‏ 2 Chronicles 14

1Абия, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Аса килде.

Яһүдә патшасы Аса

Аса патшалык иткән чорда, ун ел дәвамында илдә тынычлык хөкем сөрде.
2Аса үзенең Раббы Алласы күзенә игелекле вә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды. 3Ул чит илаһларның мәзбәхләрен һәм калкулыкларны юк итте, изге баганаларны җимерде, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чапкалап ташлады; 4һәм яһүдиләргә, ата-бабалары Раббы Алласының йөз нурын эзләп, Аның Канунын вә боерыкларын үтәргә боерды; 5бөтен Яһүдә шәһәрләрендә калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннарын һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен юкка чыгарды. Ул идарә иткән чорда, патшалыкта иминлек хөкем сөрде. 6Тынычлык урнашкан заманда, Аса Яһүдә җирендә ныгытылган калалар төзеде. Раббы аңа иминлек иңдерү сәбәпле, ул елларда Асага каршы сугышлар кузгалмый торды.

7Яһүдиләргә мөрәҗәгать итеп Аса:

– Әйдәгез, шушы калаларны төзеп, аларны дивар белән әйләндереп алыйк, күзәтү манаралары, капкалар эшлик, бикләр куйыйк, – диде. – Раббы Аллабызның йөз нурын эзләгәнгә бу җир әлегә безнеке; без Аны эзләдек, һәм шуның өчен Ул безгә һәр яктан тынычлык бирде.

Шуннан алар төзи башладылар, һәм аларның эшләре уң булды.

8Асаның хәрби көче түбәндәгедән гыйбарәт иде: Яһүдә ыругыннан – зур калкан вә сөңге белән коралланган өч йөз мең, Беньямин ыругыннан – кечкенә калкан вә ук-җәя белән коралланган ике йөз мең гаярь сугышчы.

9Көннәрдән беркөнне Асага каршы бер миллионлы гаскәре һәм өч йөз сугыш арбасы белән хәбәши Зерах, яуга кузгалып, Мареша каласына кадәр килеп җитте. 10Аса аңа каршы чыкты, һәм ике гаскәр Мареша янындагы Сепата үзәнендә сугышырга әзерләнеп тезелеп басты.

11Аса шунда үзенең Раббы Алласына ялварып:

– И-и Раббым! Көчлегә каршы торыр өчен көчсезгә ярдәм кулы сузучы Синең сыман зат юктыр. И-и Раббы Аллабыз, безгә ярдәм ит, чөнки бөтен өметебез Синдәдер, һәм шушы күп санлы чирүгә каршы без Синең исемең хакына чыктык. И-и Раббым! Син – безнең Аллабыздыр, адәм кулыннан җиңелмәсәң иде Син! – диде.

12Раббы шунда Аса белән яһүдиләрнең күз алдында хәбәшиләрне тар-мар итеп, тегеләр кача башлады. 13Аса үзенең кешеләре белән аларны Герарга кадәр эзәрлекләп барды. Хәбәшиләр тәмам кырылып бетте, чөнки алар өстеннән Раббы Үзе һәм Аның гаскәре җиңү яулады. Аса һәм аның сугышчылары шактый күп ганимәт
Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей.
малы кулга төшерде.
14Герар тирәсендәге калаларда яшәүче кешеләр Раббы дәһшәтеннән куркып калганга, Аса сугышчылары әлеге калаларны тәмам вәйран
Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
хәлгә төшереп, аларны талап, биредән бик күп затлы әйберләр төяп киттеләр.
15Алар шулай ук, көтүче чатырларын туздырып, көтү-көтү вак терлек һәм дөяләр куып алып киттеләр; шуннан соң Иерусалимгә әйләнеп кайттылар.

Copyright information for TatIBT15