‏ 2 Chronicles 3

Сөләйманның Аллаһы йортын төзүе

1Шул рәвешле, Иерусалим каласындагы Мориа тавы өстендә – Сөләйманның атасы Давытка Раббы күрсәткән урында – Сөләйман Раббы йортын төзи башлады. Әүвәле явүси Орнанның ындыры урнашкан бу урынны аңа атасы Давыт әзерләп калдырган иде. 2Төзү эшләрен ул патшалык итүенең дүртенче елында, икенче айның икенче көнендә башлады.

3Аллаһы йортының нигезен Сөләйман түбәндәгечә салды: иске үлчәм белән алганда, буе – алтмыш терсәк
Терсәк – 45 см.
, иңе егерме терсәк булып,
4йорталды болдырының буе йортның иңенә – егерме терсәккә, биеклеге дә егерме
…егерме… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: йөз егерме.
терсәккә тәңгәл иде. Болдырның эчен ул саф алтын белән каплады.
5Зур залны, эчке яктан кипарис такталар белән кадаклатып, иң сыйфатлы алтын белән каплап алды, өстенә нәкышләп хөрмә агачлары һәм чылбыр сурәтләре төшерде. 6Матурлык өчен йортны затлы ташлар белән бизәттерде. Алтынның Парваимнән кайтканын файдаланды. 7Түшәмдәге өрлекләрне, ишек борысларын, дивар вә ишекләрне алтын белән тышлатып, диварларга уеп керубим сурәтләре төшерде.

8Аннары йорттагы Иң изге бүлмәне төзеде: аның озынлыгы йортның иңенә, ягъни егерме терсәккә тәңгәл булып, иңе дә егерме терсәк иде; аннары аны саф алтын белән каплады, моңа алты йөз талант
Талант – 30 кг.
алтын тотылды.
9Алтын кадакларның авырлыгы иллешәр шәкыл иде. Йортның югарыдагы бүлмәләрен дә алтын белән каплап алды.

10Шуннан соң Иң изге бүлмәдә агачтан кисеп эшләнгән ике керубим сыны куеп, аларны алтын белән йөгертте. 11Ике керубимнең канатлар озынлыгы җәмгысы егерме терсәк иде. Беренче керубимнең биш терсәк озынлыктагы канатының очы йортның бер диварына, шул ук озынлыктагы икенче канатының очы исә икенче керубимнең канат очына орынып тора иде; 12шулай ук икенче керубимнең дә биш терсәк озынлыктагы канатының очы йортның каршы як диварына, шул ук озынлыктагы икенче канатының очы исә беренче керубимнең канат очына орынып тора иде. 13Әлеге керубимнәрнең як-якка җәелгән канатлар озынлыгы егерме терсәккә тәңгәл иде; алар аягүрә баскан килеш йөзләре белән зур залга карап торалар иде.

14Шуннан соң Сөләйман, зәңгәр, җете кызыл вә алсу төстәге эрләнгән җепләрдән һәм нәфис җитен тукымадан пәрдә эшләтеп, аңа керубим сурәтләре төшерде.

15Аннары йорт каршына ике багана куйдырды; баганаларның озынлыгы бергә алганда утыз биш терсәккә тәңгәл булып, аларның башындагы таҗларның биеклеге бишәр терсәк иде. 16Баганаларның башына эчке бүлмәдәге сыман итеп эшләнгән чылбырлар элде, йөз данә анар җимешенең сурәтен ясатып, шул чылбырларга беркетеп куйды. 17Әлеге баганаларны Сөләйман Изге йорт каршына, берсен – бер, икенчесен – икенче якка утыртып, аларның көньяктагысына – «Яхин», төньяктагысына «Богаз» дип исем кушты.

Copyright information for TatIBT15