‏ 2 Chronicles 24

Яһүдә патшасы Йоаш

1Тәхеткә утырганда, Йоашка җиде яшь булып, Иерусалимдә ул кырык ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Сибья тумышы белән Беер-Шебадан иде. 2Рухани Еһояда исән чакта, Йоаш гомер бакый Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды. 3Еһояда аңа ике хатын сайлап бирде, һәм аның әлеге хатыннардан угыллары вә кызлары туды.

4Соңрак Йоашның күңеленә Раббы йортын яңартырга дигән уй керде. 5Ул, рухани вә левиләрне җыеп алып:

– Яһүдә шәһәрләрен йөреп чыгып, Аллагызның йортын торгызу өчен, бөтен исраилиләрдән һәр елны түләнә торган көмешне җыеп алыгыз һәм бу эшне озакка сузмагыз, – диде.

Әмма левиләр ашыкмады.

6Шуннан патша, баш рухани Еһояданы чакырып алып:

– Ни өчен син левиләрдән Яһүдә вә Иерусалимнән салым җыеп алып кайтуларын таләп итмисең? Шаһитлык чатыры хаҗәтләренә исраф ителгән бу салымны Раббы колы Муса вә Исраил җәмәгате билгеләгән булган, – диде.
7(Явыз Аталиянең угыллары, Аллаһы йортын талап бетереп, андагы бөтен изге әйберне илаһлары Багалга табыну өчен кулланганнар иде.)

8Патша боерыгы буенча бер тартма ясатып, аны Раббы йортына керә торган ишек янына, тышкы якка куйдылар. 9Аннары бөтен Яһүдә җирендә һәм Иерусалимдә, Аллаһы колы Муса чүлдә чакта исраилиләр өчен билгеләгән салымны Раббыга китерегез, дип игълан иттеләр. 10Бөтен түрәләр дә, гади халык та шатлана-шатлана көмешләрен алып килеп тартма тулганчы сала бирделәр. 11Левиләр тартманы патша түрәләренә алып килеп, тегеләр тартмадагы көмешнең күплеген күргәч, патшаның кәтибе һәм баш руханиның идарәчесе, килеп, тартманы бушаталар һәм аны кабат үз урынына куялар иде. Көннең-көнендә шулай итә торгач, байтак көмеш җыелды.

12Әлеге көмешне патша һәм Еһояда Раббы йортын төзекләндерүчеләргә тапшыралар иде дә, алар шул акчага, Раббы йортын тергезү-яңарту өчен, таш кисүчеләр, балта осталары, шулай ук тимерчеләр, бакырчылар яллый иде. 13Эшчеләр шулай эшли бирделәр, һәм аларның хезмәте белән йортны төзекләндерү төгәлләнде; алар, Аллаһы йортын әүвәлге хәленә китереп, аны ныгыттылар. 14Төзелеш тәмам төгәлләнгәннән соң, көмешнең калган өлешен патша белән Еһоядага тапшырдылар. Әлеге көмештән Раббы йортында хезмәт алып барганда һәм тулаем яндыру корбаны китергәндә кирәк булган савытларны ясадылар, шулай ук алтын вә көмештән башка савыт-сабаны эшләделәр. Еһояда үзе исән чакта, Раббы йортында тулаем яндыру корбаны китерелми калмады.

15Еһояда шактый олыгаеп, өлкән яшькә җитеп йөз утыз яшендә дөнья куйды. 16Аллаһы өчен, Аның йорты өчен Исраилдә игелекле эшләр башкарган Еһояданы Давыт шәһәрендә патшалар янында дәфен кылдылар.

17Әмма Еһояда үлгәннән соң, Яһүдә түрәләре баш иеп патша хозурына килделәр; һәм патша алар сүзенә колак сала башлады. 18Алар, ата-бабаларының Раббы Алласы йортын кире кагып, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларга, пот-сыннарга табына торган булып киттеләр; аларның шушы гаепләре өчен, Яһүдәгә һәм Иерусалимгә Аллаһының ачуы чыкты. 19Халыкны кабат Үзенә таба бормакчы булып, Раббы алар янына Үзенең пәйгамбәрләрен җибәрде, тик халык пәйгамбәрләрнең үгетләвенә колак салмады.

20Шуннан Еһояда углы рухани Зәкәрияне Аллаһы Рухы сарып алды, һәм Зәкәрия, халык каршына басып:

– Аллаһы болай дип әйтә: ни өчен сез Раббы боерыкларын бозасыз? Болай булса, уңышка ирешмәссез; Раббыдан йөз чөергәнгә, Ул да сездән йөз чөерер, – диде.

21Әмма аңа каршы фетнә оештырылды, һәм патша әмере нигезендә аны Раббы йортының ишегалдында таш атып үтерделәр. 22Йоаш патша шулай Зәкәрия атасы Еһояданың аңа кылган игелекле эшләрен онытты – аның углының гомерен кисте. Җан бирер алдыннан Зәкәрия:

– Гамәлләреңне күреп, Раббы сиңа җәзасын бирсен, – диде.

23Шулай булды ки, ел ахырында Арам гаскәрләре Йоашка каршы яуга күтәрелде һәм, Яһүдә белән Иерусалимне басып алып, халыкның бөтен җитәкчеләрен кырып бетерде; талап алган бөтен табышны исә Дәмәшкъ патшасына озатты. 24Ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөергән өчен, яһүдиләрнең күп санлы гаскәрен Раббы арамиләрнең аз санлы гаскәре кулына тапшырды. Шушы рәвешле Йоаш тиешле җәзасын алды. 25Рухани Еһояда углының җанын кыйган өчен, арамиләр киткән вакытта авыр яраланып калган Йоаштан хезмәтчеләре кан үче алдылар – аңа каршы фетнә оештырып, ятагында үтереп чыктылар. Йоашны Давыт шәһәрендә дәфен кылдылар, тик патшалар төрбәсенә куймадылар. 26Аңарга каршы фетнәне Забад
Забад – «IV Патшалар», 12:21 дә «Йозабад» дип бирелгән.
(аның әнкәсе аммони Шимгат иде) һәм Яһозабад (аның әнкәсе мәаби Шимрит
Шимрит – «IV Патшалар», 12:21 дә «Шомер» дип бирелгән.
иде) оештырды.

27Йоашның угыллары, Аллаһы йортын төзекләндерү турындагы мәгълүматлар, Йоашка каршы әйтелгән күп санлы пәйгамбәрлек сүзләре Патшалар китабына бирелгән шәрехләрдә бәян ителгән. Йоаш урынына патшалыкка углы Амасия килде.

Copyright information for TatIBT15