‏ 2 Chronicles 28

Яһүдә патшасы Әхәз

1Тәхеткә утырганда, Әхәзгә егерме яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Ерак бабасы Давыттан үзгә буларак, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылмады ул; 2Исраил патшалары юлыннан йөрде, табыныр өчен илаһ Багал сыннарын койдырды; 3Бен-Һинном үзәнендә корбаннар яндырды, исраилиләр күз алдыннан Раббы сөргән халыкларның әшәке йолаларына ияреп, хәтта үзенең угылларын да учакка салып корбан кылды; 4калкулыкларда, түбәҗирләрдә, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә корбан чалды, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

5Шуңа күрә Раббы Алласы Әхәзнең язмышын Арам патшасы кулына тапшырды, һәм арамиләр, аны тар-мар китереп, бик күп кешеләрен әсир төшереп Дәмәшкъкә алып киттеләр. Икенче бер вакытта Раббы Алласы аны Исраил патшасы кулына тапшырды, һәм ул Әхәзне тәмам туздырып бетерде: 6Исраил патшасы Ремалия углы Пеках бер көн эчендә яһүдиләрнең йөз егерме мең гаярь сугышчысын кырып салды, чөнки алар ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөергәннәр иде. 7Эфраим баһадиры Зихри исә патша углы Магасеянең, патша сараеның башлыгы Азрикамның һәм патшадан соң икенче кеше саналган Элкананың җанын кыйды. 8Исраилиләр, үзләренең кардәшләре яһүдиләрнең ике йөз мең кешесен – хатыннарын, кыз-угылларын әсирлеккә алып, шулай ук исәпсез-хисапсыз күләмдәге малларын кулга төшереп, әлеге табышны Самареягә алып китте.

9Анда Раббының Одед атлы бер пәйгамбәре яши иде. Ул, Самареягә кайтып килүче гаскәрләрнең каршысына чыгып, болай диде:

– Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы, яһүдиләргә ачуланып, аларның язмышын сезнең кулга тапшырды, сез исә аларны шундый шәфкатьсезлек белән кырдыгыз ки, бу хакта хәтта күкләргә барып иреште.
10Хәзер инде сез Яһүдә вә Иерусалим халкын үзегезнең колларыгыз итәргә ниятлисез. Раббы Аллагыз алдында әллә үзегезнең гаебегез юкмы?! 11Тыңлагыз сүземне, әсирлеккә алган кардәшләрегезне кайтарып җибәрегез, чөнки Раббының сезгә ачуы бик зурдыр.

12Шулвакыт Эфраим угылларыннан кайбер башлыклар – Еһоханан углы Азария, Мәшиллемот углы Бәрәхия, Шаллум углы Яхызкыйя һәм Хадли углы Амаса, – сугыштан кайтып килүче гаскәриләр каршына чыгып, 13болай диделәр:

– Әлеге әсирләрне бирегә алып кайтып, Раббы каршында безне гаепле итмәгез. Кылган гөнаһларыбызга өстәп яңа гаеп өймәкче буласызмы?! Безнең гаеп болай да чиксез зур, һәм Раббының ачу-ярсуы Исраил җирендәдер!

14Шушы сүзләрдән соң гаскәриләр әсирләрне дә, кулга төшергән табышны да түрәләренә һәм җыелган халыкка тапшырдылар. 15Исемнәре телгә алынган шушы ир-егетләр, табыш итеп алып кайткан кием-салым арасыннан сайлап, ялангач әсирләрнең өс-башын киендерделәр, аяк киеме бирделәр, ашатып-эчерттеләр, яраларына шифалы май сөрттеләр һәм, хәлсезләрен ишәкләргә атландырып, кардәшләре янына – хөрмәләр каласы Әрихәгә озаттылар, үзләре исә Самареягә әйләнеп кайттылар.

16Шулвакыт Әхәз патша, ярдәм сорап, Ашшур патшасына мөрәҗәгать итте. 17Чөнки Яһүдәгә эдомиләр кабат һөҗүм итеп, халыкны әсирлеккә төшереп үзләре белән алып киткән иделәр; 18Яһүдәдәге үзәндә һәм көньякта урнашкан калаларга шулай ук пелештиләр дә һөҗүм итеп, Бәйт-Шемеш, Аялун, Гедеротны һәм тирә-яктагы авыллары белән бергә Сөкөһ, Тимна вә Гимзоны яулап алып, шунда яши башлаган иделәр. 19Исраил патшасы Әхәз Раббыга тугрылыгын сакламыйча Яһүдәне аздырган өчен, Раббы әнә шул рәвешле Яһүдәне мәсхәрәгә калдырды. 20Шулай Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер Әхәз янына килде, әмма ярдәм күрсәтәсе урынга бары авырлыклар гына китерде. 21Әхәз Раббы йортындагы, патша сараендагы һәм түрәләрдә булган хәзинәне, җыеп, Ашшур патшасына бирде, әмма моның ярдәме тимәде.

22Хәтта шундый кыен вакытларда да Әхәз патша Раббыга хыянәт кылуын дәвам итте: 23«Мине Дәмәшкъ илаһлары җиңде», – дип уйлап, алар хөрмәтенә корбаннар китерде; «Арам патшаларына илаһлары булышты, әгәр аларга корбан китерсәм, миңа да ярдәм итәрләр», – дип өметләнде ул. Әмма шушы илаһлар аңа һәм бөтен Исраил халкына һәлакәт китерүче генә булды.

24Шуннан Әхәз Аллаһы йортындагы бөтен савытларны җыеп алып китте
…алып китте… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «ватып бетерде» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
, Раббы йортының ишекләрен бикләп куйды, Иерусалимнең бөтен урам чатларында мәзбәхләр эшләтте;
25чит илаһларга корбан китерү өчен, Яһүдә җирендәге бөтен калаларда калкулыклар булдырды; моның белән ул ата-бабалары Раббы Алласының бик нык ачуын чыгарды.

26Әхәз патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән. 27Әхәз, дөнья куеп, Иерусалим каласында дәфен кылынды, әмма аны Исраил патшаларының төрбәсенә куймадылар. Аның урынына патша булып углы Хизәкыйя килде.

Copyright information for TatIBT15