‏ 2 Chronicles 30

Хизәкыйянең Котылу бәйрәмен үткәрүе

1 2 3Пакьләнергә өлгергән руханилар аз булу һәм халык Иерусалимгә җыелып бетмәү сәбәпле, халык Котылу бәйрәмен үз вакытында үткәрә алмады, шуңа күрә патша, аның түрәләре һәм Иерусалим халкы бәйрәмне икенче айда уздырырга карар кылды. Шунлыктан Хизәкыйя, бөтен Исраил һәм Яһүдә җиренә хәбәр юллап, Эфраим белән Менашше халыкларына хат язып, аларны, Исраилнең Раббы Алласы хөрмәтенә уздырылачак Котылу бәйрәмен билгеләп үтү өчен, Иерусалимдәге Раббы йортына чакырды. 4Әлеге карарны патша да, халык та дөрес дип тапты. 5Алар бөтен Исраил җирендә, Беер-Шеба каласыннан алып Дан каласына кадәр, Исраилнең Раббы Алласы хөрмәтенә уздырылачак Котылу бәйрәмен билгеләп үтү өчен, халык Иерусалимгә җыелсын дип, хәбәр итәргә хәл кылганнар иде, чөнки аны күптән инде Канун кушканча зурдан үткәргәннәре юк иде. 6Шулай итеп, патша һәм аның түрәләре язган хатларны алып, атчабарлар бөтен Исраил вә Яһүдә җире буйлап таралды. Патша боерыгы буенча алар шушы сүзләрне игълан итте:

«Исраилиләр! Ибраһим, Исхак вә Исраилнең Алласына – Раббыга – йөзегез белән борылыгыз, шул чагында Ул да сезгә – Ашшур патшалары кулыннан котылып калган халыкка таба борылыр.
7Ата-бабаларының Раббы Алласына тугрылык сакламаган аталарыгыз һәм кардәшләрегез сыман булмагыз; күргәнегезчә, Ул аларны әнә шуның өчен һәлакәткә дучар итте. 8Аталарыгыз сыман үҗәт булмагыз, Раббыга буйсыну күрсәтегез; Ул мәңгегә изгеләштергән изге урынга килегез һәм Раббы Аллагызга хезмәт итегез, шул чагында Ул сезгә булган ачу-ярсуын тыеп калыр. 9Раббыга йөзегез белән борылсагыз, кардәшләрегез вә балаларыгыз, үзләрен әсир итүчеләр күз алдында рәхим-шәфкать табып, шушы җирләргә әйләнеп кайта алырлар, чөнки Раббы Аллагыз кызганучан вә рәхимле. Әгәр сез Аңа йөзегез белән борылсагыз, Ул да сездән йөзен чөермәс».

10Атчабарлар Зәбулун чикләренә кадәр Эфраим һәм Менашше җирләрендәге калаларны берсе артыннан икенчесен әйләнеп чыктылар; әмма халык аларны мәсхәрәләп көлде генә. 11Алай да Ашер, Менашше һәм Зәбулун ыругларыннан кайберәүләр, түбәнчелек күрсәтеп, Иерусалимгә килделәр. 12Раббы сүзе буенча патша һәм түрәләр биргән боерык үтәлсен өчен, Аллаһының кулы Яһүдә кешеләренең күңелләрен бер итте.

13 Төче күмәч бәйрәмен уздыру өчен, икенче айда Иерусалимгә байтак халык җыелды. Бирегә килгән халык гаҗәеп күп санлы иде. 14Шуннан халык, кузгалып, Иерусалимдә чит илаһларның мәзбәхләрен җимереп бетерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен Кыдрун ташкынына илтеп ыргытты.

15Икенче айның ундүртенче көнендә алар бәйрәм хөрмәтенә корбан бәрәне чалдылар. Руханилар һәм левиләр, оятларына көч килеп, пакьләнделәр дә Раббы йортында тулаем яндыру корбаны китерделәр. 16Аллаһы кешесе Муса канунында әйтелгәнчә, аларның һәммәсе үзенең тиешле урынында басып торды. Левиләр кулыннан кабул итеп алып, руханилар бәрәннең канын мәзбәх өстенә сиптеләр. 17Җыелган халык арасында пакьләнмәгән кешеләр күп булу сәбәпле, бәйрәм хөрмәтенә Раббыга китерелгән корбан бәрәнен алар урынына левиләр чалырга мәҗбүр булды. 18 19Халыкның байтагы (күбесенчә Эфраим, Менашше, Исәсхәр һәм Зәбулун ыругыннан) пакьләнмәгән булса да, кабул ителгән кагыйдәне бозып, корбан бәрәнен ашады. Хизәкыйя: «И игелекле Раббы! Чын йөрәктән ата-бабаларының Алласы, Раббы Алланың йөз нурын эзләгән һәркемне Син, гәрчә алар Изге йорт кануны буенча тиешенчә чистарынып килмәсә дә, кичерә күр!» – дип, алар өчен дога кылды; 20Раббы Хизәкыйянең догасын кабул итте – халыкны кичерде.

21Иерусалимгә җыелган исраилиләр шатланып-сөенеп җиде көн дәвамында Төче күмәч бәйрәмен уздырды; левиләр һәм руханилар, Раббыга дан җырлау өчен, көчле тавышлы уен коралларында уйнап, көннең-көнендә Аңа мактау яудырды. 22Раббыга хезмәттә уңганлык-осталык күрсәткән барлык левиләргә Хизәкыйя йөрәккә ятышлы сүзләр әйтте. Халык җиде көн дәвамында бәйрәм ризыгы ашады, татулык корбаннары китереп, ата-бабаларының Раббы Алласына шөкрана кылды.

23Җыелган халык бәйрәмне тагын җиде көнгә сузарга хәл кылды һәм әлеге җиде көнне дә күңел ачып уздырды. 24Яһүдә патшасы Хизәкыйя халык өчен мең баш үгез һәм җиде мең баш вак терлек, шулай ук түрәләр дә мең баш үгез һәм ун мең баш вак терлек бирде. Руханиларның күбесе инде пакьләнеп өлгергән иде. 25Яһүдә халкы, руханилар һәм левиләр, Исраил җиреннән җыелып килгән бар гавам, шулай ук Исраилдән килгән һәм Яһүдәдә яшәүче чит кавем кешеләре дә рәхәтләнеп күңел ачты. 26Шулай итеп, Иерусалимдә бик зур шатлык хөкем сөрде; Иерусалим каласында моның ише вакыйганың Исраил патшасы Давыт углы Сөләйман заманыннан бирле күрелгәне юк иде. 27Соңыннан руханилар һәм левиләр, аягүрә басып, халыкка хәер-фатихаларын күндерделәр; аларның догасы, югарыга ашып, Аллаһы яшәгән изге күкләргә, Аның колагына барып иреште.

Copyright information for TatIBT15