирәдә мәетләр генә аунап ята, бер генә исән кеше дә калмаган. 25Шуннан Еһошафат һәм аның халкы табыш җыярга килде һәм биредә исәпсез-хисапсыз күләмдә мал-мөлкәт, кием-салым вә зиннәтле әйберләргә тап булды. Алар күтәрә алганчы байлык җыйдылар. Биредәге мал-мөлкәт шулкадәр күп иде ки, алар аны өч көн буе ташыдылар!

26Дүртенче көнне алар, Раббыга мактау-шөкерләр яудыру өчен, Берәкә
Берәкә – яһүдчә «мөбарәк кылу» мәгънәсендә.
үзәненә җыелдылар. Менә ни өчен әлеге үзән бүгенге көндә дә Берәкә үзәне дип атала.
27Шуннан соң бөтен яһүдиләр һәм иерусалимлеләр Еһошафат җитәкчелегендә күтәренке күңел белән Иерусалимгә кайттылар, чөнки Раббы аларга, дошманнарын җиңеп, зур шатлык бүләк иткән иде. 28Алар, Иерусалимгә кайтып җитеп, арфа, гөслә һәм быргыларда уйный-уйный Раббы йортына юнәлделәр. 29Исраилнең дошманнарына каршы Раббы Үзе сугышка чыкканны ишетеп, җир йөзендәге бөтен патшалыкларга Аллаһыдан курку иңде. 30Шулай итеп, Еһошафатның патшалыгында иминлек урнашты, чөнки Алласы аңа һәр яктан тынычлык бирде.

Еһошафатның башка гамәлләре

31Шулай итеп, Еһошафат Яһүдәдә патшалык итүендә булды. Тәхеткә утырганда, утыз биш яшендә булып, егерме биш ел дәвамында ул Иерусалимдә патша булып торды. Аның әнкәсе Азуба – Шилхи кызы иде. 32Еһошафат, үзенең атасы Аса юлыннан тайпылмыйча йөреп, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды. 33Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары җимерелмәгән һәм халык үзенең йөрәген ата-бабаларының Алласына багламаган иде.

34Еһошафат патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Ханани углы Еһү язмаларында бәян ителеп Исраил патшаларының китабында теркәлгән.

35 36Соңга табарак Яһүдә патшасы Еһошафат яман эшләргә хирыс булган Исраил патшасы Ахазея белән аралаша башлады: алар Таршишка йөри торган кораблар төзергә сүз куештылар. Эсион-Гебердә кораблар төзелеп беткәч, 37Марешада яшәүче Додава углы Элигызыр, Еһошафат хакында пәйгамбәрлек кылып:

– Ахазея белән аралаша башлаган өчен, Раббы синең эшеңне тар-мар китерәчәк, – диде.

Кораблар шулай һәлакәткә юлыгып җимерелде һәм Таршишка бара алмады.

Copyright information for TatIBT15