‏ 2 Chronicles 27

Яһүдә патшасы Иотам

1Тәхеткә утырганда, Иотамга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яруша – Садыйк кызы иде. 2Иотам, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәрбер эштә атасы Уззияне кабатлады, тик атасы сыман Раббы йортына бәреп кермәде; ә халык бозык эшләрен дәвам итә бирде. 3Иотам Раббы йортындагы Югары капканы яңадан төзеде, Офел калкулыгындагы шәһәр диварын төзәтү буенча зур эшләр башкарды; 4таулы Яһүдә төбәгендә калалар торгызды, урманнарда кальгалар һәм манаралар салдырды.

5Иотам, аммониләр патшасына каршы сугышка чыгып, аларны җиңде; шул елны аммониләр аңа йөз талант көмеш, ун мең кор бодай һәм ун мең кор арпа түләде. Икенче, өченче елларны да аммониләр шуның кадәр үк салым түләде.

6Раббы Алласы алдында туры юлдан тайпылмыйча йөргәнгә күрә, тора-бара Иотам куәтле бер патшага әйләнде. 7Иотам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул алып барган сугышлар һәм башкарган эшләр Исраил вә Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 8Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. 9Иотам, дөнья куеп, Давыт каласында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Әхәз килде.

Copyright information for TatIBT15