2 Chronicles 8
Сөләйманның башка эшләре
1Раббы йортын һәм үзенең сараен төзүгә Сөләйман егерме елын сарыф итте. 2Аннары Сөләйман Хирам биргән шәһәрләрне төзекләндерде һәм әлеге калаларда яшәргә исраилиләрне күчерде. 3Шуннан Сөләйман, Хамат-Собага каршы яуга кузгалып, аны яулап алды. 4Сөләйман чүлдә Тадмор шәһәрен, шулай ук, азык-төлек саклар өчен, Хаматта үзе нигезләгән шәһәрләрнең барысын төзеп бетерде. 5Югары Бәйт-Хорун белән Түбән Бәйт-Хорун калаларын кабаттан яңартты – диварлары корылган, капкалары, бикләре куелган ныгытмаларга әйләндерде; 6Багалат шәһәрен төзеде, азык-төлек саклар, сугыш арбалары тотар, атлар асрар өчен, шәһәрләр салды. Иерусалимдә, Ливанда һәм үзе идарә иткән бөтен җирләрдә үзе теләгән һәммә нәрсәне шулай төзеп бетерде. 7– 8Исраилиләр кырып бетерә алмаган һәм алар арасында яшәп калган, Исраил нәселеннән булмаган халыкларны – хитти, амори, фәризи, хивви һәм явүсиләр токымын – Сөләйман мәҗбүр эшчеләр итте, һәм бу хәл бүгенге көндә дә дәвам итә. 9Исраилиләрдән исә Сөләйман үзенең эшләрен эшләтмәде, аларны кол итмәде: алар аның сугышчылары, гаскәр башлыклары, сугыш арбаларында һәм атлы гаскәрендә яубашлары булды. 10Халык белән идарә итәр өчен, Сөләйман патшаның ике йөз илле түрәсе бар иде. 11 Фиргавен кызын Сөләйман Давыт шәһәреннән махсус аның өчен салынган йортка күчерде: – Минем хатыным Исраил патшасы Давыт йортында яшәргә тиеш түгел, – диде ул, – чөнки Раббы сандыгы кергән урыннар изгедер. 12Шушы вакытларда Сөләйман болдыр каршында урнашкан Раббы мәзбәхендә Раббыга багышлап тулаем яндыру корбаннары китерә башлады; 13шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмендә һәм ел саен билгеләп үтә торган өч бәйрәмдә – Төче күмәч, Атналар һәм Чатырлар бәйрәмендә – Мусаның күрсәтмәләрендә әйтелгән көндәлек корбаннарны китерә торган булды. 14Ул, үзенең атасы Давыт әйтеп калдырганча, руханиларны вә левиләрне, башкарган хезмәтләренә карап, төркемнәргә бүлде. Левиләр Раббыга мактау яудырдылар һәм көн дә үтәлергә тишле хезмәтләрендә руханиларга ярдәм иттеләр. Аллаһы кешесе Давыт кушканча, Сөләйман төркемнәргә бүлеп һәр капка янына сакчылар билгеләде. 15Патшаның руханилар һәм левиләргә кагылышлы боерыклары, хәзинә саклагычына яисә нинди дә эшкә нисбәтле булуга карамастан, тайпылышсыз үтәлеп килде. 16Раббы йортының нигезе салынган көннән башлап төзелеш тәмамланганчы, Сөләйман бөтен эшне әнә шулай оештырган иде; һәм, шулай итеп, Раббы йорты төзелеп бетте. 17Шуннан Сөләйман диңгез буена, Эдом җирендәге Эсион-Гебер һәм Элот ▼▼ Элот – «IV Патшалар», 16:6 да «Элат» дип бирелгән.
шәһәрләренә таба юл алды. 18Хирам аңа диңгез эшен белүче хезмәтчеләре белән бергә корабларын җибәрде; һәм әлеге хезмәтчеләр, Сөләйман кешеләре белән берлектә Офир тарафына юл алып, Сөләйман патшага дүрт йөз илле талант алтын алып кайтып бирделәр.
Copyright information for
TatIBT15