‏ 2 Chronicles 33

Яһүдә патшасы Менашше

1Тәхеткә утырганда, Менашшега унике яшь булып, Иерусалимдә ул илле биш ел дәвамында идарә итте. 2Менашше, исраилиләрнең күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның әшәке гадәтләренә ияреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 3Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды. 4Ул хәтта Раббы йортында да мәзбәхләр
…мәзбәхләр… – Чит илаһларга куелган мәзбәхләр турында сүз бара.
төзетте, гәрчә Раббы әлеге йорт турында: «Минем исемем Иерусалимдә мәңге сакланыр», – дип әйтсә дә.
5Менашше шулай ук Раббы йортының һәр ике ишегалдында бөтен күк җисемнәренә багышлап мәзбәхләр салдырды, 6Бен-Һинном үзәнендә үзенең угылларын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек, сихерчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды. 7Менашше үзе ясаган бер илаһның сынын Аллаһы йортына кертеп урнаштырды. Ләкин әлеге йорт хакында Давытка һәм аның углы Сөләйманга Аллаһы болай дип әйткән иде: «Шушы йортта һәм барча Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалимдә Минем исемем мәңгегә сакланыр. 8Әгәр Исраил халкы Муса аша Мин кушкан бөтен Канунны, кагыйдә вә карарларымны үтәргә тырышса, ата-бабаларына Мин биргән җирдән аларга китәргә юл куймам». 9Әмма Менашше Яһүдәне һәм Иерусалим халкын шул дәрәҗәдә юлдан яздырды ки, кылган гамәлләре белән алар исраилиләрнең күз алдыннан Раббы юк иткән халыклардан да уздырып җибәрделәр.

10Раббы Менашшены дә, аның халкын да кисәтеп карады, әмма Аның сүзенә колак салучы булмады. 11Шуннан Раббы Менашше өстенә Ашшур патшасының гаскәрбашларын җибәреп, тегеләр аны әсир иттеләр һәм ыргаклар белән эләктерделәр дә, богау салып, Бабилгә озаттылар. 12Бәлагә тарыгач, Менашше үзенең Раббы Алласына ялварырга кереште, ата-бабаларының Алласы каршында түбәнчелек белән тәүбә итте. 13Ул Аңа догаларын юллады, һәм Раббы, аны ишетеп, гозерләрен кабул кылды – Менашшены кабат Иерусалимгә кайтартып тәхетенә утыртты. Әнә шулай итеп Менашше Раббының Аллаһы булуына инанды.

14Шушы хәлләрдән соң Менашше Давыт шәһәренең тышкы диварын төзетте. Әлеге дивар Гихон чишмәсеннән көнбатышта булып, Балык капкасына кадәр сузылган һәм Офел калкулыгын уратып алган иде. Менашше аны бик биек итеп күтәрде. Аннары ул Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларында гаскәр башлыклары билгеләп куйды.

15Шулай ук ул, Раббы йортындагы чит илаһларны һәм үзе куйдырган потны алып ташлап, Раббы йорты урнашкан тауда һәм Иерусалимдә төзегән бөтен мәзбәхләрне җимереп, шәһәр читенә чыгарып ыргытты. 16Аннары ул Раббы мәзбәхен кабат төзетте һәм шунда татулык корбаны вә рәхмәт бүләге китерде, Исраилнең Раббы Алласына хезмәт итегез дип, Яһүдә халкына әмер бирде. 17Әмма халык, үзенең Раббы Алласына багышласа да, корбанны әле һаман калкулыкларда китерә бирде.

18Менашше патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның үз Алласына юллаган догасы, гаиптән хәбәр бирүчеләр Исраилнең Раббы Алласы исеменнән аңа сөйләгән сүзләр – һәммәсе Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 19Менашшеның догасы һәм Аллаһының аңа биргән җавабы, түбәнчелек күрсәтеп тәүбә иткәнчегә кадәр Менашшеның кылган гөнаһлары, аның тугрылык сакламавы турында, калкулыклар төзеткән, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар, пот-сыннар куйдырган урыннар турында Хозай язмаларында бәян ителгән. 20Менашше, дөнья куеп, үз сараенда дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Амон килде.

Яһүдә патшасы Амон

21Тәхеткә утырганда, Амонга егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул ике ел дәвамында идарә итте. 22Атасы Менашшены кабатлап, Амон Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде; атасы Менашше ясаткан пот-сыннарга корбаннар китерде, аларга табынды. 23Ул, атасы Менашшедан аермалы буларак, Раббы алдында түбәнчелек белән тәүбә итмәде, киресенчә, гөнаһлы эшләрен арттырганнан-арттыра гына барды.

24Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар. 25Ләкин ил халкы, Амон патшага каршы фетнә оештырган бәндәләрнең һәммәсен кырып бетереп, Амон урынына патша итеп аның углы Йошияне куйды.

Copyright information for TatIBT15