2 Chronicles 18
Ахабның һәлакәтле язмышы турында Михаянең пәйгамбәрлек сүзләре
1Шулай итеп, Еһошафат зур байлык туплады, дан казанды. Аның гаиләсе Исраил патшасы Ахаб гаиләсе белән туганлашты. 2– 3Берничә елдан соң Еһошафат Ахаб янына Самареягә китте. Еһошафат һәм аның кешеләре хөрмәтенә Ахаб байтак кына вак вә эре терлек суйды. Шуннан Исраил патшасы Ахаб, Яһүдә патшасы Еһошафатны Рамот-Гилыгадка каршы яуга чыгарга күндермәкче булып: – Рамот-Гилыгадка каршы минем белән яуга барасыңмы? – дип сорады. Еһошафат аңа: – Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; синең белән сугышка чыгам мин! – дип җавап кайтарды. 4Исраил патшасына ул тагын болай диде: – Әүвәл Раббыга мөрәҗәгать итеп кара. 5Исраил патшасы, дүрт йөз пәйгамбәрне җыеп: – Рамот-Гилыгадка каршы сугышка барыргамы безгә әллә бармаскамы? – дип сорады. Пәйгамбәрләр аңа: – Бар, Аллаһы әлеге шәһәрне патша кулына тапшырачак, – дип җавап кайтарды. 6Моңа каршы Еһошафат: – Биредә тагын берәр Раббы пәйгамбәре булса, аның аша да сорап карар идек, – диде. 7Аңа җавап итеп Исраил патшасы: – Раббыга мөрәҗәгать итәрдәй тагын бер кеше бар, ләкин мин аны яратмыйм, чөнки, пәйгамбәрлек кылганда, миңа кагылышлы мәсьәләләрдә аның яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли; ул – Имла углы Михая, – диде. – Алай дип әйтмә, патша, – диде аңа Еһошафат. 8Шуннан Исраил патшасы, сарай кешеләренең берсен чакыртып: – Тиз генә Имла углы Михаяне алып кил! – диде. 9Патша киемнәре кигән Исраил патшасы Ахаб һәм Яһүдә патшасы Еһошафат һәркайсы үз тәхетендә Самарея капкасы төбендәге ындыр табагында утыра, ә пәйгамбәрләр барысы алар каршында пәйгамбәрлек кылып тора иде. 10Үзенә тимер мөгезләр эшләтеп алган Кенагана углы Сәдыкыйя шунда әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләрне син шушы мөгезләр белән сөзеп тәмам кырып бетерәчәксең!» 11Башка пәйгамбәрләр дә аның сүзен куәтләде: – Рамот-Гилыгадка яу белән бар, уңышка ирешәчәксең, Раббы аны патша кулына тапшырачак. 12Михаяне чакырырга киткән йомышчы, аны табып: – Пәйгамбәрләр бөтенесе бер булып патшага уңыш вәгъдә итәләр. Синең сүзең дә аларныкыннан аерылмасын иде, син дә яхшы сүзеңне әйт, – диде. 13Моңа җавап итеп Михая: – Раббы Үзе шаһиттыр: Аллам нәрсә кушса, шуны сөйләп бирермен! – диде. 14Михая, шулай итеп, патша каршына килеп басты. Патша аңа: – Михая, әйт әле, Рамот-Гилыгадка яу белән барыргамы безгә әллә юкмы? – дип сорау бирде. Тегесе патшага: – Барыгыз, уңышка ирешәчәксез, алар сезнең кулга тапшырылачак, – дип җавап кайтарды. 15– Раббы исеме хакына бары дөресен генә сөйлә, дип ничә тапкыр ант иттерергә сине?! – диде аңа патша. 16Шуннан Михая болай диде: – Көтүчесез калган сарыклар сыман таулар арасына сибелгән Исраил халкын күрдем мин. Раббы әйтте: аларның башлыклары юк, һәркайсы хәере белән үз өенә әйләнеп кайтсын, диде. 17– Пәйгамбәрлек кылып, аның миңа яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли, дип әйттем бит мин сиңа, – диде шунда Еһошафатка Исраил патшасы. 18Әмма Михая сүзен дәвам итте: – Шулай итеп, Раббы әйткәннәрне тыңлап бетер. Мин Үз тәхетендә утыручы Раббыны күрдем, Аның уң һәм сул ягында бөтен күк гаскәре басып тора иде. 19Раббы алардан: «Сезнең кайсыгыз Исраил патшасы Ахабны Рамот-Гилыгадка барырга күндерә һәм шунда аның һәлакәтен оештыра ала?» – дип сорады. Күк гаскәрендәгеләр төрлечә тәкъдим итеп карадылар. 20Шунда бер рух, алга чыгып, Раббы каршына килде дә: «Мин күндерә алам», – диде. «Ничек итеп?» – дип сорады аңардан Раббы. 21«Мин барам да аның пәйгамбәрләре теленә ялган сүз салучы бер рухка әйләнәм», – диде теге рух. Раббы аңа: «Син аны күндерерсең һәм бу эшне башкарып чыгарсың. Бар, шулай эшлә», – диде. 22Шулай итеп, Раббы әлеге ялганчы рухның сүзләрен шушындагы пәйгамбәрләреңнең теленә салды; Раббы сине һәлакәткә дучар итте, – диде Михая. 23Кенагана углы Сәдыкыйя шулчак, Михая янына килеп: – Раббы Рухы сиңа сөйләр өчен миннән нинди юл белән китте икән?! – диде дә аның яңагына сугып җибәрде. 24Михая аңа: – Син моны эчке бүлмәңә кереп качкан көнеңдә күрерсең, – дип җавап бирде. 25Исраил патшасы шунда: – Михаяне шәһәр башлыгы Амон белән патша углы Йоаш кулына илтеп тапшырыгыз. 26Патша шулай дип әйтте, диегез: «Мин исән-имин сугыштан әйләнеп кайтканчыга кадәр, аны зинданга ябып куегыз, ипи белән судан башка бер әйбер дә бирмәгез», – дип боерды. 27Шунда Михая аңа: – Әгәр сугыштан исән-имин әйләнеп кайта калсаң, димәк, Раббы минем аша сөйләмәгән булыр, – диде һәм: – Җәмәгать, ошбу сүзләремне һәммәгез ишетеп калыгыз! – дип өстәде.Ахабның үлеме
28Шуннан Исраил патшасы Ахаб белән Яһүдә патшасы Еһошафат Рамот-Гилыгадка юнәлделәр. 29Еһошафатка Исраил патшасы: – Сугышка мин өс-башымны алыштырып керәм, син исә патша киеменнән бар, – диде. Исраил патшасы өстен алыштырды да сугыш кырына кереп китте. 30Арам патшасы үзенең сугыш арбалары башлыкларына: – Гади сугышчы белән дә, гаскәрбашы белән дә алышып тормагыз, бары Исраил патшасы белән генә сугышыгыз, – дип әйтеп куйган була. 31Сугыш арбаларының башлыклары, Еһошафатны күреп: – Бу – Исраил патшасыдыр, – дип, алышырга чамалап, аңа таба борылдылар. Еһошафат кычкырырга тотынды, һәм Раббы аңа ярдәмгә килде. Аллаһы аны саклап калды: 32арба башлыклары аның Исраил патшасы булмавын күрделәр дә читкә борылып киттеләр. 33Шулай булды ки, бер сугышчы төбәп тормыйча гына җәясен киереп атты да, ук Исраил патшасы өстендәге көбә киемнең җөй турысыннан үтеп керде. – Кире борыл, сугыш кырыннан алып чык мине, мин яраландым, – диде патша үзенең арбачысына. 34Әмма көчле сугыш көнозын дәвам итте, шунлыктан Исраил патшасы кич җиткәнче арамиләр каршында арбада басып торырга мәҗбүр булды; кояш баеганда, патша җан бирде.
Copyright information for
TatIBT15