‏ 2 Chronicles 4

Аллаһы йорты өчен төрле җиһаз һәм кирәк-ярак булдыру

1Сөләйман бакырдан мәзбәх эшләтте: аның озынлыгы һәм иңе – егермешәр, биеклеге исә ун терсәккә тәңгәл иде.

2Аннары ул бакырдан түп-түгәрәк ясалма диңгез
Диңгез – Раббы йорты ишегалдындагы «диңгез» дип аталган бассейн.
эшләтте; ул бер ягыннан икенче ягына ун терсәккә тәңгәл булып, аның биеклеге биш терсәк иде; ясалма диңгезне Сөләйман утыз терсәк озынлыктагы бау белән уратып алдырды.
3Диңгезнең аскы өлеше бакырдан коелган үгез сурәтләре белән әйләндереп алынды. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде. 4Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде. 5Ясалма диңгезнең калынлыгы бер уч
Уч – 7,5 см.
киңлегендә, касәгә охшатып эшләнгән читләре исә ачылган лалә чәчәген хәтерләтә; әлеге чанның сыешлыгы өч мең бат иде.

6Тулаем яндыру корбаны китергәндә кулланыла торган кирәк-яракны юар өчен, Сөләйман, ун юынгыч ясатып, аларның бишесен – көньякка, бишесен төньякка куйды; диңгез исә руханилар коеныр өчен тәгаенләнгән иде.

7Аннары билгеләнгән рәвештә алтыннан ун шәмдәл койдырды һәм аларны Изге йорт эченә: бишесен – уң, бишесен сул якка куйды; 8Изге йорт эчендә ун өстәл ясатып, аларның бишесен – уң, бишесен сул якка урнаштырды; йөз данә алтын касә ясатты.

9Руханилар өчен махсус ишегалды һәм тагын бер зур ишегалды эшләтте, бакыр белән тышлаткан ишекләр куйдырды. 10Ясалма диңгезне йортның көньяк-көнчыгыш почмагы янында урнаштырды.

11Хурам шулай ук казаннар, көрәкләр, касәләр ясады.

Ул, шул рәвешле, Сөләйман патшага Аллаһы йорты өчен кирәк булган барлык эшләрен төгәлләде. Хурам ясаган әйберләр шулар иде:
12ике багана, багана башындагы касә сыман ике таҗ, әлеге таҗларны бизи торган ике челтәр; 13баганалар башындагы касә сыман таҗларны бизи торган һәр челтәргә икешәр рәт итеп тезелгән дүрт йөз анар җимешенең сын-сурәте; 14аскуймалар һәм алар өстендәге юынгычлар; 15ясалма диңгез, диңгез астындагы унике үгез; 16казаннар, көрәкләр, чәнечкеләр һәм башка кирәк-яраклар.

Сөләйман патшага Раббы йорты өчен эшләнгән бөтен әйберләрне Хурам-Аби бакырдан койдырып шомартты.
17Бу әйберләрне патша Үрдүн үзәнендә, Суккөт белән Середа
Середа – «III Патшалар», 7:46 да «Саретан» дип бирелгән.
арасындагы билгеле бер урында, балчыклы туфракта казып ясалган калыпларда коярга боерган иде.
18Сөләйман эшләткән шушы әйберләр бихисап күп булу сәбәпле, аларны ясарга тотылган бакырның авырлыгы билгесездер.

19Сөләйман шулай ук Аллаһы йорты өчен кирәкле бөтен алтын әйберләрне эшләтте: мәзбәх һәм изге икмәк куяр өчен махсус өстәлләр; 20канунда әйтелгәнчә, йортның эчке бүлмәсе каршында янып торсын өчен шәмдәлле яктырткычлар; 21чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар; 22филтә кыскычлары, касәләр, савытлар, хуш исле сумала-майлар көйрәтү савытлары. Эчке – Иң изге бүлмәнең ишекләре һәм Аллаһы йортының тышкы ишекләре дә алтыннан иде.

Copyright information for TatIBT15