2 Chronicles 12
1Үзенең патшалыгын ныгытып тәмам көчәеп җиткәч, Рехабгам, һәм аның белән бергә бөтен Исраил халкы да, Раббы кануныннан йөз борды. 2Исраилиләр Раббыга тугрылык сакламаганга күрә, Рехабгам бишенче елын патшалык иткәндә, Мисыр патшасы Шишак Иерусалимгә каршы яуга күтәрелде. 3Шишакның мең дә ике йөз сугыш арбасы, алтмыш мең җайдагы һәм аның белән бергә Мисырдан килгән лубиләр ▼▼ Лубиләр – ягъни ливиялеләр.
, суххиләр һәм хәбәшиләрдән торган хисапсыз-сансыз гаскәре, 4Яһүдәнең ныгытылган калаларын яулап алганнан соң, Иерусалимгә килде. 5Шулчакны Шишактан качып Иерусалимдә җыелган Яһүдә башлыклары белән Рехабгам янына Шәмәгыйя пәйгамбәр килеп: – Раббы болай ди: «Сез Миннән ваз кичтегез, шуның өчен Мин дә, сездән ваз кичеп, сезне Шишак кулына тапшырам», – диде. 6Исраил башлыклары һәм патша түбәнчелек күрсәтеп: – Раббы гаделдер! – диделәр. 7Аларның түбәнчелек күрсәтүләрен күреп, Раббы Шәмәгыйягә Үзенең сүзен ирештерде: – Алар түбәнчелек күрсәттеләр, шуның өчен җаннарын кыймаячакмын һәм тиздән аларны коткарачакмын; Шишак кулы белән Иерусалим өстенә ачуымны түкмәм Мин. 8Ләкин алар Шишакның хезмәтчеләренә әйләнерләр, шул чагында Миңа хезмәт итү белән җирдәге патшаларга хезмәт итүнең аермасын аңларлар. 9Иерусалимне яулап алганнан соң, Мисыр патшасы Шишак Раббы йортындагы һәм патша сараендагы хәзинәләрне талап бетерде, бөтен нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаткан алтын калканнарны да, үзе белән алып китте. 10Соңыннан Рехабгам патша, алтын калканнар урынына бакыр калканнар эшләтеп, аларны патша сарае ишеген саклаучы җансакчыларның башлыклары карамагына тапшырды. 11Патша Раббы йортына юнәлгән чакта, җансакчылар, килеп, шул калканнарны тотып бара, аннары кабат җансакчылар бүлмәсенә кертеп куя торганнар иде. 12Рехабгам түбәнчелек күрсәткәннән соң, Раббының аңарга булган ачуы кайтты, һәм Ул аны һәлакәт чигенә китереп җиткермәде. Яһүдә илендә хәлләр яхшыра башлады. 13Рехабгам патша, көч туплап, Иерусалимдә патшалык итә бирде. Тәхеткә утырганда, аңа кырык бер яшь иде; Раббының исеме шунда саклансын өчен, Исраилдәге барча ыруглар арасыннан Раббы Үзе сайлап алган шәһәрдә, ягъни Иерусалимдә, Рехабгам унҗиде ел дәвамында патшалык итте. Аның әнкәсе аммони Нагама иде. 14Рехабгам чын йөрәктән Раббыны эзләмичә яманлык кылды. 15Рехабгам патшалык иткән чордагы вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Шәмәгыйя пәйгамбәр һәм гаиптән хәбәр бирүче Идду язган нәсел шәҗәрәсендә бәян ителгән. Рехабгам белән Яробам арасында сугышлар беркайчан бетеп тормады. 16Рехабгам, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Абия килде.
Copyright information for
TatIBT15