‏ 2 Chronicles 19

1Яһүдә патшасы Еһошафат исән-имин үз сараена Иерусалимгә әйләнеп кайткач, 2аның янына гаиптән хәбәр бирүче Ханани углы Еһү килеп:

– Явыз бәндәгә ярдәм кулы сузып, Раббыны күрәлмаучыларны яратырга кирәк идеме сиңа?! Шуның өчен сиңа Раббының ачуы чыкты.
3Алай да, синең яхшы сыйфат-гамәлләрең дә юк түгел, чөнки син җирне алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганалардан арындырдың һәм, йөрәгеңне Аллаһыга баглап, Аның йөз нурын эзләдең.

Еһошафатның хөкемчеләре

4Еһошафат шулай Иерусалимдә гомер итә бирде. Әледән-әле ул, Беер-Шебадан алып таулы Эфраим төбәгенә кадәр яшәгән үз халкы янына сәфәрләр кылып, аларны ата-бабаларының Алласы, Раббы юлына күндереп йөрде. 5Яһүдә җирендәге бөтен ныгытылган калаларда хөкемчеләр билгеләп, аларга ул:

6– Һәр эшегездә игътибарлы булыгыз, чөнки сез адәм хөкемен түгел, Раббы хөкемен чыгарасыз; сез хөкем иткәндә, Ул сезнең яндадыр. 7Шуңа күрә Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итегез: карап-уйлап эш итегез, чөнки Раббы Аллабызга ни ялган, ни гаделсезлек белән берьяклылык, ни ришвәтчелек хас түгелдер.

8Иерусалим каласында да Еһошафат левиләрдән, руханилардан һәм Исраилнең гаилә башлыкларыннан кайберәүләрне Раббы канунына нигезләнеп хөкем чыгарырга һәм дәгъваларны хәл итәргә билгеләде. Алар барысы да Иерусалимдә яшәделәр
Алар барысы да Иерусалимдә яшәделәр. – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Шуннан алар Иерусалимгә әйләнеп кайттылар.
.
9Патша аларга мондый боерык бирде:

– Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткән хәлдә, тугры күңел белән һәм бөтен йөрәгегезне биреп эш итегез:
10үз шәһәрендә көн күрүче кардәшләрегез нинди генә дәгъва белән мөрәҗәгать итмәсен: үтерешме ул яисә канун, боерык, кагыйдә, карар үтәүгә кагыламы, Раббы алдында гаепле булмасыннар өчен, сез аларны кисәтегез, шул чагында сезгә һәм кардәшләрегезгә Аның ачуы чыкмас; шулай эш иткәндә гаепсез булырсыз. 11Баш рухани Амария – Раббыга хезмәт итү эшләрендә, ә Яһүдә ыругының башлыгы Исмәгыйль углы Зәбәдия патшага кагылышлы эшләрдә сезнең назыйрыгыз булыр; левиләр исә сездә идарә эшен башкарыр. Кыю эш итегез, һәм Раббы игелек кылучының юлдашы булыр.

Copyright information for TatIBT15