‏ 2 Chronicles 21

Яһүдә патшасы Яһорам

1Еһошафат, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә ата-бабалары янында гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Яһорам килде. 2Аның Азария, Ехиел, Зәкәрия, Азарияһу, Микәил вә Шефатия атлы ир туганнары барысы да Яһүдә
Яһүдә – яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Исраил.
патшасы Еһошафат угыллары иде.
3Аталары аларга Яһүдә җирендәге ныгытылган калалар белән бергә алтын-көмеш, шулай ук зиннәтле-затлы әйберләр бүләк итте; патшалыкны исә Яһорамга тапшырды, чөнки ул беренче бала иде.

4Яһорам, атасыннан патшалыкны кабул итеп, көчәеп-ныгып киткәннән соң, үзенең бөтен ир туганнарын, шулай ук Исраилнең кайбер түрәләрен дә кылычтан уздырды. 5Тәхеткә утырганда, Яһорамга утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте. 6Ахаб кызы аның хатыны булганлыктан, ул, Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатлап, Исраил патшалары юлыннан йөреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 7Әмма Давыт белән төзегән килешү хакына Раббы Давыт йортын һәлак итәргә теләмәде, чөнки Ул аңа һәм аның нәселенә патша тәхетен мәңгелеккә вәгъдә иткән иде.

8Яһорам идарә иткән чорда, Эдом, Яһүдәгә каршы баш күтәреп, үзенә патша сайлап куйды. 9Шул сәбәпле Яһорам үзенең гаскәр башлыклары вә бөтен сугыш арбалары белән бергә шул тарафка юнәлде. Эдомиләр Яһорамны чолгап алдылар, әмма төнлә ул һөҗүм итеп камалышны өзде. 10Шул рәвешле, Эдом Яһүдә хакимлегеннән котылды, һәм бу хәл бүгенге көндә дә саклана.

Яһорам үзенең ата-бабалары Раббы Алласыннан йөз чөергән өчен, шул вакытларда Либна да баш күтәрде.
11Яһорам шулай ук Яһүдәдәге калкулыкларда гыйбадәт кылу урыннары булдырды, Иерусалим халкын чит илаһларга табынырга өндәп, Яһүдәне туры юлдан яздырды.

12Беркөн аңа Ильяс пәйгамбәрдән хат килеп төште, анда болай дип язылган иде:

Ерак бабаң Давытның Алласы, Раббы, менә нәрсә ди: атаң Еһошафат һәм Яһүдә патшасы Аса юлыннан йөрмичә,
13Исраил патшаларына ияреп китеп, син Яһүдәне вә Иерусалим халкын илаһларга табынырга өндәдең – Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатладың; өстәвенә синнән яхшырак булган ир туганнарыңны – атаң гаиләсен юк иттең. 14Менә шуның өчен Раббы синең халкыңны, угылларыңны, хатыннарыңны, бөтен мал-мөлкәтеңне зур казага салыр. 15Үзең исә, каты авыруга дучар булып, эч хастасыннан җәфаланырсың. Авыруың көннән-көн аза барып, синең эчке әгъзаларың эчеңнән коелып бетәр.

16Раббы пелештиләрнең һәм хәбәшиләр белән чиктәш яшәгән гарәпләрнең рухын Яһорамга каршы ярсытып, 17алар Яһүдәгә каршы яуга күтәрелделәр һәм, җирләрен басып алып, патша сараендагы бөтен мал-мөлкәтне, патшаның угылларын вә хатыннарын кулга төшерделәр; патшаның кече углы Яһүәхәздән
Яһүәхәз – 22:1 дә һәм «IV Патшалар», 8:24 тә «Ахазея» дип бирелгән.
бүтән балалары калмады.

18Шушы хәлләрдән соң Раббы Яһорамга төзәлмәслек эч хастасы җибәрде. 19Тора-бара, ике еллап вакыт узгач, аның авыруы азганнан-аза барып, эчке әгъзалары эченнән коела башлады, һәм ул каты газаплардан соң дөнья куйды. Вафат булган патшалар хөрмәтенә, гадәттә, учак яндыралар иде, әмма Яһорамга багышлап халкы учак кабызмады.

20Тәхеткә утырганда, аңа утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте. Яһорамның вафатыннан соң егълау матәме уздырылмады. Аны Давыт шәһәрендә дәфен кылдылар, тик патшалар төрбәсенә куймадылар.

Copyright information for TatIBT15