2 Chronicles 22
Яһүдә патшасы Ахазея
1Гарәпләр белән берлектә яһүдиләр станына һөҗүм иткән юлбасарлар Яһорам патшаның өлкән угылларын кырып бетерү сәбәпле, Иерусалим халкы Яһорам урынына аның кече углы Ахазеяне куйды. Шул рәвешле, Яһүдә тәхетенә Яһорам углы Ахазея килде. 2Патшалык итә башлаганда, Ахазеягә егерме ике ▼▼ …егерме ике… – «IV Патшалар», 8:26 белән чагыштырыгыз. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: кырык ике.
яшь булып, Иерусалимдә ул бер ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Аталия – Омри оныгы иде. 3Ахазея Ахаб йорты юлыннан йөрде, чөнки явыз эшләргә аны әнкәсе этәрә иде; 4ул, Ахаб йорты сыман, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, чөнки атасының вафатыннан соң аның киңәшчеләре Ахаб йортыннан булып, шулар аны һәлакәткә дучар итте. 5Ахазея, аларның киңәшен тотып, Исраилнең патшасы Ахаб углы Йорам белән берлектә Рамот-Гилыгад тарафына – Арам патшасы Хазаилгә каршы яуга кузгалды. Сугыш барышында арамиләр Йорамны җәрәхәтләде, 6һәм ул, Рамаһ каласында Арам патшасы Хазаилгә каршы сугышканда алган яраларын дәвалар өчен, Изрегылга әйләнеп кайтты. Яһүдә патшасы Яһорам углы Ахазея исә, сырхаулап яткан Ахаб углы Йорамның хәлен белешергә дип, Изрегылга килде. 7Аллаһы ихтыяры буенча Ахазея, Йорам янына килеп, шунда әҗәлен табарга тиеш була. Йорам янына килеп җиткәч, алар, Ахазея белән икесе бергә, Нимши углы Еһүне каршы алырга чыктылар. Раббы әлеге Еһүне шулай Ахаб йортын корытыр өчен сайлап алган иде. 8Ахаб гаиләсен хөкемгә тарткан чакта, Еһү, Яһүдә түрәләренә һәм Ахазеягә хезмәт иткән бертуган кардәшләренең угылларына тап булып, аларның да җаннарын кыйды. 9Аннары ул Ахазеяне эзләргә тотынды; Ахазеяне, Самареядә яшеренеп яткан җиреннән табып алып, Еһү каршына китерделәр һәм җанын кыйдылар. Аннары: «Ахазея – бөтен йөрәге белән Раббыны эзләгән Еһошафатның углыдыр», – дип, аны дәфен кылдылар. Шул рәвешле, Ахазея гаиләсендә патша булып торырдай кеше калмады. Яһүдә патшабикәсе Аталиянең тәхеткә утыруы
10Ахазеянең әнкәсе Аталия, углының үлүен белгәннән соң, Яһүдә патшасының бөтен нәсел-нәсәбен кырып бетерде. 11Әмма Яһорам патшаның Яһошабгат ▼▼ Яһошабгат – «IV Патшалар», 11:2 дә «Яһошеба» дип бирелгән.
исемле кызы, үлемгә дучар ителгән патша угыллары арасыннан Ахазеянең Йоаш исемле углын урлап, аны сөт анасы белән бергә йокы бүлмәсенә качырды; шул рәвешле, Яһорам патшаның кызы – рухани Еһояданың хатыны, Ахазеянең кыз туганы Яһошабгат – Йоашны Аталия күзеннән яшерде, һәм бала исән калды. 12Илдә Аталия патшалык иткән чорда, Йоаш алты ел дәвамында якыннары белән бергә Аллаһы йортында качып яшәде.
Copyright information for
TatIBT15