2 Chronicles 25
Яһүдә патшасы Амасия
1Тәхеткә утырганда, Амасиягә егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яһогаддан тумышы белән Иерусалим кызы иде. 2Амасия Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды, әмма аның гамәлләре ихлас күңелдән эшләнмәде. 3Хакимлекне ул ныклап үз кулына алгач, атасы Йоаш патшаны үтергән хезмәтчеләрнең җаннарын кыйды. 4Әмма аларның балаларына кул күтәрмәде, чөнки Муса китабындагы Канунда Раббы болай ди: «Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын». 5Амасия, бөтен яһүдиләрне җыеп алып, аларны гаиләләре буенча бүлеп чыкты һәм һәрбер төркем өстеннән меңбашлары, йөзбашлары билгеләде; әлеге башлыклар бөтен яһүдиләр вә беньяминнәр өчен җаваплы иде. Ул, яше егермедән узган ир-егетләрнең санын исәпкә алганнан соң, сугышка әзер, сөңге вә калкан белән коралланган өч йөз мең гаскәри барлыгын ачыклады. 6Болардан тыш Амасия, йөз талант көмеш түләп, йөз мең батыр-кыю Исраил сугышчысын яллады. 7Әмма аның янына Аллаһы кешесе килеп: – Патша! Исраил гаскәре синең белән сугышка бармасын, чөнки Раббы исраилиләр, шушы Эфраим угыллары белән түгелдер. 8Әгәр син, сугышка барып, каһарманнарча көрәшсәң дә, Аллаһы сине дошманның аяк астына салыр, чөнки Аллаһы Үзенең кодрәте белән ярдәм дә итә, аударып ега да ала. 9Шуннан Амасия Аллаһы кешесеннән: – Исраил гаскәренә биргән йөз талант көмеш белән нишләргә соң? – дип сорады. Аллаһы кешесе аңа: – Раббы сиңа аннан да күбрәк бирә ала, – дип җаваплады. 10Амасия Эфраим җиреннән килгән гаскәрләрне аерып алып өйләренә кайтарып җибәрде. Исраил сугышчыларының Яһүдәгә бик каты ачулары чыкты, һәм алар, ярсулары тәмам ташып, өйләренә таралышты. 11Амасия исә, батырлыгын җыеп, үзенең халкын Тоз үзәненә яуга алып китте һәм ун мең Сәгыйрь сугышчысын үтерде. 12Тагын ун мең кешесен яһүдиләр тереләй әсир алдылар; әлеге әсирләрне алар кыя өстенә куып менгерделәр дә түбән төртеп төшерделәр, һәм барысы шунда әҗәлен тапты. 13Амасия үзе белән сугышка алып бармаган, өйләренә кире кайтарып җибәргән гаскәр исә Самареядән башлап Бәйт-Хорунга кадәр Яһүдә калаларын талады: алар анда өч мең кешенең җанын кыйдылар, байтак мал-мөлкәт кулга төшерделәр. 14Эдомиләрне җиңеп сугыштан әйләнеп кайтканнан соң, Амасия Сәгыйрь халкының үзе белән алып кайткан пот-сыннарына табына, аларга корбан китерә башлады. 15Раббының Амасиягә бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аның янына Үзенең пәйгамбәрен җибәрде. Пәйгамбәр аңарга: – Ни өчен син ул халыкның илаһларына мөрәҗәгать итәсең? Әлеге илаһлар үзенең халкын синең кулдан саклап кала алмады түгелме? – диде. 16Пәйгамбәрнең сүзләренә патша болай дип җаваплады: – Сине патша киңәшчесе итеп куйдылармы әллә?! Үләсең килмәсә, яп авызыңны! Пәйгамбәр аңа: – Шушы эшең һәм минем киңәшкә колак салмаган өчен, Аллаһы синең җаныңны кыярга хәл кылуы миңа төгәл мәгълүмдер, – дип җавап кайтарды да тынып калды. 17Яһүдә патшасы Амасия киңәш-табыш итте дә Исраил патшасына – Еһүдән туган Яһүәхәз углы Яһоашка: – Чык әйдә, йөзгә-йөз килеп сугышыйк, – дип, илчеләрен җибәрде. 18Әмма Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә болай дип җавап кайтарды: – Ливанда үсеп утырган күгән агачы Ливандагы эрбет агачына «Кызыңны минем углыма хатынлыкка бир әле» дигән хәбәр җибәргән, ди. Әмма бер кыргый Ливан җанвары, килеп, әлеге күгән агачын таптап бетергән, ди. 19«Эдомиләрне тар-мар китердем», – дип, син чамасыз масаеп киттең. Өеңдә генә утыр! Нигә үз башыңа бәла эзлисең?! Югыйсә үзең дә, синең белән бергә Яһүдә дә бетәр. 20Әмма Амасия аның сүзенә колак салмады, чөнки Эдом илаһларына табынган өчен Аллаһы яһүдиләрнең язмышын Яһоаш кулына тапшырырга дип хәл кылган иде инде. 21Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә каршы яуга кузгалды, һәм алар Яһүдә җирендәге Бәйт-Шемештә йөзгә-йөз очраштылар. 22Яһүдиләр, исраилиләр тарафыннан тар-мар ителеп, өйләренә кайтып киттеләр. 23Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасияне – Ахазеядән туган Йоаш углын – Бәйт-Шемештә әсир итеп Иерусалимгә алып килде; анда ул Эфраим капкасыннан алып Почмак капкасына кадәр, чама белән дүрт йөз терсәк арада Иерусалим диварын җимерде; 24аннары Аллаһы йортында Обид-Эдом кул астында сакланган бар алтын-көмешне вә савыт-сабаны кулга төшереп, патша сараендагы хәзинәне талап, әсирләр алып, Самареягә әйләнеп кайтты. 25Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш дөнья куйганнан соң, Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия тагын унбиш ел гомер кичерде. 26Амасия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән. 27Амасия Раббыдан йөз чөергәннән соң, Иерусалимдә аңа каршы фетнә оештырылды, һәм ул Лахишка качып китте; әмма аның артыннан Лахишка кешеләр юллап, аны шунда үтерделәр. 28Амасиянең гәүдәсен, атта алып кайтып, Яһүдә каласында ата-бабалары янында дәфен кылдылар.
Copyright information for
TatIBT15