‏ 2 Chronicles 35

Йошиянең Котылу бәйрәмен уздыруы

1Йошия Иерусалимдә Раббы хөрмәтенә Котылу бәйрәме уздырды; беренче айның ундүртенче көнендә бәйрәм хөрмәтенә алар корбан бәрәне чалдылар. 2Йошия, руханиларга үз вазифаларын үтәргә кушып, аларны Раббы йортындагы хезмәтләрен башкаруга рухландырды. 3Үзләрен Раббыга багышлаган һәм бөтен Исраил халкына гыйлем биргән левиләргә ул:

– Изге сандыкны Исраил патшасы Давыт углы Сөләйман төзеткән Аллаһы йортына кертеп урнаштырыгыз, – диде. – Моннан ары аны җилкәгездә күтәреп йөртүнең ихтыяҗы юк; инде Раббы Аллагызга һәм Аның халкы Исраилгә хезмәт итегез.
4Исраил патшасы Давыт һәм аның углы Сөләйман биргән күрсәтмәдәгечә, гаилә-гаилә булып хезмәткә әзерләнегез; 5гаилә-йортлары буенча төркемнәргә бүленгән халкыгызның вәкилләре буларак изге урында башка левиләр янында басып торыгыз. 6Бәйрәм хөрмәтенә корбан бәрәне чалыгыз һәм үзегезне пакьләгез, Муса аша Раббы әйткәнчә, корбан малын кардәшләрегез өчен әзерләгез.

7Аннары Йошия, шунда җыелган халыкка дип, вак терлектән утыз мең баш сарык бәрәнен һәм кәҗә бәтиен, шулай ук өч мең баш эре терлекне бәйрәм хөрмәтенә корбанга китерде. Болар һәммәсе патшаның үз мөлкәтеннән иде. 8Аның түрәләре дә халыкка, руханиларга һәм левиләргә ихтыяри бүләкләрен бирде. Аллаһы йорты өчен җаваплы Хилкыйя, Зәкәрия һәм Ехиел бәйрәм хөрмәтенә корбанга дип руханиларга ике мең алты йөз баш вак терлек һәм өч йөз баш эре терлек бүләк иттеләр. 9Шулай ук левиләрнең башлыклары – Кенанья, аның ир туганнары Шәмәгыйя һәм Нетанел, шулай ук Хәшәбия, Егыил һәм Йозабад – бәйрәм хөрмәтенә корбанга дип левиләргә биш мең баш вак һәм биш йөз баш эре терлек бүләк иттеләр.

10Хезмәт кылу өчен әзерлек тәмамланганнан соң, патша боерганча, руханилар үз урынына, левиләр үз төркеменә килеп басты. 11Шуннан левиләр бәйрәм хөрмәтенә корбан бәрәннәре чалдылар; һәм руханилар алар кулыннан корбан малының канын алып мәзбәхкә сиптеләр, левиләр исә корбан бәрәннәренең тиресен туный тордылар. 12Муса китабында язылганча, корбан бәрәннәренең Раббыга багышлап яндырылырга тиешле өлешен аерып алып һәр гаилә-йортка таратып чыктылар. Аннары эре терлек белән дә шул ук эшне башкардылар. 13Шуннан соң, йола кушканча шартын китереп, корбан бәрәнен утта кыздырдылар, изге корбанны исә, казаннарда, чүлмәкләрдә, табаларда пешереп, тиз-тиз бар халыкка таратып чыктылар. 14Рухани Һарун угыллары төнгә кадәр тулаем яндыру корбаны китерү һәм эч мае яндыру белән мәшгуль булганга күрә, левиләр үзләре һәм руханилар өчен әнә шуннан соң гына әзерли алдылар. Шулай итеп, левиләр үзләре өчен дә, рухани Һарун угыллары өчен дә әзерләде. 15Давыт һәм Асаф, Һеман һәм патшаның гаиптән хәбәр бирүчесе Едутун билгеләгәнчә, җырчы Асаф угыллары үз урыннарында басып тордылар; капка сакчылары да һәрбер капка төбендә сакта булды, чөнки аларга хезмәт урынын ташлап китүнең хаҗәте юк иде, чөнки алар өчен барысын да кардәшләре – левиләр әзерләп бирде.

16Шулай итеп, Йошия патшаның әмере нигезендә Раббыга багышланган барча хезмәтләр башкарылды: Котылу бәйрәмен билгеләп үттеләр һәм Раббы мәзбәхендә тулаем яндыру корбаны китерделәр. 17Котылу бәйрәмен уздырган исраилиләр шунда җиде көн дәвамында Төче күмәч бәйрәмен үткәрделәр. 18Исраилдә Шемуил пәйгамбәр заманыннан бирле Котылу бәйрәмен шулай зурдан уздырганнары юк иде әле. Йошия патша, руханилар, левиләр, бөтен Яһүдә, Исраил һәм Иерусалим халкы үткәргән кебек итеп Исраил патшаларыннан моңарчы беркемнең дә Котылу бәйрәмен алай уздырганы булмады. 19Әлеге бәйрәм Йошия патшалыгының унсигезенче елында үткәрелде.

Йошиянең үлеме

20Йошия Изге йортта бөтен эшләрне тәмамлаганнан соң, Мисыр патшасы Нехо Фырат елгасы буендагы Кәркәмеш шәһәренә яу белән кузгалды; Йошия аңа каршы күтәрелде. 21Әмма Нехо:

– Яһүдә патшасы, ни кирәк сиңа миннән? Минем сиңа каршы яу чабуым түгел, бүген мин дошманым белән алышырга барам. Аллаһы миңа ашыгырга кушты, һәм Ул минем юлдашымдыр; каршы килмә Аңа, юкса харап итәр, – дип, аның янына үзенең илчеләрен җибәрде.

22Ләкин Йошия үзе алган юлдан чигенмәде, өс-башын алыштырды да сугышка әзерләнде; Аллаһының Нехога әйткән сүзләренә колак салмады – Мегиддо тигезлегенә алышырга чыкты. 23Шунда укчылар Йошия патшага аттылар, һәм патша үзенең хезмәтчеләренә:

– Алып китегез мине биредән, мин авыр яраландым, – диде.

24Хезмәтчеләре аны сугыш арбасыннан төшереп икенче арбасына күчереп утырттылар да Иерусалимгә алып кайттылар. Шунда ул җан тәслим кылды; аның җәсәден
Җәсәд – гәүдә.
ата-бабалары төрбәсендә дәфен кылдылар. Йошияне югалту кайгысыннан бөтен Яһүдә һәм Иерусалим күз яшьләре түкте.
25Йошиягә багышлап Иремия кайгы җыры язды; һәм бүгенге көндә дә бөтен җырчы ир-егетләр вә хатын-кызлар Йошияне искә алып шушы кайгы җырын башкаралар; бу – Исраилдә гадәткә кергән; әлеге җыр Кайгы җырлары китабында да урын алган.

26 27Йошия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның Раббы канунына муафыйк булган игелекле эшләре, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Исраил вә Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

Copyright information for TatIBT15